Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Шулай да була. Үз капкыныма үзем каптым

Фирая Исламованың яңа язмасын каршы алыгыз

Ничә яшьләрдә булганмындыр, хәтерләмим. “Кызлар белән уйнап керәм”, – диеп чыгып киттем дә, вакыт узмаганын сизмәгәнмен дә, уйный торгач, кич җиткән. Эт булып арып кайтып кердем өйгә. Үтереп ашыйсым килә. Әтиемнең әнисе – әбием бик тә усал иде шул, әй тотынды мине ачуланырга. Кулына сыек чыбык тотып мине эзләргә чыгарга  җыенган икән. Ул беркайчан да безгә кул күтәреп сукмады. Шулай да ул көнне бик шөлләдем. Тыңласыннар, дип шулай куркыткандыр инде. Ачуланып та куйды әбием, автомат урынына аттыра гына. Ә минем күзем сыек чыбыкта, сукмаса гына ярый инде дип басып торам шулай. Ашыйсы килү, аруларым да онытылды. Алланың рәхмәте, күңеле булганчы сүкте, сүкте дә: “Яңадан уйнарга 
чыкмыйсың!”  – дип чыбыкны идәнгә атып бәрде. Мин аны тиз генә  эләктердем дә,  выжт үземнең бүлмәмә. Әбием күрмәгәндә вак кисәкләргә сындырып, чыгарып аттым. Юынып, ашап йокларга яттым. Уйдан гына чыкмый бит: ничек итеп әбиемнән үч алырга, бер этлек эшлисе килә инде. Шулчак  башыма 
шәп фикер килде. Шуны уйлый-уйлый, елмаеп, тирән йокыга чумганмын. Иртән әбием пешергән тәмле коймак белән чәй эчтем дә, бакчага чүп утарга чыктым. Әбиемнең өйгә кереп киткәнен генә карап тордым да, кәлүшләре эченә бака салып куйдым. Үзем көянтә-чиләк алып, чишмәгә суга киттем. Әтием эштән кайтуга салкын, тәмле чишмә суыннан әйрән ясап  куярга исәп. Калган суымны су тәпәненә бушатып, чиләкләремне койма башына чыгарып элим,  дип кәлүшләремне  киим дисәм... аякларым ниндидер йомшак, салкын  әйбергә тиде. Мин чирканып, кычкырып җибәрдем. Карасам, үземнекен киям, дип әбиемнекен кигәнмен икән. Менә шулай, дуслар, әбекәйдән үч алам дип үз капканыма үзем эләктем. Ярый әле әбием өйдә иде, белмичә дә калды. Миңа бик оят булды, әллә ничә көннәр әбиемнән уңайсызланып  йөрдем.
                                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев