Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Хәлидә Галимовадан җомга теләкләре

Хөрмәтле якташыбыз, шагыйрә Хәлидә Галимовадан җомга теләкләре.

Җомга теләкләре

Иртән торып сәлам бирүләре

Барыбызга да насыйп булса иде.

Теләк теләп дога кылучыга

Фәрештәләр, әмин, диеп торса иде.

Таң кояшы белән бәхет, шатлык

Һәрбер йортка килеп керсә иде.

Әби, бабам, диеп үз телемдә

Онык килеп сәлам бирсә иде.

Аяз күкне дары төтеннәре

Беркайчан да капламаса иде.

И бер Раббым, сугыш афәтеннән

Ил, халкымны гел якласаң иде.

Инде кылган барлык гөнаһларны

Гафу кылып, ярлыкасаң иде.

Мәхшәр мәйданында йөзебезне

Гөнәһчы, дип каралтмасаң иде.

Тәүбә, теләкләрне,догаларны

Бер үзеңә барып җитсә иде.

Җанга иман, күңеләргә сафлык

Барыбызга насыйп итсә идең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев