Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Нәни бармагымнан тотып минем...

Якташыбыз, шагыйрә Хәлидә Галимова Укытучылар көненә багышланган шигырен тәкъдим итә.

Нәни бармагымнан тотып минем
Хәреф язарга син өйрәттең.
Зур тормышка булган хыял утын
Учак итеп миндә гөрләттең.
Каушап, куркып калсам кайчагында
Юл күрсәттең тотып кулымнан
Булдырасың, бала, әйдә алга
Алга атла тормыш юлыннан.
Үз балаң күк күреп якын иттең
Безнең өчен яндың, көйдең син.
Укыгыз сез, тырышыгыз, диеп
Белем ачкычларын бирдең син.
Чәчләреңә төшкән ак кырауда
Бардыр инде безнең өлеш тә
Балалар, дип һаман эндәшәсең
Үсеп буйга җиткән килеш тә.
Ак бәхетләр теләп һәрберсенә
Якын итеп кызы, улына
Мәктәп ишегеннән озатасың
Күпме бала тормыш юлына.
Рәхмәт сиңа, изгелек иясе
Укытучым, барсы өчен дә
Күпме яхшылыклар эшләгәнсең
Син бит узган гомер эчеңдә.
Яхшылыклар җирдә ятмый, диләр
Барысы да кайтыр үзеңә
Муллыкларга, бәхеткә төренеп
Килсен әле гомер көзең дә.

 

Хәлидә Галимова, Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев