Улы гына аңламады
Галимә килененең эшкә киткәнен дүрт күз белән көтте.
Килен өйдә булганда аңа бүлмәсеннән чыгарга рөхсәт юк. Көннәр буена шул караңгы, бәләкәй бүлмәдә каңгырап утыра. Хәлең ничек дип сораучы да, ашарга чакыручы да юк.
... Галимә кухняга чыгып, краннан салкын су эчте. Аның кайнар аш ашыйсы килә. Көне буена авызына бер чеметем ризык капканы юк. Үзләре ашый-эчә, телевизор кычкырта, ә кайнанага ашарга түгел, бүлмәдән чыгарга да рөхсәт юк. Ишектән чыкканын күрсә, килене төрткәләп бүлмәсенә кертеп җибәрә. Нинди шәфкатьсез бәндә булды бу?
Чәйнектә җылымса су бар икән. Шкаф астыннан каткан прәннек табып, аны җебетеп ашады. Суыткычны ачып караган иде дә, тик анда кабардай әйбер тапмады. Эзләнеп йөри торгач, ипи савытыннан бер телем ипи кисәге тапты. Кош тоткандай сөенеп, аны да ашап куйды. Аннан тәрәзәгә карап, уйга калды. Җыерчык баскан ябык битеннән яшь тамчылары тәгәрәп төште. Нинди авыр елларда да күрмәгән ачлык аның тәнен калтыратты, күз аллары караңгыланды. Егылмас өчен тотына-тотына Галимә кире бүлмәсенә кереп китте.
... Ире Хаммат үлгәндә бердәнбер улы Насихның әле өч яше дә тулмаган иде. Хаммат акыллы, сабыр холыклы иде. Тик сәламәтлеге мактанырлык булмады. Улын, хатынын калдырып бик яшьли китеп барды. Чибәр хатынны кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Үзе кебек тол калган ирләргә дә димләп карадылар. Ләкин Галимә барысын да кире борды, чит кеше балага ата булмас, кыерсытырлар дип уйлады. Колхозда күп түләмиләр иде. Хатын-кыз каз-үрдәк үстерде, сыер тотты. Кесәсеннән акча бетеп тормады. Насих ким-хур булмасын,
ятимлекне тоймасын дип, тәмле ризыктан өзмәде, малайның өс-башы бөтен булды. Мәктәптә ярыйсы гына укып, армиядән йөреп кайткан егетнең әнисен ялгыз калдырасы килмәде. Ул авылды төпләнеп, шофер булып урнашты. Әнисе белән бер-берсен күз карашыннан аңлап, тыныч яшәделәр.
Авылга техникум бетереп яшь белгеч – бухгалтер кыз килгән дигән хәбәр авылга тиз таралды. Исеме – Дания, бик чая, бик матур диделәр. Күрше Нәсимә кереп, Галимәгә шундый яңалык җиткерде: бу кызны Насих озаткалый икән. Ана кеше ни дисен инде, улы өчен сөенде, бәхетле булсыннар, диде. Югыйсә, улының әле беркем белән дә йөргәне юк иде. Яшьләр өйләнешеп, төп нигездә яши башладылар. Баштарак ягымлы булып кыланган Дания үзен бик тиз күрсәтте. Ул дөньяның бер усалы булып чыкты. Дания өйдә үз тәртибен урнаштырды. Кайнана яшьләргә кысылырга тиеш түгел. Әнә бәләкәй генә бүлмә бар, шунда яшәсен. Керләрен үзе юа, ашарына аерым пешерә. Насихка бу яңалык ошамаса да, хатынына каршы сүз эйтә алмады. Ә Галимәгә башка чара калмады. Ул барына да ризалашты. Үзләре иркен яшәсеннәр дип, шул тар бүлмәгә кереп урнашты. Алар эштә чакта керен юды, ашарына пешерде, өйне җыештырды. Тегеләр кайтуга, бүлмәсенә кереп китте. Усал килен бөтен нәрсәгә бәйләнә торган булды, әбинең ашаган ризыгын күпсенде. Насих күрмәгәндә ризыкны җыеп куя торган булды. Насих бик йомшак иде шул., хатынының күзенә карап каткан. Ә бит кайчандыр “әнкәй” дип өзелеп тора иде. Галимә улына берни сөйләмәде, аралары бозылмасын, диде. Чая килен яшерен генә сыра эчкәләп йөри иде. Насихны да өйрәтте. Башта икәүләп кәеф-сафа корсалар, аннан дус-ишләр җыела башлады. Алар килгәндә, Галимәгә күренергә бөтенләй рөхсәт юк.
Килен баланы да теләмичә генә алып кайтты. “Яңадан сорама да, хәерче үрчетеп ятасым килми”, – дип иренә шунда ук әйтеп куйды.
Кызлары Аниягә әнисеннән рәтле тәрбия эләкмәде. Ими дә капмый үскән бала бөтенләе белән Галимә кулына күчте. Аны бакчага биреп тормадылар, кызчык гел әбисе янында булды. Менә шул сабый Галимәнең куанычы да, юанычы да иде. Ания үзе дә әбисен бик ярата, әнисе күрмәгәндә, әбисенә тәмле ризыклар алып керә. Зур кыз инде, быел мәктәпкә бара. Соңгы көннәрдә Дания аны әбисе янына кертми башлады. Балакай “әби” дип өзгәләнсә дә, файда юк, анасы баланы якын да җибәрми.
Бу арада йөрәге чәнчеп-чәнчеп авырта иде. Галимә урындыкта озак утыра алмады, хәлсезләнеп идәнгә чүмәште. Шкаф, өстәл, урындыклар өстенә ава кебек тоелды. Бер мәлгә күзләрен йомды. Әнә, кулларын сузып, көлә-көлә каршына килүче ире Хаммат түгелме соң? Галимәнең аңа табан барасы килде, тик аяклары тыңламады... Төш вакытында малларын карарга дип Насих кайтты. Идәндә яткан әнисен күреп, аптырап калды. Йөгереп килеп, янына тезләнде, анасының суына башлаган кулларыннан тотты. Аннан, хушына килеп, кабалана-кабалана медик Саимәнең номерын җыйды. Насих сак кына күтәреп, әнисен зур яктагы караватка чыгарып салды. Ул яшьләрен тыя алмыйча бер үк сүзне кабатлый иде: “Әнкәй, гафу ит мине! Әнкәй, гафу ит...” Әнкәсе газиз баласын ишеттеме икән? Ул күзләрен көчкә ачып, башын селкеде. Нәрсә әйтергә теләде, улы гына берни дә аңламады.
Фирая ИСЛАМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев