“Театр яктылыкка, нурга илтә” (ФОТО)
Габдулла Тукаебыз, шигырь юлларына салып, театр турында дөрес аңлатма биргән. Тирәннән уйлап карасаң, чыннан да, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Театр әле ул балалар күңеленә якын сәнгатьнең бер төре дә. Бала күңеле киптергеч кебек, һәр нәрсәне үзенә сеңдереп үсә. Кайчакта китап укырга яратып бетермәсәләр дә, сәхнәдәге күренешнең эченә кереп китеп, үзләренә сабак алалар, яхшы белән начарны чагыштырып, фикер йөртәләр.
Башлангыч классларда укыган чорда күрше кызлары белән бер-беребезгә театр куеп уйный идек. Капкынга эләккән тычкан ролен уйнаганда Рәмзия исемле кызның тычканны җәлләп елаганы истә калган. Менә кайчан салынган икән театр сәнгатенә мәхәббәтнең беренче орлыклары! Бүгенге көндә Рәмзия Закирҗанова – Кариев исемендәге театрның танылган артисткасы. Күптән түгел “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле белән Азнакаебызга килгәч, сәхнә артында аның белән очрашып, театр куеп уйнаган чакларны искә төшереп көлешеп алдык. Алар Азнакай җитәкчеләреннән һәм тамашачыларыннан бик канәгать калуларын кат-кат сөенеп әйттеләр. Дәрәҗәле бәйгеләрдә гран-приларга лаек булган Азнакай халык театрының нигезе 1941 елдан ук салынып, аның белән танылган режиссерлар Касыйм Еникеев, Зөлхия Миннеханова, Зинфира Кашапова, Маис Валиев, Гата Ялалов җитәкчелек итәләр. Соңгы елларда бу биеклекне төшермичә тотучы, алмашчы кем булыр икән дип уйлаучылар аз булмагандыр...
“Урман эчләрендә урман”
Күптән түгел генә шул театр коллективына үзешчән артист булып, кызым кереп китү сәбәпле, театр тормышының кайбер яңалыкларын ишетеп, ирексездән күзәтергә дә туры килгәләде. Өйрәнергә диеп, кызым өенә алып кайткан Туфан Миңнуллинның (“Җанкисәккәем”) “Урман эчләрендә урман” пьесасын бик яратып, күңел биреп укыдым. Бераз шик
туды: үзешчән артистлар шундый катлаулы спектакльне тамашачыга тасфирлап бирә алырлармы икән? Куркуларым юкка булган икән...
Сәхнә ачылуга ук, Чаллы кызы Ләйсән ярдәме белән уйланып эшләнгән тылсымлы урман декорациясе күңелне җәлеп итте. Алай гына да түгел, без, тамашачылар, бик тиз сәхнә дөньясына кереп китеп, урмандагы ял итүче һәм әкияти геройлар белән яши дә башладык. Спектакльгә көйне үзебезнең Азнакаебызда иҗат итүче Резеда Гыйләҗева язган.
Залдан алкышлар тынып тормады. Артистларыбыз әсәрнең кызык, моңсу, хисле һәм тирән мәгънә яткан эчтәлеген тамашачының күңеленә барып ирешерлек итеп ачып салдылар. Саф хисләрне, ихласлыкны, матур мөнәсәбәтләрне саклап яши белүче шүрәлеләрдән үрнәк алырга була. Туфан Миңнуллин бу әсәрендә кешелек дөньясындагы яшьләрнең әдәпсезлеген, дорфалыгын күрсәтеп, нинди үзгә чагыштыру тапкан!
Спектакльдәге рольләрне башкаручылар тәҗрибәле артистлардан һич кенә дә ким уйнамыйлар икән. “Афәрин!” – димичә, нәрсә әйтәсең?
Монда күп нәрсә режиссерның һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә, эзләнү-табышларына бәйле. Бүгенге көндә Азнакай халык театры белән Гөлсинә Җамалиева җитәкчелек итә. Берничә ел эчендә тырыш хезмәте белән ул коллективында да, халык арасында да хөрмәт яулап җитешкән. Тамаша беткәннән соң сәхнәдә аңа карата булган җылы сүзләр, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре дә шуны дәлилләде. Тамашачы алкышлап кына калмыйча, артистларны да чәчәкләргә күмде. Бүгенге көндә курыкмыйча әйтергә була: Азнакай халык театры ышанычлы кулларда. Димәк, аның якты киләчәге бар.
Илмира Сәлахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев