Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Шигырьләр

Сагышларны сары диләр, Ә кайгыларны – кара. Бәхет нинди төстә икән, Яле, син, әйтеп кара!

Зәйтүнә Атнагулова

Бәхет нинди төстә?

 

Сагышларны сары диләр,

Ә кайгыларны – кара.

Бәхет нинди төстә икән,

Яле, син, әйтеп кара!

Бәхет төсен белер өчен,

Чарасыздан-бичара,

Күкрәк сөте туя имми

Әнисез калып кара.

Тәпи атлый башлаганда

Әтисез калып кара,

Дүрт туганнан ялгыз калып,

Ут йотып яшәп кара.

Бәхет төсен белер өчен

Канатсыз калып кара.

Парлылар үткән урамнан

Ялгызың йөреп кара.

Бәхет төсен белер өчен

Балаң югалтып кара.

Бала югалту кайгысы –

Йөрәктә мәңге яра.

 

 

Илдус Гобәйдуллин

Туган авылым

 

Туган авылым, синдә туып үстем,

Яшәр өчен синдә көч алдым.

Тормышымда ялгыш абынганда

Егылмаска сиңа таяндым.

Синдә минем газиз туганнарым,

Синдә әтием-әнием кабере.

Туган җирен сөйгән генә аңлар

Тормыш ямен, яшәү кадерен.

Гаҗәпләнмәгез сез, сагынып кайткач

Болыннарны кат-кат урасам.

Хатирәләр белән күңелем тулып,

Талларымны кочып еласам.

 

Гафифә Гаффарова

Син үзең дә беләсең

 

Пропискасыз яшисез дип,

Син төрттереп куясың.

Шул сүзең белән, Мөнирә,

Җанга яра уясың.

Авылга теркәлмәгәчтен

Юк кебек кирәгем дә.

Мөнирә, паспортта түгел,

Прописка – йөрәгемдә.

Авылга теркәлеп тә мин,

Авылымны сөймәсәм,

Аның һәрбер нигез ташы

Өчен янып-көймәсәм,

Әби-бабайлардан калган

Чишмәсен пычыратсам,

Урамында шыңшып йөргән

Этенә таяк атсам,

Табигатен күз яшенә

Манып елатып үтсәм,

Авылдашлардан да һәрчак

Явызлык кына көтсәм,

Җай чыгуга атар өчен

Учларымда таш йөртсәм,

Ярдәмемә мохтаҗларын

Күрмичә үтеп китсәм,

Бакыйлыкка күчкәннәрнең

Белмәсәм каберләрен,

Яшәгәндә исәннәрнең

Тоймасам кадерләвен,

Кәгазьдәге ул теркәлү

Нәрсә генә бирә соң?

Син үзең дә бу турыда

Миннән яхшы беләсең.

Авылдашларны хөрмәтләп

Яшәдем мин электән.

Минем җаным тугачтын да

Авылыма береккән.

 

Гөлчәчәк Садретдинова

Сабак

 

Кулына чүкеч эләккән,

Сабыйга бар да – кадак.

Вакытында күрми калсаң,

Эшләрең, димәк, харап!

Эш коралын тота белү

Тормышта куя ярап.

Төшендер бары сеңдереп

Балага шуны җайлап.

Коймак та пешә кетердәп

Табаны торсаң майлап,

Эш-гамәлне кече яшьтән

Кылырга өйрән аңлап.

Үзең үрнәк булсаң бар да

Яшәрләр сине санлап.

Балачактан канга сеңсен

Олылар биргән сабак.

 

Җәүһәрия Шәрипова

Карамалым

 

Карамалым – минем туган авылым,

Су буенда үсә тал-тирәк.

Тирәгенә кунып кошлар сайрый,

Шул чагында өзелә лә үзәк.

Җанга якын Урта каенлыгың,

Киң кырларың, инеш буйларың.

Искә төшә бала чакларымда

Түшимәннән җиләк җыйганым.

Ихсан тауда күпме хатирәләр,

Уйнап узган безнең балачак.

Авыл башындагы Чаганлыгым

Колач җәеп каршы алачак.

Күз алдымнан бер дә китми минем

Карамалар үскән урамым.

Тәүге сөю, тәүге мәхәббәтне

Синдә таптым, әй, Карамалым!

 

Индия Мусина

Азнакаем

 

Азнакаем, туган җирем,

Һәр ягы таулар аның.

Киткәннәр дә сагынып кайта,

Еракта даны аның.

Азнакаем дан казанды

Табып җир асты маен.

Мул иген дә үстерә ул

Хезмәтнең белеп җаен.

Азнакаем, үрләр яулап

Биеккә күтәрелдең.

Эшчән халкың белән бергә

Җырларга әверелдең.

 

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев