Азнакаево
  • Рус Тат
  • Төймә күзле нәни дустым

    Шулай да була

    Көз җитеп, суыклар башлангач, тычканнар җылы эзләп өйләргә керә башлый. Безгә дә керде алар. Башка елларны капкан, я агу куеп, ничек тә алардан котылу юлын эзли идем. Быел никтер онытылдымы, соңгарак калындымы, куелмыйча калды.

    Бер көнне шулай, эштән кайтып, эшләремне бетереп, чәй эчәргә утырдым. Утырам шулай тәмләп чәй эчеп, шулчак күзем идәндә утырган бәләкәй генә җан иясенә төште. Үзе шундый матур, төймә кебек түп-түгәрәк ике күзе генә ялтырый. Ныклабрак карасам, шаккаттым, бу бит тычкан баласы. Ике тәпиенә баскан да, берни булмагандай миңа карап тора. Мин дә аңа карадым да, катып калдым. Аның матурлыгын күрсәгез сез! Озак кына шулай бер-беребезгә карашып тордык. Мин урынымнан кузгалгач, кереп качты үзе тагын.

    Телевизор карарга дип диванга күчеп утырдым. Ничәдер минуттан идәнгә күзем төште. Тагын күзләребез очрашты. Берни булмагандай иңа карап тора инде теге тычкан баласы. Әллә тагын сихерләде, селкенә дә алмыйча карап торам тегеңә.

    Шунысы кызык. Бу хәл көн дә кабатлана башлады. Ни генә эшләсәм дә тычканым курыкмады, ул гел мине күзәтә иде. Көннәр шулай үтә торды, тычканым һәр көн чыгып, сихерле күзләре белән мине күзәтте. Мин үзем дә бу бәләкәчкә шулай ияләштем, бер көн генә күренмичә торса да, мин аны юксына, көтә идем. Ул миннән курыкмый иде, менә шулай без дуслашып киттек. Тычкан баласы күзгә күренеп үсте, тазарып китте. Ул үзен бик иркен тотты, минем аңа начарлык эшли алмавымны аңлагандыр инде.

    Салкын кышлар үтеп, ямьле язлар җитте, көннәр җылынды, карлар эреде. Менә шунда минем дустыма әллә нәрсә булды, ул сирәк күренә башлады. Күренсә дә, тиз генә чыгып баса да, 1-2 секунд миңа карап тора да (исәнләшүедер инде) ялт кына юк та була. Җәй башында тычканым бөтенләй юкка чыкты. Нәрсә булгандыр, урамга чыгып киттеме? Аның язмышы миңа билгесез иде.

    Әйләнеп тагын көзләр килде, көннәр суытты. Тик минем дустым гына яңадан күренмәде. Ә мин аны көттем. Каяндыр килеп чыгар да, төймә кебек түгәрәк күзләрен мөлдерәтеп: “Мин кайттым, көттеңме мине!” – дип каршыма килеп басар кебек тоелды.

    Бу хәлләргә 5-6 ел гомер үтте. Ә мин әле хәзер дә бәләкәч дустымны сагынам, юксынам. Ниләр генә юк бу дөньяда. Күрәсең, шул нәни генә җан иясе дә, минем аңа начарлык эшли алмавымны күзләремнән укып белгәндер.

    Фирая Исламова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: