Азнакаево
  • Рус Тат
  • Террористлар көткәндә (юмореска)

    Бригадир Саматның иртән баш төзәтергә җитешмәгәне йөзенә чыккан иде. Авылдашлары белә...

    Бригадир Самат ашыгыч рәвештә колхоз утырышы җыйды. Инде күп вакытлар мондый каударлану күрмәгән авыл кешеләренә бу хәл мәзәгерәк тоелды. Ничек кенә булмасын, күп тә үтмәде халык җыелышып бетте. Бригадир Саматның иртән баш төзәтергә җитешмәгәне йөзенә чыккан иде. Авылдашлары белә: аның чабата кашы җимерелеп, бәрәңге борыны узенең көн дә ала торган чия кызыл төскә кермәсә, бригадирдан яхшылык көтмә. Я силос урлашып кайтканда каршыңа чыгып баса, я көтүгә бармый уҗымда йөргән хуҗалык сыерларын басу каравылчысыннан тотып яптыра. Бу тагын ни җүнсезлек уйлап тапты икән дип, халык бераз тынып калды. Самат сыртын кигәвен талаган үгез кебек, жимерелеп, бераз сүзсез торды да кесәсеннән кәгазь чыгарып укый башлады.

    –Соңгы вакытта терроризм очраклары күбәеп киту сәбәпле, авылда УТЗ үткәрергә һәм анын планын, үтәлешен администрацияга хәбәр итәргә, – диелгән иде анда.

    Ин беренче булып яшь чагында башына ат тибеп, колагы катыланып калган Фәния тути телгә килде:

    –Кемне үтерергә кушканнар анда Самат апаем?

    Болай да башы чатнауга җене котырган бригадир тәмам чыгырыннан чыкты.

    –Кемне, кемне! Саңгырауларны бәреп үтерергә дигәннәр! И, башың катар инде бу җыен надан халык белән! –Самат, заманында колхозның ите, балы исәбенә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп чыккан кеше буларак, үзен авылда, председательдән кала, иң белемле кеше итеп исәпли иде. – Үтерергә түгел, үткәрергә кирәк. Учебный тренировочный зәнәтие. Ягъни дә мәсәлән безнең авылга террористлар килеп чыкты ди.

    - Монда ни эшләп йөрсен алар? Террорис кызыгырлык ни бар монда? – дип сузгә кушылды кунних Фәрит.

    –Син юк сүз сөйләп утырма яме! – диде бригадир чожлап торган маңгаен тотып. –Безнең авылга ни булган? Бөтен җиргә киләләр, безгә юк имеш! Например, клубны басып алдылар ди, или мәктәпне.

    –Хи, дурак мени алар өч ел буе йозакта торган клуб басып йөрергә. Анда бит инде тычканга хәтле катып үлеп бетте. Сәмәен куган көнне Габделхай абзый гына жимерек баскычына утырып гармун суза. Бала- чага юк дип мәптек дигәнен япканга да ике ел, – дип үзенекен сөйләде Фәрит.

    –Туктыйсызмы сез, юкмы сирузный мирәприяедән ат кәмите ясарга кәнсә дә кәнис! – дип өстәлгә сукты бригадир. –Киләләр, значитса, киләләр. Нибажны нигә киләләр.

    –Карале, сиңа әйтим, кай яклап килеп төшәрләр икән? Теге олы юлның күпере бик беткән бит. Күпме сорайбыз инде прсидәтелдән күперне төзәттер дип, ул килгән бер дипутатка әйтәбез. Мәннәрендә дә юк. Гомергә бер килгән тирариска үтәргә күперең булмасын инде, вәт җаным! – дип сүзгә килде кайчандыр орденлы сыер савучы Гөлүсә. –Теге урман юлы да чокырлы да чакырлы. Тау ягын әйтеп тә торасы юк.

    Гомер буе яшәп тә, киләсе террористлар алдында ни басып алыр әйберләре, ни үтәр юллары булмаган үкенечтән беразга халык тынып калды.

    Бераздан авылдашлары алдында председательдән һәм бригадирдан кала үзен авылда тоже “важный кеше” дип санаган агроном Харис телгә килде.

    –Вертолет белән төшәрләр, – диде ул.

    Халык җинел сулап куйды. Ничәнче ел авыл картларының сүзенә колак салмыйча, гел үзе укыганча эшләп, юнле уңыш алганы булмаса да, болай вакыт-вакыт берәр акыллы әйбер әйтеп куя торган гадәте бар шул агрономның.

    –Ярар, бу вопрус решунный дип карыйк. Безнең төп бурыч –террористларны күреп алып, районга хәбәр итү.

    –Ай, Алла, ничек хәбәр итәргә? Телефоннар эшләмәгәнгә атна- ун көн бардыр бит инде. Теге алкаш трактарис Жәүдәт күрше авылдан туйдан

    кайтышлый тракторы белән өч багананы аударган бит. Һаман да килеп рәтләүче юк, – дип чәрелдәде ин алгы рәткә утырудан колагы ару гына ишетә башлаган Фәния түти.

    –Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер, ә саңгырау күп ишетер дип юкка әйтмәгәннәрдер инде ул! – дип котырып китте башы авыртудан кузләре атылып чыгарга җиткән бригадир. –Фәниятти, синен гел кирегә сөйләп утырмасаң, эчең күбәмени соң, ә?

    –Соң мин бит дөресен генә әйттем, – диде Фәния үпкәләп.

    –Чуртыма кирәк мени ул синең дөреслегең! Ярый әле районнан килгән берәрсе юк, күрсәтер иде сиңа күрмәгәнеңне. Я кем ни әйтер? Ә сине тагын бер тапкыр исерек килеш хуҗалык тракторына утыргаңыны күрсәм, эшеңнән куам, – диде ул Җәүдәт ягына карап.

    –Кусаң куарсын инде! Анда барыбер миннән башка кеше эшли алмый, – диде тегесе бик исе китмичә.

    Чынлап та, тракторы үзе белән бергә картаеп, сонгы елларда акча булмау сәбәпле, юньле ремонт күрмәгәнгә, аны авылда Җәүдәттән башка кеше кабыза алмый иде.

    –Соң, әнә Сания апаның теге кесә телефоны бар да ул барын, – диде агроном кабат телгә килеп.

    –Акылыгыз алтын икән! Сез алып бирдегезме анны? Чирли нитә калсам дип малаем калдырып китте. Тиррорис тотарга дип түгел, вәт җәме! – дип чәчрәп чыкты моңынчы сүзгә катышмаган Сания апа.

    –Нинди власларның сүзен тынламау ул! – дип тавыш күтәрде кабат бригадир.

    –Апаем, минем сездән курка торган чикмәнем тузган инде, яме. Пенсиямне сберкнижкага күчерәләр, балаларым читтә, быелга налукларымны түләдем. Өем балаларга закунный яздырылган, ашым ашалган, яшем яшәлгән, газраил бүген гаризама кул куйса, кәфеннекләрем әзер, – дип тәтелтәде тутәй.

    –Ату кәҗәңне көтүгә чыгартмыйм, – диде бригадир башы чатнаудан һәм карчыкны җиңә алмаудан чарасызланып.

    –Һи таптың куркытыр нәрсә! Аңа силос урлап, гөнаһага батып йөргәче, тотарым да суярмын.

    Карчыкны начарлык белән җиңә алмасын аңлап, Самат стратегияны үзгәртте.

    –Карале, Сания апа, менә шул террористлар синең өйне шартлатсалар, ә ?

    Сания түти күлмәге кебек яшелләнде.

    –Ничек минем өйне? Синекен шартлатсыннар, я преседателнекен. Аныкы ике катлы бит. Минекенә кызыгырга! Сипләткәнгә алты ел бит инде.

    Шулай да күңеле белән теге террорист дигәннәренең бөтен авыл арасында үз өен сайлаулары ничектер ошады ана. Юкка гына мәрхүм Ибрае авылда иң оста балта остасы түгел иде шул. Уйларыннан хисләнеп, ул ризалык бирде.

    –Ярар, шалтыратырсыз. Тик мин үзем җаен белмим. Малай өйрәткәненә генә баса алам . Аннан бу әйберне малай акчалы диде. Хакын силослата түләрсез, – диде ул бригадирга өстән генә карап.

    Махмырдан тәмам җазаланган Самат сүз озайтмады. Төзелгән план буенча, террористларның вертолеттан төшеүн кургән кеше, йөгереп бригадир Саматка килә булды. Бригадир капка артлап кына кына агрономга йөгерә һәм аны алып Сания тутигә чаба. Кесә телефоннын белүче авылда бердән-бер Харис булу сәбәпле, ул районга хәбәр итә. Аннан соң алар кунних Фәрит, саңгырау Фәния апа, сәмәйче Габделхай һәм айнык чагы булса, тракторчы Җәүдәттән торган дружина белән террористларга актив каршылык күрсәтә башларга тиеш. Фәриткә патроны булмаса да, ау мылтыгы, Габделхайга үткен генә чалгы, Фәниягә кисәү агачы кебек кораллар тапшырылды. Өенә куркыныч янаганын белгәч, Сания апа да үз теләге белән, табагачын алып, дружинага язылды. Калган кешеләргә кем ничек булдыра ала, шулай каршы тору бурычы йөкләнде. Дружинаның командиры итеп авылнын соңгы сугыш ветераны Хәйбулла агай сайланды. Шундый зур эшне – террористларны булдыра алганча әзерлек белән каршы алу бурычын үтәп, тыныч куңел белән авыл халкы өйләренә таралышты.

    Халидә Галимова

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: