Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

“Мин сине җибәрмим”

Чәй эчеп утырган Сара әби килененең усал итеп җикеренүеннән дертләп куйды. “Убырлы карчык, туясыңмы син, юкмы? Инде 5 сәгать өстәл буенда утырасың бит!” – дип, карчыкны җилтерәтеп, урыныннан торгызды. Әби капкан ипиен көчкә йотып , “Амин” тотарга да өлгерә алмый калды. Кая инде чәйне эчеп бетерү...

Килен Сара әбине үз бүлмәсенә куып керткәч тә тынмады: “Ник чыгадыр монда? Тагын бөтен җирне ипи валчыгы белән тутырган. Кем җыештырыр дип уйлый микән?”

Сара әби тар бүлмәсендәге иске диванга чүмәште. Иреннәре дер-дер килеп, күзләреннән  яшьләр акты.  Кая аның авылдагы рәхәт чаклары? Хәзер сагынып искә алырга гына калды.  Елап ни файда.  Килен аның гомер буе яшәгән өен саттырды.  Акчасы  күптән бетте.  Кемнең тупсасына кайтып егылсын инде бичара әбекәй... Баласы да бер генә – Шамиле генә булды.

Ире Салихҗан белән бик тату яшәделәр алар.  Салгаларга яратса да,  гаиләм дип тырышты ул.  Бик күп еллар тракторда эшләде.  Җирен дә сөрде, авылдашларының бәрәңге бакчасын да  эшкәртте, саламын, печәнен дә ташыды.  Кеше белән телгә килмәде, тыныч, басынкы холыклы булды. Тик озак яшәмәде шул...  Сараның бердәнбер куанычы булып Шамиле калды.  Шамил әтисенә ошап үсте. Мәктәпне тәмамлау белән  шоферлыкка укыды да, Чаллыга барып, эшкә урнашты. Галиясе белән дә шунда танышты.  Яшьләр икәүләп авылга кайтып  йөрделәр. Кыз үзен уңай  яктан гына күрсәтте.  Кайтып, уен-көлке сөйләшеп, чәйләр  эчү  белән  өйләр  җыештырып, тәмле әйберләр  пешерде. Улы өйләнәм  дигәч, Сара каршы килмәде, Галиянең ошатмаслык  җире юк иде кебек.

Матур итеп туйлар уздырдылар. Бергә яши башлагач та,  Шамилләр атна саен кайтып, булган эшләрне эшләп киттеләр.  Сара әби аларга карап, сөенеп туймый иде. “Ир баланың бәхете – хатыннан. Инде тигез булып, сау-сәламәт яшәсеннәр”, – дип теләкләр теләде.  Яшь  гаиләдә бер-бер артлы балалар туды.  Ипотекага өч бүлмәле фатир алдылар. Шамил эшләгән акча җитми башлагач, Галия эшкә чыгарга уйлады.  Балаларны карарга  Сара әбине алып килделәр.  Ул оныкларын бик ярата иде.  Тегеләре дә: “Әбием, әбекәй”, – дип кенә тордылар.

Шулай итеп бер ел вакыт үтеп китте. Ир белән хатын  үзара киңәштеләр дә, авылдагы өйне сатарга уйладылар.  Сара:  “Бала хакы”, – дип ризалашты.  Өй акчасы ипотеканың  күпмедер өлешен капларга җитте.  Шулай тату гына яшәгәндә килен балакайга нидер булды.  Песи кебек кенә йөргән  Галияне алыштырып куйдылар мени? Ул көннән-көн усалланды, кайнанасына теләсә-нәрсә кычкыра башлады.  Эшләгән һәр эшеннән гаеп тапты, пешергән ашын, юган идәнен яратмады Менә шулай этле-мәчеле яшәп ятканда, Сара әби күршесе әйткән сүзләрне исенә төшерде. “Ашыкмыйсыңмы, Саракаем? Өеңне сатканчы башта азрак бергә яшәп карамыйсызмы? Ошамаса, сагынсаң  кире кайтырсың. Ә йортың өчен кайгырма. Үзем күз-колак булып торырмын”, – дигән иде Разия. “Эх күршекәем, Синең сүзләреңне тыңлаган булсам икән.  Нигеземнән кубарга никләр риза булдым икән?” –  дип ничәмә- ничә мәртәбә әрнеп елады.

Менә шулай бер рәхәт күрмичә еллар узды.   Бер-ике мәртәбә Разияларга кайтып күренүне исәпләмәгәндә Сара  әбине башка  көйләп йөрмәделәр.  Оныклар да үсте. Оныклар карыйсы булмагач,  аның бөтенләй дә кирәге калмады.  Килен өйдән үк куа башлады.  Ана улыннан яклау эзләмәкче булды. Тик   Шамил өйдәге хәлләргә битараф калды кебек.  Йомшак характерлы иде шул. Эчтән әнисен бик кызганса да,  хатынын урынына утыртырлык бер каты сүз дә  әйтә алмады.  Юньле ризык, тәрбия булмагач, Сара әби көннән-көн ябыкты, бөрешеп калды.  Ашывының такы-токы булуына да түзәр иде әле, авылны, үз нигезен  сагыну  җилегенә үтте.

Бер көнне килене  эшкә киткәч, Сара түти  түзмәде, малаена сүз башлады: “Улым,  зинһар  мине авылга алып кайт! Күршеләремне, нигеземне күрәсем килә. Бик сагындым, атаң каберен дә карап килербез!” – диде.  Берничә көннән  Шамил әзерләнеп торырга кушты. Кайнанасының бәләкәй генә сумкасына әйберләрен җыйганын  карап торган килен башта кычкырып көлде,  аннан: “Ярар, бүтән монда килеп  йөрмәсәң дә була инде. Теләсә кайда  тор! Туйдым мин синнән”, – дип ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

Сара  әби машинага  утыру белән: “Аллага шөкер. Бу көннәрне дә күрәсем бар икән. Кайтам бит, авылкаем, кайтам!” дип  белгән догаларын укыды.  Гомер иткән  җиренә якынлашкан саен, үзендә ниндидер  җиңеллек, тынычлык тойды. Тик күзләреннән барыбер яшь китмәде.  Күршеләренең капка төбенә килеп туктадылар.  “Кемнәр икән бу? Кызлар кайтырга иртәрәк бит әле”, – дип  тәрәзә пәрдәсен күтәргән  Разия, машинадан төшеп килүче ахирәтен башта танымый торды. Аннан, ашыга-ашыга  каршыларына чыкты. Ике әби кочаклашып, башта бер-берсенә карашып тордылар.   Сара әбинең  җыерчыклар каплаган битеннән бертуктаусыз яшь  тамчылары тәгәрәде.  Аны мондый хәлдә күргән  Разияның да күңеле  күңеле нык  тулган иде.  Хәлләр алып, чәйләр   эчкәч, өчәүләшеп  зиратка барып килделәр.  Разия әйтүгә Шамил тиз генә  мунча ягып җибәрде.  Иркенләп мунчада юынып чыктылар.  Ахирәтләрнең сөйләшеп сүзләре бетмәде.  Елаштылар да, үткән гомерләрен искә алып көлештеләр дә.  Икенче көнне иртән күрше апасына рәхмәтләр әйтеп, Шамил өйгә кузгалырга вакыт  җиткәнен искәртте.  Ахирәтенең төс-кыяфәтенә  карап, Разия  аның  шәһәрдәге тормышын күзаллаган иде инде. Авылда  болай да ишеткәләгәне булды.  Ул катгый бер карарга килеп: “Мин сине беркая да  җибәрмим, ахирәт! Өем болын чаклы. Утын ягасы, су ташыйсы юк.  Әйдә кал!  Бергә яшәрбез, бер-беребезгә иптәш булырбыз”, – дип Сараны кочып алды.  Шамил ни әйтергә дә белмичә бермәл аларга  карап торды. Анасының: “Улым, мин сезгә бармам инде. Разия да  кал, ди. Китмәм, ахрысы”, – дигәнен ишеткәч,  тамагына төер тыгылды.  Калтыранган тавыш белән: “Әни, мине  гафу ит инде!  Сине  яклый да, саклый да алмадым. Чит кешегә калдырып китә димә берүк. Мин сезне ташламам. Кайтып булышып йөрермен!” – диде дә, шалтыраган телефонын тотып, өйалдына чыгып китте.

Әбекәйнең еллар буе  әрнетеп, тилмертеп торган  проблемасы әнә шулай авылча бик тиз  һәм гади генә чишелде дә куйды.  Ике әби Шамилне капка төбендә кул болгап озатып калдылар. Сара әби ябык куллары белән ахирәтенә тотынып, улы киткән якка әле бик озак карап торды.

Фирая  ИСЛАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев