Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Нишләп әле мин бәхетсез булыйм, Йөрәгемдә кайнар ялкын бар...

Арнис Абдуллин иҗаты.

         Салмак чишмә

Өзеләме әллә бәгырьләрең,

Сагыш тулган Салкын чишмәгә,

Үкенече бармы әйтелмәгән,

Ташлар ярып чыкмас тикмәгә!

 

Бала чакның хәтирәсен кабат

Яңарта бит чишмә агышы.

Бер моң булып тыныч чылтыравы,

Әйтерсең лә, әнкәм тавышы.

 

Салмак кына агып ята бирә,

Юлы борма, китә еракка.

Әнкәй китте, бушап калды сукмак

Сагыш-яра салып йөрәккә.

 

         Туган ягым

Кошлар кайта җылы яктан,

Җиһан моңга күмелә.

Сандугачларның җырыннан

Назлар тула күңелгә.

Иркен болын, киң урманнар,

Туган як күңелле дә!

Җәүләп чыкмалы түгел

Аръягы күренми дә!

Сабый чагымны җитәкләп

Кайтам үткән елларга.

Чал кергән башымны иям

Яшьлек үткән юлларга.

 

           Халкым бар

Нишләп әле мин бәхетсез булыйм,

Йөрәгемдә кайнар ялкын бар.

Җирем, күгем, эчәр суым белән

Сыеныр өчен сөйгән халкым бар.

 

Татар булып яшим шушы җирдә,

Сөйләшергә ана телем бар.

Иркен сулап монда гомер итәм,

Баш очында аяз күгем бар.

 

Илһамланып туган шигырьләрем

Моңга салынсалар җырымда,

Бар көчемне биргән хезмәтләрем

Чәчәк атсын иҗат кырымда.

 

Кояш былып тусаң якты, нурлы,

Коендырсам тирә-юнемне,

Эчке дөньям саф чишмәдәй ургып,

Моңнарына төрсә көнемне,

 

Нишләп әле мин бәхетсез булыйм,

Йөрәгемдә кайнар ялкын бар.

Җирем, күгем, эчәр суым белән

Җырлап яшәр өчен халкым бар!

 

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев