Ул заманны бүгенгеләр Аңламыйлар сөйләп тә
Нәфис Әхмәт иҗаты.
Җәйләр тагын үтеп бара
Айлар буе көне кызу торды,
Кояш торды түбә өстендә.
Кызулыгы теңкәләргә тиде
Бигрәкләр дә печән өстендә.
Дөнья ахыры җиткәндәй күк,
Кызу итте җирдә патшалык
Кызуы да кирәк аның җәйдә
Муллык өчен кышын ашарлык.
Бүген менә көне сүрелде күк,
Бүген генә кояш болытта,
Табигать тә ятып сулый гүя,
Җиле исә бераз котыптан.
Җиһанында тыныч булса гына
Бар байлыгын бирә бик юмарт,
Бакчадагы җиләк-җимешләре
Өстәлләрдә торса, кеше шат.
Салмак кына атлый җигүле ат
Арбасында муллык, нигъмәт.
Тартмаларга салган җимешләрдән
Хушбуй исләр килә һәм ширбәт.
Шулай тиз үтә шул җәйләр
Яшел шәлле, хозур күлмәкле.
Сагынырбыз салкыннарда әле
Эссе җәйне, янып үлмәкле...
Каләм
Шигырь язучылар ничә гасыр
Үз хисләрен тезә кәгазьдә.
Күпме кәгазь китә, күпме кара,
Яши алар аннан вәгазьдә.
Әйтеләсе сүзләр, кайнар хисләр,
Башта йөри давыл уйнатып.
Ургылып чыккан хисне иярләргә
Каләм йөри дәфтәр буйлатып.
Ничә гасыр шулай каләм килә
Серен язып күпме шагыйрьнең.
Эчке дөньяларын ачып салып,
Язып куйган Зөһрә - Таһирның.
Дастаннарда аның үлмәс эзе,
Коръәннәрдә чигеп тезелгән.
Тарих битләренә, иманым камил,
Аның хезмәтләре тегелгән.
Тукайны да шагыйрь иткән каләм,
Герой иткән Муса шагыйрьне.
Тыныч кына укып булмый бүген
Заман сулышы сеңгән шигыръне.
Үткәннәнәрне якынайта каләм,
Алып бара киләсе гасырга.
Кайгыларны куып тарата ул,
Шатлыкларны бирә татырга.
Тынгы белми каләм, һаман эштә
Ничә гасыр тугры хезмәттә.
Аңа бүген һәйкәл куяр идем,
Ул лаек бит мондый хөрмәткә.
Якты күлдә
Кая карама, тирә-юньдә
Йөзе сытык мәзәк кеше.
Нидер җитми, күңел үсми,
Кирәкмәгән өелгән эше.
Шул вакытта барам үзем
Хыялдагы Якты күлгә.
Онытып торам мәшәкатьне,
Дөньям күмелә анда гөлгә.
Әле менә торам басып,
Күл янында уйга батып.
Хәлем яхшы, күлем тыныч
Тия күрмә, күңел - кылыч!
Шәмсуафа һәм заман
Узган гасыр уртасында
Бер авылда мохтаҗлыкта
Яшәгәннәр ике карчык,
Кайгырмыйча акча юкка.
Исеме булган анасының
Кечкенәдән Миңнафа.
Ә кызының сирәк исем,
Булган аның Шәмсуафа.
Ике карчык шул авылда
Тотканнар ди бер кәҗә.
Сарыгы да булган әле,
Кылганнар ди гел сәҗдә.
Кәҗә-сарыкка да кышка
Кирәк печән, саламы.
Тик печәнне ул әбиләр
Чабып кырдан аламы?
Каршы якта шул урамда
Яшәгән ди зур башлык,
Колхоз саламын аңардан
Җиңел генә алу юк.
Тик әбиләр нишләсеннәр
Маллары бит, сорыйлар.
- Иртә-кичен ашарыбызга
Салып кына тор, - диләр.
Шулай бер көн, Шәмсуафа
Саламга киткән кич кырын.
Кырын эшләр эшләнә бит
Кояш баткач шыпыртын.
Капчыкка күп керсә дә салам
Беләктә көч күп түгел.
Тыгызлап тутырырсың да
Алып кайтулар мөшкел.
Инде кайтып, киртә аша,
Капчык төшкәч бакчага.
Таныш тавыш ишетелә:
- Шәмсуафа әби, син кая?
Каһәр икән, каян килеп
Калкып чыккты ул Сәбах.
Колхоз рәисе тавышы,
Тотылды бит, эш харап.
Әби дә бит нужа күргән,
Төшеп калганнан түгел,
Наянлыгын эшкә җигеп
Акланырга тотынган.
- Соң, акыллым, ялгыз кеше
Кая йөрмәс кич кырын.
Кәҗәкәем кайтмый йөри
Эзләп кайтыш шул борын.
Рәис тә тиле түгел,
Сугыш юллары үткән,
Мондый аклануларга ул
Әллә кайчан күнеккән.
Шаяртма, - дигән Сәбах Гәрәй,-
Абзарыңда малкаең,
Тик капчыктагы саламны
Эскерткә илт, әбкәем.
Ничек, дигән каршы төшеп
Илтеп куйыйм саламны,
Урлап колхоздан кайтмагач,
Йоклап китә аламмы?
Гаҗәпләнгән башта рәис
Көтелмәгән җавапка.
Аннан кычкырып көлгән дә
Кул селтәгән тарафка.
Кергән чагы хәлгә аның
Сирәк буса да булган.
Заманына күрә аның,
Кануннар каты торган.
Башлыкны да аңлап була,
Аның эше җаваплы,
Әбинең дә тормыш китек,
Сугыш үткән җафалы.
Ул заманны бүгенгеләр
Аңламыйлар сөйләп тә.
Салам түгел, печәнен дә
Алмый бүген көйләп тә.
Хәзер менә бакчаларда
Бәрәңге урына печән үсә.
Мал булмагач кирәк түгел
Беркем алмый көеп бетә.
Урман эче чүпкә батты
Болынында курай әзер.
Хушбуй төсле урман исе
Авылларга кайтмый хәзер.
Аның карау кибетләрдә
Төрле сорттан тутырмасы.
Итсез тутырманы ашап
Ашказанын тутырабыз...
Нигә яздым бу юлларны,
Нигә искә төшердем...
Ул чорларда барлык кеше
Эшләп ашарга тырышты.
Хәзерге күк иртән иртүк
Акча эзләп чапмады.
Тормышы авыр булса булды,
Авылардан качмады.
Хәзер менә бары да бар
Машинасы, дачасы...
Ял итәргә Әдрән диңгез,
Өй кырында бакчасы.
Ә шулай да кеше башка ,
Милли аңы җитмиме.
Байлык артыннан куып
Шундый хәлгә җиттеме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев