Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Шигъри тәлгәшләр

Бу көннәрдә Азнакай районы Уразай авылында яшәүче Тәгъзимә ханым Хәбибуллина үзенең бер төргәк шигырьләр бәйләмен китереп китте. Аларның берничәсен укучыларыбыз хөкеменә дә тәкъдим итәбез.

Кызлар, бүген безнең бәйрәм

 

Кызлар, бүген безнең бәйрәм.

8 нче март көне.

Ир-атлар бәйрәменнән соң,

Көтеп алдык бу көнне.

 

Игътибар көтеп ир-аттан

Бер ел да узып киткән.

Безгә носки кирәк түгел,

Чәчкә булса да җиткән.

 

Шәһәргә чыгып карасаң,

Йөгерешә бар халык.

Кибетчеләр чәчәк сата,

Берсеннән-берсе узып.

 

8 нче март көнендә

Бик бәхетлеләр туган.

Аларга бит икеләтә

Бүләк уйлап куелган.

 

Бәйрәмнәр уртак булсыннар,

Бүләргә кирәк түгел.

Яратсалар ир-атларың

Үсенә икән күңел.  

* * *

 

 Без әле булдырабыз

 

Җәй көннәре җитте менә,

Бик күп эшлисе килә.

Иртән торгач,тән шыгырдый,

Түземлек кичкә генә.

Көн иртән кояшлы булса,

Үзе бер сөендерә.

Ашыгасы юк бит хәзер,

Мин инде пенсиядә.

Тәрәзәдән карап калам

Эшкә баручыларны.

Мин хәзер бик нык аңлыйм

Өйдә калучыларны.

Искә төшә барысы да

Көлә идек яшь чакта:

Җәй көнендә әбиләрнең

Йон носки аягында.

Дәрт бар, дәрман юк дигәне

Менә шул була икән.

Әзрәк кенә тынычланып

Яшәргә вакыт җиткән.

Шаккатам әле үзем дә,

Гел тынычланып булмый.

Әле ярый балалар бар

Күңел сөенеп туймый.

Икең бергә пар булганда

Тормыш өметле алда.

Без бит әле булдырабыз

Йөрәкләр типсен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

48

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев