Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Әти, джаным! (скетч)

Вакыйга Әмирләр фатирында бара. Йорт эче заманча җыештырылган. Зал уртасында өстәл. Стена буенда диван. Диванда Вилүр планшетта нидер эзләнеп, карап утыра. Аш бүлмәсеннән әнисе керә.

Катнашалар:

Әмир – әтиләре.

Асия – хатыны, әниләре.

Вилүр – уллары, башлангыч сыйныф укучысы.

Айгөл – кызлары, югары сыйныф укучысы.

Вакыйга Әмирләр фатирында бара.

Йорт эче заманча җыештырылган. Зал уртасында өстәл. Стена буенда диван. Диванда Вилүр планшетта нидер эзләнеп, карап утыра. Аш бүлмәсеннән әнисе керә.

Асия: (диван башына җыеп куелган юылган керләрен алып үтүкләргә тотына) Вилүр, улым, һаман шул тактага багынып утырасың мени әле? Дәресләреңне хәзерләдеңме? Татар теленнән язмаңны яздыңмы? Тагын “койрык” тагып кайтасың бит. Татар баласына оят, үз телеңнән икеле алып кайту.

Вилүр: Такта тугел мама, планшет. Хазерладым, если не веришь, можешь проверить.

Асия: “Мама” түгел әни. “Можешь проверить” түгел, ышанмасаң тикшерә аласың, әни! Өйдә әби-бабайлар телендә, ана телендә, татарча гына сөйләшәбез дип килештек бит инде. Син әтиеңә дә, миңа да ышандырдың.

Вилүр: Әй, ярар инде әни, не начинай, а!?

Асия: Әни кеше белән алай сөйләшмиләр, улым. Не начинай булса, әтиеңә кайткач, синең минем белән әшәке сөйләшкәнеңне әйтәсе булыр... (Каш астыннан гына улының реакциясен күзәтә) Әтиең алып бирәм дигән велсәпид кибеттә торып калсын әле менә.

Вилүр: (Планшетын кырыйга алып куеп, әнисе янына килеп сырпалана башлый) Әни-и, джаны-ы-м, әйтмә инде-е, мин сине яратам би-и-ит. Если әтигә әйтсәң, аннан ул миңа велосипед алып бирми...

Асия: (улының кулын алып) Әни джаным түгел, әни җаным! Кабатла әле, әни җаным, диген.

Вилүр: (кабатлый) Ну, әни җаным...

Асия: Нинди “ну”? Миңа бурычка биреп торасың мени? Әй, өйрәтәсең, өйрәтәсең, стенага борчак аткан кебек. Татар телендә өстәмә алты татар хәрефе барын өйрәтмәделәр мени сиңа? Алар арасында “ә”, “җ” хәрефләре дә барын белмисең мени син?

Вилүр: (аклангандай) Уйрәттеләр, белям мин аны...

Асия: Белгәч, “а” белән “ә” не ник ботыйсың соң? “Уйрәттеләр” түгел, өйрәттеләр, “белям” түгел беләм. У-уф, миең кайнап чыга сезнең белән. Үз балаң белән рәхәтләнеп саф ана телендә сөйләшә алма икән инде Әтиең эштән кайтып керер, өстәл утыртасым бар... Син дәресеңне хәзерлә! (аш бүлмәсенә юнәлә).

Вилүр кесәсеннән телефон алып сыйныфташы Салаватка шалтырата.

Вилүр: Привет Салик! Как ты өйрәндең татарча сөйләшергә? Туганнан ук татарча сөйләштек? Башта мои родители гел русча сөйләште, хәзер татарча сөйлшергә кушалар. Үзләре виноваты, а сейчас меня напрягают. Аңламассың ул предкиларны... Чего бы не стоило, өйрәнергә инде сүләшергә... Поможешь?.. Өйрәнсәм велосепид алып бирәләр, я этого очень хочу. (ишек тавышын ишетеп сүзне тәмамларга ашыга) ладно пока, папа пришел... (Апасы Айгөл кайтып керә).

Айгөл: (Чишенеп плащын элгечкә элә. Энесенә карамый гына) Уроки сделал, братишка-каратишка? (энесе сорауга җавап урынына, телен генә күрсәтеп ала, апасы күреп кала). Я думала, ты язык проглатил, бар икән!

Әнисе: (кулын сөртә-сөртә) Кайттыңмы кызым? Әйдәгез балалар, кулларыгызны юыгыз да, өсәл янына утырышырбыз. Кичке аш әзер... Әнә, әтиегез дә капкадан кереп килә... (Ишектән әтиләре керә).

Әмир: Барыгыз да өйдәләрме. Исән-саулармы? Яңалыклар юкмы?

Вилүр: (әтисе янына йөгереп килеп саф татарча) Исән әти, барыбыз да...

Әмир: Афәрин улым, менә бит тырышсаң үзебезчә дә сөйләшеп була икән.

Айгөл: (энесенә чәнечкеле итеп) Ты не заболел? Татарча сүлашеп маташа тугелме? Ни булган аңа?

Асия: (Иренең өс киемен салдырырга булыша) Өйдә барыбыз да татарча гына сөйләшергә дип килештек, әйеме атасы?!

Әмир: Шулай әнисе. Үз телебездә сөйләшкәндә өйебез җылынып, балкып китә. Башта ук әлләни сөйләшмәдек. Соңрак алындык кебек. Олгая төшкәч кенә аңлый башладык шул, хәерле булсын инде. (Хатынының битеннән пәп итеп, юыну бүлмәсенә юнәлә. Асия дә улы Вилүргә сынаулы караш ташлап, аш бүлмәсенә кереп китә).

Вилүр: (әтисенең артыннан кычкырып) Әти мин өйдә гел татарча гына сөйләшәм. Син миңа аннан велосипед алып бирәсең, әйеме?

Ванна бүлмәсеннән Әмир: “Әйткәч, алып бирми булмый инде, улым. Ана теленнән бишле генә алсаң, яхшы сөйләшсәң, велсәпид синеке”.

Айгөл: Вау, это что за интересные законы издали в доме предкие?... (Диванга лып итеп, сикереп барып утыра, кулына диванда яткан журналны ала да актара башлый. Бераздан кычкырып җибәрә). Ати каряле! Нинди модный матур тун!.. Мина да шундый модный матур тун киряк. (Әтисе сөлге белән битен сөртә-сөртә юыну бүлмәсеннән чыга).

Әмир: (Журналга карый да, йөзен җыерып, башын чайкап тора) Ну, кызым, нинди тун булсын ди инде бу, ә? Шүрәле бит бу! Шү-рә-ле-е!..

(тавышка аш бүлмәсеннән әнисе килеп чыга)

Асия: Ни булды, нинди тавыш әтисе?

Әмир: Кара инде, анасы. Безнең балалар Шүрәлене дә белми үсәләр икән бит. Көне - төне компьтерга, телефонга багынып утырган балага синең Тукаең кирәкме?

Айгөл: Мин берни да анламыйм. Кем ул Шеряле, ә нәрсә ул Тукай?

Әмир: Шеряле түгел - Шүрәле! Нәрсә түгел - кем! Аны язган язучы Габдулла Тукай исемле татар шагыйре, бөек шагыйрь. Шүрәле - әкият персонажы. (басым ясап) Әкият персонажы ул, кызым. Шүрәле, койрыклы җен, пәри. Аңладыңмы? Бернинди дә тун түгел!

Айгөл: Аңладым бугай. Ә нәрсә ул акият, нәрсә ул куриклы джен? Это наверное (бармагын чигәсенә куеп бераз уйланып тора)... А вспомнила-а, дже-е-н - это такой напиток, ай нет, есть такая мода?..

Әмир: (чыраен сытып) Әй, Алла! Акият түгел, әкият, урысчасы сказка була. Джен түгел - җен, башкача әйтсәң пәри... Дөньяда андый хайвани зат булмый. Уйлап чыгарылган персонаж ул. Аңладыңмы хәзер?

Айгөл: (әтисенең муеныннан барып кочып алып сырпалана) Анладым ати, фери и алибастрны белям мин... ярар инде ати, не сердись, миңа барыбер шундый уйлап чыгарылган модный тун киря-а-к. Моданы модельерлар уйлап чыгара аны, белям. Ты ведь купишь ати да? Интернет - магазин аша кайтартыйк, яме ати. Ати ди-им, ати джаны-ым. Минем өстә куриклы модный тун күреп, бөтен одноклассники от завести упадут.

(Аларны тыңлап торган Вилүр дә килеп, әтисенең муеныннан кочып ала. Әниләре башын чайкап аларның кыланмышын карап тора).

Вилүр: Әтием, син миңа обещал купить велосипед. Син миңа велосипед алсаң, мин өйдә моннан соң гел татарча гына сөйләшәм, йәме?!

Әмир: (аталарча ярарга тырышып) Ярар, ярар балалар, алырбыз. Кызым сиңа койрыклы модный Шүрәле тун, улым сиңа велсәпид. Ничек сөйгән балаларыңа сораган әйберләрен алмыйсың ди инде... алабыз әнисе шулай бит? Менә туган телләрен генә сатып ала торган түгел, анысын нигәдер кирәк санамыйлар, сорап та җафаламыйлар, тун яки велосипед кебек ана теле модный түгелдер күрәсең ...

(пәрдә)

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев