Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш ветераны, Хәертдинов Мисбахетдин Хәертдин улы

    Минем бабам, сугыш ветераны, Хәертдинов Мисбахетдин Хәертдин улы

    Минем бабам, сугыш ветераны, Хәертдинов Мисбахетдин Хәертдин улы, сугыш башланган вакытта, Үчәлле авылында ферма мөдире булып эшли торган, 26 яшьлек егет булган. Сугышның беренче көненнән үк фронтка алынган. Әмма яу кырында аягына пуля эләгеп, нык яралана. Госпитальда озак кына дәваланганнан соң, сугыш өчен яраксыз дип, аны туган авылы Үчәллегә озаталар.

    Ул сугыштан кайткан көнне авылда мәктәп яна. Бер ир-ат юк, өлкәннәр дә бала-чага. Аксаклыгын онытып, бабам тиз арада янгын сүндерү эшен оештырып, янгынны авылга җибәрми калдыралар.

    Авылда эш күп. Фронтка да ярдәм кирәк, терлек тә ач, ягулык та юк. Шул сәбәпләр аркасында өч эскерт бодай басудан алып кайтылмыйча калына. Җитәкчеләр моны белеп, өч көн эчендә бодайны сугышка җибәрмәсәң, дзертир итеп судка бирәбез дип әйтәләр аңа. Ул булган бала-чаганы ярдәмгә алып, бу эшкә тотына. Чабагаш белән көлтәләрне сугып, бодайны торбышаларга куеп, чиләкләргә тутырып авылга ташыганнар алар. Аксак аягы белән эскерт өстеннән әллә ничә егылган ул. Җитмәсә иртәнгә бөтен җирне кар каплап китә икән. Өйләреннән юрганнар алып килеп, сәнәкләр белән бик озак интеккәннәр. Шулай интеккәндә баш очында бер очкыч күренә. Бабам эскерт өстенә менеп кәләпуше белән кулын болгый-болгый кычкара икән. “Ярдәм итегез, ярдәм итегез!” Очкычта рус милләтенең бер бик яхшы кешесе була. Болар бәлагә тарыган дип, төшә бабам янына.

    -Син фронтовикмы?!

    -Әйе, яраланып кайттым,- ди бабам.

    Бөтен булган хәлләрне сөйләгәннән соң, рус егете кайтып барсында җитәкчеләренә җиткереп, иртәгәгә горючий алып килергә сүз бирә. Сүзендә тора. Аның ярдәме белән өч эскерт бодайны тракторга бензин салып, сукканнар һәм амбарга илтеп тапшырганнар. Бабам җавапка тартылмыйча калына. Алай гына да түгел бу хәлләрдән соң аны бу егеттә өмет бар дип, сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр елларда артта калган колхозларга председатель итеп билгелиләр. 13 ел эчендә Үчәлле, Мәндәй, Татшуган, Тымытык авылларында хезмәт итә, җитәкче эшен башкара ул. Ул эшләгән елларда бик күп үзәк өзгеч хәлләр, авырлыклар була. Ачлыктан интеккән терлекләрне исән калдыру өчен урыс авыллары белән сөйләшеп саламнар алып кайта, ул вакытта дәүләт бик кырыс булса да, һәрчак кешелекле булып калырга тырыша.

    Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм авыр елларда хезмәте өчен бабам бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында орден “Знак Почета”, Бөек Ватан сугышында җиңү медале, Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт медале, Жуков медале һб.

    Әбием, Хәертдинова Тәзкирә Мирсәет кызы, сугыш башланган вакытта хисапчылыкка укып кына кайткан була. Сугыш елларында хисапчы булып колхозда эшли. Бабамны Тымытыкка председатель итеп билгеләгәч, бер ара бергә эшләгәннән соң өйләнешәләр алар. Тату матур гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дә әбием исән. Ходай аңа авыр тормыш юлы белән беррәттән озын матур гомер насыйп иткән. 95 яшьтә булуына карамастан, ике кызы, оныклары, оныкчыклары ярдәмендә, үз акылында, татар әдәбияты яңалыкларын, дөнья хәлләрен һәрчак белеп, кызыксынып тормыш итә ул.

     

    Алинә Хисамиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: