Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Өчәүләп сыер саудык

Шулай бервакыт гаилә дусларыбызның энесе белән килене Казанга кунакка киттеләр.

Авыл җирендәге эшне, үзегез беләсез, тавык  та чүпләп бетерә торган түгел. Боларның өйләрендә гаилә дусларыбыз калды.

Иртән иртүк авылда эш башлана: сыер савып  көтү куу, тавык-чебешен ашату, каз-үрдәген инешкә озату... Кырыкмаса-кырык төрле эш белән көннең үткәнен дә сизми дә каласың. 

Беркөнне без дә аларга кунакка кайттык. Шашлык пешереп, табигать белән хозурланып, мунча кереп килергә иде исәп. Кич белән көтү кайтты. Хәзер сыерны саварга кирәк бит инде. Сыйныфташыбыз, дустыбыз Данияне дә чакырдык. Сыерлары чит кешегә түгел, хуҗабикәгә дә теләмичә генә саудыра икән.  Өчәүләп эш киемнәре киеп чыктык сыер саварга.  Башыбызга яулык чөелгән, аякка кем гәлүш, кем резина итек  кидек. Малкайның улагына ашарга салдык, ике арткы аягын тышаулап куйдык без моның. Даниябез башта имчәкләрен юды, аннары ике бот арасына чиләген кыстырып, эшкә тотынды. Хуҗаларның апасы – Лилия артта койрык тирәсендә мәшәләнә, ә мин башы янында. Алай-болай боргалана башласа, шәп штурман сыман ике мөгезеннән эләктереп, башын үземчә турылыйм тегенең.

Сыерның күзләренә карап ниләр уйлаганын  чамалыйм: “Уф, нинди түтәйләр инде болар, минем белән нәрсә эшләргә  җыеналар?”  Дания сыер сава торган чиләген читкә куйды, (тибеп очырмасын  дигәндәй  инде), хәзер инде Лилия  кулына чүмеч алды, шуңа сава белә тагын үзе. Сыерның “фикерләрен укуымны” дәвам итәм: “И-и-и озак та маташты, хуҗам булса, әллә кайчан савып, рәхмәт, малкаем, дип китәр иде инде...”

Әллә каян кигәвене килеп чыкты. Малкайның бот арасыннан чыкмый. Аяклары бәйләнмәгән булса, әллә кайчан  тоягы белән Лилиябезнең маңгаена берне бәргән булыр иде. Тәки савып бетергәнче түзәргә туры килде малкайга, нишлисең инде.

Сыерыбыз көйсезләнә башласа, Лилиябез тизрәк ирен чакыра башлый: “Кая  син? Тизрәк кил! Сыер Дания өстенә ава бит инде. Көчкә тыеп торабыз үзен, сыер чәүчәләнгәнне яратмый, ирләрне бөтенләй дә. Менә шулай маташа торгач, сыерыбызны тәки савып бетердек бит. Аягындагы, муенындагы бауны чишкәч: “Уф, тәки  котылдым бит мин болардан!” – дигәндәй, акаеп безгә бер карады да, горур кыяфәт белән яныбыздан китеп барды.

Менә шулай, җәмәгать, авылда туып үссәк тә күп еллар сыер сауган булмагач, онытыла икән. Өч хатынга  бер сыерны  савып кергәч, яңа сауган  җылы сөт белән  рәхәтләнеп көлешә-көлешә  кайнар чәй эчтек.

Берәрсе читтән генә сыер сауганны карап торса, бездән рәхәтләнеп көлгән булырлар иде. Шулай да сынатмадык бит, саудык.

Тик сыерның гына чын исемен белә алмадык, әллә “Җиләк”, әллә “Чия“ булды... Әмма дә сөте  тәмле дә, куе да үзенең, мактап туймаслык сөтлебикә!

Фирая ИСЛАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев