Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Туган җир

   ​​​​​​​Авылым тавышлары җангы якын

Атна яллары  җитүгә авылга – әни янына ашыгабыз. Туган йортта сагынып көтәр кеше булу – иң олы бәхеттер. Әниемнең: ”Кайттыгызмы, балакайларым!” – дип каршы алулары барлык мәшәкатьләрне юып алгандай итә. Бергәләп чөкердәшеп чәйләр эчеп, аның тәмле ризыкларын авыз иткәч, каен миллекләре белән чабына-чабына мунчалар кергәч, тәннәр генә түгел, җаннар да чистарып кала.

Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән һәрчак авылга тартылам мин. Аның сихри кичләрен аеруча яратам. Бу ялларда да әлеге кичке манзарада хозурланып, атна буена җитәрлек көч-дәрт, дәрман алып килдем. Әниемнең оҗмаһка тиң бакчасында сандугачларның өздереп-өздереп сайраулары йөрәгемә сары май булып ятты. Юкка гына: ”Сандугач керде күңелгә!” – дип җырламыйлардыр шул безнең халыкта. Түзмәдем, кушылып җырлап та җибәрдем! Әле алай гынамы, шушы сандугачларның симфониясеннән көнләшеп: ”Без әллә кимме?” – дигәндәй су буендагы бакалар  да бакылдаша башлады. Аларга авыл этләре кушылды. Менә шулай итеп, искитмәле “концерт” тыңлау бәхетенә ирештем! Ә инде авылымның яңа сауган сөттәй йомшак, җылы һавасы турында әйтеп тә тормыйм. Бернинди курорт-санаторийлар да алыштыра алмыйдыр әлеге табигать шифасын.

Әйе, чыннан да, яшь барган саен туган авылыңның, туган җиреңнең кадерен тагын да ныграк тоя башлыйсын икән. Миңа да сулар һавам төсле кадерле бүген авылым тавышлары!

Гөлчәчәк Садретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев