Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Укытучы

Яшьрәк вакытта салкын тидереп сырхауханәдә яткан идем. Минем белән бер палатада өлкәнрәк яшьтәге бер укытучы да бар иде. Ул яшь чагында нык кына салкын тидергән булган. Түбәндәге хикәятем аның сөйләгәннәреннән чыгып язылды.

Бигрәк хисле кыз инде бу Ләйлә. Гел уйланып йөри, йөзе гел моңсу. Китап укырга ярата ул. Бер китап эләгеп кулына керсә, аны төнен йокламаса да укып чыга. Мәктәптә дә ул әдәбият, тарих дәресләрен ярата. Тик менә математика, физика фәннәре... Аңламый аларны Ләйлә. Аңламагач нишләсен соң инде. Күз алдында дәфтәр битендәге саннар булса, күңеле әллә кайда – бик еракта, зәңгәр күктә гизә. Башын уйлардан арындырып, саннарга карый, тагын күңеле әллә кая кереп адаша. Тулай торак та ул шулай уйланып утырды, утырды да бер карарга килде:

– Карале, – диде ул эченнән. – Сания эшләде бит өй эшен.

Сания Ләйлә белән бер бүлмәдә яши. Ул бик төгәл,кырыс кыз. Нинди генә авыр мәсьәлә булмасын ул аны шундук эшләп куя. Бар икән баш та кешедә.

Икеләнеп торырга вакыт юк иде. Бер атлады, ике атлаганда ул Саниянең сумкасы янында иде инде. Менә дәфтәрләр салынган папка. Рус теле, әдәбият, химия... Кая гына соң ул эзләгән математика дәфтәре. Ә менә бит ул зәңгәр тышлы, ак пөхтә кәгазь белән тышланган математика дәфтәре. Ләйлә тиз генә дәфтәрне актарды: менә, менә ул 609 нчы мәсьәлә.

Ләйлә тиз-тиз күчерә башлады. Их, кайтып кына кермәсәләр ярар иде, – дип уйлады ул эченнән. Менә мәсьәләнең уртасына җитте. Менә, менә тәмамлый да инде. Ләкин... Ләйлә колакларын торгызды.

Залда аяк тавышлары килә иде. Ләйлә тиз генә дәфтәрне япты, тик кай арада тышы идәнгә очып төште, җәһәт кенә аны алды, Саниянең сумкасын ачып салып кына куясы да иде бит, ишек ачылып китте. Тулай торакта яшәүче бүлмәдәшләре кайткан иде. Саниянең йөзе каралып чыкты:

– Нәрсә актарасың аннан, – дип кычкырды ул.

Ләйлә “ык-мык” килде, бернәрсә дә әйтә алмады, битләре уттай янды.

Ул арада Сания очып сумкасы янына килеп җитте. Аннан аркылыга салынган бөгәрләнгән дәфтәрне тартып чыгарды:

– Карак, нәрсә урлашасың? – дип кычкырды ул. Аңа карап башкалар да:

– Бур, карак, әшәке дигән сүзләрне яудырдылар.

Ләйләгә кинәт үзе өчен бик оят булып китте:

– Минем яшисем килми, агу эчәм, – дип элгечтән пальтосын эләктереп чыгып йөгерде. Торак почмагына терәлеп тыела алмыйча елады да елады. Аннан күзләрен зур ачып, торак ишек алдына карады. Кар буразналары тыныч кына җирдә тибрәлә иде:

– Их, менә хәзер шушы дулкыннарга әвереләсе иде дә, еракка-еракка, тауларга кырларга китеп югаласы иде, – дип уйлады ул.

... Бераз торгач, бүлмә кызлары курка калды. Алар торак кырыйларын кабат-кабат карап чыкты, әмма Ләйлә күренмәде.

Кызлар җыелышып мәктәпкә “Яшь математик” түгәрәгенә кереп киттеләр. Түгәрәк җитәкчесе әле яңа гына килгән Нурия Әмировна укучыларны барлый башлады. Менә ул Ләйләнең фамилиясен атады, ләкин җавап бирүче булмады.

– Ләйлә кайда? – дип сорау бирде укытучылар.

Класста тынлык урнашты. Укучылар гаепле кешедәй башларын түбән иделәр.

Шулчак Сания торып басты да:

– Апа, ул ... дип туктап калды.

– Ул агу эчәм, – диде, апа, – диде класстан кемдер.

Нуриянең өстенә салкын су сиптеләр мени: Ул кинәт куырылып китте, калтырый башлады. “Тизрәк”, “тизрәк” дип үз-үзен белештермичә башына шәлен генә бөркәнде дә, торакка чыгып йөгерде. Тик кыз бүлмәдә дә, коридорда да күренмәде. Укытучы башыннан йөз төрле сорау йөгереп узды. Кая булырга мөмкин икән ул? Әгәр чынлап та агу эчсә? Ашыгырга, ашыгырга кирәк иде. Тик кая барырга? Авылларынамы? Әйе, авылларына барырга кирәк, дигән ныклы карарга килде Нурия. Ул мәктәпкә кереп пальтосын киде. Аннан вокзалга йөгерде, маршрут автобусы тагын бер сәгатьтән соң гына булачак икән әле. Юк, көтәргә ярамый. Менә ул юлга чыкты, бер-бер артлы машиналар узалар да узалар. Тик утыртмыйлар. Их, белсәләр икән алар бу кызның нинди максат белән йөргәнен. Һичшиксез туктарлар иде. Я, Алла, бар икән лә ул игелекле кешеләр. Какча яңаклы, зур ягымлы күзле шофер тәрәзәдән:

– Әйдә, сеңлем, сиңа кайда? – дигәч, йөгереп кереп тә утырды.

Менә ул авылда. Инде кич булып килә. Авыл сукмакларына зәңгәр эңгер төшкән. Йорт тәрәзәләреннән кичке утлар күз кыса.

Их, шушы тәрәзәләрнең кайсысы Санияләрнеке икән соң? Юлдан иске фуфайка кигән ап-ак сакаллы бабай атлый иде.

– Бабай, бабай, Сабировлар кайда тора икән? Бабай кызның авылча булмаган киемнәренә, кыска чәчләренә карап аптырап торды да:

– Әнә, теге зәңгәр капкалы йортны күрәсеңме, кызым, – дип сүзен дәвам итмәкче иде. Нурия:

– Күрәм, бабай, күрәм! Рәхмәт Сезгә, дип йөгереп китеп тә барды.

Өйдә Ләйләнең кечкенә энесе генә бар иде.

– Апаң кайда, энем? – дип сораганга, исе китмичә генә:

– Иптәшләренә китте, – дип җавап бирде.

– Нуриянең эченә җылы кергәндәй булды: “Димәк, исән!” – дип уйлады ул эчке бер куаныч белән.

Сания озак көттермәде, кайтып та керде. Ишек алды уртасында басып торган класс җитәкчесен күргәч, аптырап калды, кулларын кая куярга белмәде.

– Сания, – диде укытучы. – Нәрсә булды? Барысын да сөйләп бир әле.

Кыз эндәшмәде, ишек алдыннан гаепле кеше кебек әйләнә ясап йөрде дә йөрде.

– Сания, – дип кабатлады укытучы. – Сез минем укучыларым, сез барыгыз да минем өчен бик кадерле. Сине агу эчте, дип сөйләделәр дөресме шул сүз?

– Эчә алмадым мин аны, апа, – дип елап җибәрде кыз һәм вакыйганы сөйләп бирде.

– Апа, апа, Сез әнигә әйтмәгез, инде. Нурия нәрсә әйтергә дә белмәде.

Әле генә сөйләгәннәрдән аның башы әйләнеп киткән иде. Шул арада Саниянең әнисе кайтып керде. Чәйләр әзерләп чәй эчкән арада ничек кенә төпченмәсен, Нурия: “Менә укучымның ничек яшәвен күрергә килдем”, – дигән сүздән башканы әйтмәде. Хуҗа хатын кыстаса да, уңайсызланып кунарга калмады һәм төнлә белән юлга чыкты.

Кар бураны күтәрелгән иде. Машиналар узалар да узалар. Нурия бик нык туңды, тешләре тешкә тимичә калтыранды. Ахырда бер зур гына йөк машинасына утырып кайтты.

Нурия үзен бик начар хис итте: башы чатный, тәненең һәр күзәнәге авырта. Әмма ул бәхетле иде, чөнки аның укучысы исән һәм ул беркайчан да бу ялгышын кире кабатламаячак.

...Кинәт палата ишеге ачылып китте, көндезге ял вакытында йокымсырап киткән авырулар ишеккә текәлделәр. Көч-хәл белән гыҗылдап тын алучы авыруны култыклаган шәфкать туташы килеп керде. Флюография торырга дип урамга чыккан Нурия апаның астма өянәге кузгалган иде.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев