Тормыш дәвам итә!
(Юмореска)
Эштән соң иптәшләре белән айны йомгаклап, уңышларны барлап, шактый шәп төшереп кайткан Сабир, караватка килеп җитү белән, төптән киселгән агач кебек, түшәккә ауды. Аяктан егылганчы эчкәне юк аның, бүген исә иптәшләре аңа шактый күп мактау сүзләре яудырды, һәр әйтелгән тост чәркә белән ныгытыла барды...
Хатыны кайтып җитмәгәнме, йомышы төшеп, күршеләренә генә кереп киткәнме, ишектән аны каршы алучы булмады. Шундый изерәп китеп йоклаган ки, сәгать сугуга уянып, телләренә күз төшерүе булды, йөрәгенә ут капкандай, Сабир түшәгеннән сикереп торды. Йокы качып бетмәгән килеш ялгыш күрмимме икән дип, күзен кул аркасы белән сыпырып та карады, юк дөрес күрә. Сәгать тугызынчы яртыны күрсәтә иде. Эшкә соңга калынган! Хатыны нишләп уятмыйча эшкә китеп барды икән? Тиз генә ваннага кереп, битенә салкын су бөркеп алды. Авыз эче корып кипкән, теле бүрәнәдәй калынаеп, аңкауына ябышкан. Кранны ачып, авыз тутырып салкын су эчеп, тамак төбен чайкап алганнан соң, үзенә бераз хәл кергәндәй сизде. Каршысындагы көзгегә карап, йөзенең торышын тикшергәндәй итте. Чылбырлы трактор үтмәсә дә, ниндидер үзйөрешле техника үткән кебек булган битеннән. Урыныгызга ятыгыз инде дия-дия, салам кебек төрлесе төрле якка тузгыган соргылт сирәк чәчләрен юеш кулы белән сыпырып төзәткәндәй итте. Чәчләре тыңлады тагын, пеләшләнә башлаган башын үз итеп сыланып ук ятты. Озаклап каранып, төзәтенеп торыр чак түгел. Күз төбендәге кечкенә ике “мендәр” алдагы көннең бар рәхәтен искәртә иде. Ул имән бармаклары белән аларга басып “шиңдереп” азапланды. Бармакларын алгач, күз төбендә бармак эзләре һәм бушап калган берничә катлы “мендәр тышы” салынып калгандай булды. Ул эленеп торган сөлгене алып, бөтен битен ике кулы белән каплап, кызарып чыкканчы ышкып алды да, сөлгене кер юуу машинасы өстендәге буш ләгәнгә томырып, залга чыкты. Зур көзге аны үрти иде кебек. Бөгәрләнгән чалбары, бүселеп чыккан күлмәге Сабирны килеш-килбәтенә күптән кул селтәгән адәми затка ошатып калдырган. Мондый кием белән эшкә чыгып китәлми лә инде ул. Тиз генә чалбарын салып, үтүкнең җылынганын да көтмичә чалбары өстеннән ашыга-кабалана йөртеп алды. Аннан кухняга кереп, суыткычтан катык алып, стаканга салып, голт-голт эчеп куйды. Ашыкканда җил каршы дигәндәй, ишек катына килеп җиткәч, кәчтүм җиңенә кулын кертә алмый хәтсез вакыт азапланды. Җитмәсә, ботинкалары да тузанга баткан, бу кабарган ачуын тагын да кабарта төште. Теш арасыннан сузып кына берничә борычлы сүзен суырып чыгарды да, тиз-тиз тузанлы ботинкаларын ышкып алды. Маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты. Кигән күлмәге аркасына ябышты. Башы бик эшләп бетермәсә дә, миендә чикерткә кебек бер уй чәбәләнде. Эшкә баргач, ни өчен соңга калуы турында берәр уйдырма уйлап чыгарырга кирәк бит әле. Нәрсә дип акланырга икән? Әллә дөресен әйтергәме, йокланылган дисә, әллә ничек, эчләрен тотып көләрләр төсле. Иртәнге планеркада нәрсәләр планлаштырдылар икән? Аның юклыгын күреп, директор тагын теш шыгырдатып куйгандыр инде. Болай да соңгы вакытта ничек бәйләнергә белми йөри иде. Сабирны күрү белән йөзенә кара пәрдә шуып
төшә башлый. Менә аңа тагын бер сәбәп булды. Директор бәйләнсен дә ди, аңа вазыйфасы куша, ә менә ул завхоз Рәйсәгә ни калган? Хатыннарны җыеп, аның сөяген чайкап кына тора. Бүтән эше юк... Нигә сәгать шалтырарга куймыйча ятылган? Хатыны шул кыйммәтле тун алып бирмәгән ачуын аладыр инде. Бүгеннән исән калса, алып бирә инде болай булгач, җиңдең хатын, киярсең туныңны!..
Инде чыгып китим инде дип тоткага сузылган кулдан, кинәт ишек алга “китеп”, Сабирны алга чайпалырга мәҗбүр итте. Каршыдагы күрше Әминәтәй ишеге шапылдап ябылды. Ишектә кулына бәйләмен тотып кереп килүче хатыны пәйда булды. Аны күреп сискәнеп киткән Сабирның:
- Син бүген эштә түгелмени ? – дип соравына каршы хатыны акаеп:
- Син хәзер ике сменада эшли башладыңмыни? Әллә берәрсе янына китешеңме? – дип ишекне Сабирның борын төбендә шартлатып ябып, бикләп үк куйды. – Соңгы вакытта соңарып та, салгалап та кайта башладың. Кем ул? Йоклар вакыт җиткән, ул өйдән шылып маташа, әйт дөресен! – дип кашларын җимереп, ачуы ташып каршысына ук килеп баскан хатынының чебешкә ташланырга торган карчыга хәлендә булуы аңлашыла иде.
Бу мизгелдә эндәшми калуың иң яхшысы. Вакытны ботаганмын дип адәм көлкесенә калу да егетлек түгел, аннан хатыны ничек кабул итә бит әле... Аклану да, алдашу да, дөресен сөйләү дә Сабир тегермәненә су коймый иде бу минутта... Әмма шул вакытта эшкә соңга калмаганы да, начальнигы каршысында акланырга кирәк булмавы да, яңа гайбәтчеләргә җим әзерләнмәгәне дә, хатынына тун да, башка тузга язмаган уйлар да иртәнге томан кебек таралып юкка чыкты. Иң бәхетле кеше иде ул бу минутларда. Ни дисәң дә дөнья рәхәт, дөнья киң, тормыш дәвам итә икән бит, Сабир!
Нәфис Әхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев