Әллә нишләде әле бу дөньялар...
Тирә-юньне төрле авырулар, эшсезлек, битарафлык басты. Иртәгесе көнгә бернинди ышаныч, өмет юк. Кешеләрнең йөзендә борчу, арыганлык.
Бу кәбисә елы бар халыкның хыялларын пыран-заран китереп, яшәүгә булган соңгы өметен дә урлап бетерде тәмам. Көн-таң атса- бер начар хәбәр, көн-таң атса - моң, зар...
40-50 яшькә дә җитмәгәннәр күпләп кырыла башлады соңгы елларда. Әле бит шөкер, сугышлар юк, ни дисәң дә, илебез тыныч, имин. Әмма бу тыштан караганда гына шулай кебек. Ә ныклабрак игътибарлый башласаң... Бу биологик-бактериологик афәт сугыштан да куркынычрак икән, ләбаса.
Башта короновирус дип, инде хәзер үпкә ялкынсынуы дип диагнозлар куя-куя кешеләрне мәңгелек йортларга озаталар. Хәтта кечкенә генә шәһәрләрдә дә бер көнгә икешәр-өчәр кеше вафат булган көннәр бар.
“Үлемнән курыкмагыз” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, һич кенә дә бу сүзләр белән килешә алмыйм. Ничек инде үлемнән курыкмаска була? Үзеңнең, якыннарыңның көннәрдән бер көнне бу якты дөньядан китәсен уйлауга ук тәнгә ниндидер бер салкынлык үрмәли, калтырау ала. Бу араларда, чыннан да, югалтуларны бик еш ишетергә туры килде шул, кызганычка каршы...
Бер көнне кич белән кесә телефонымны караштырып утырам. Ни күрим, озак еллар ягулык салу станциясендә бергә эшләгән дус кызым үзенең статусына: ”Әнием, бүтән син миңа беркайчан да: “Кызым!” -дип яратып дәшмәссең инде...” дип язып куйган. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Бер мәл дус кызыма хәлен сорап шалтыратырга кулым бармады. Ахыры, бөтен кыюлыгымны җыеп, көчкә-көчкә, елый-елый аның белән сөйләштем. ”И-и-и, Гөлчәчәк, - ди дустым, - белсәң иде әнине югалтуның ничек авыр икәнлеген... Бигрәкләр дә үкенечле булды бит... Эх, вакытларны кирегә кайтарып булса, эшләремне
ташлап булса да яннарына йөгерер идем...”- дип такмаклаган дустымны юатырдай сүзләр таба алмадым. Яшьләрем бугазыма тыгылды. Баксаң, әнисе вафат булырга берничә минут кына аралашканнар икән алар. ”Әллә нишләп хәлем китеп тора әле кызым. Йөрәк борчыгач, ашыгыч ярдәм чакырттым. Алар укол ясады. Менә хәзер манма тиргә батып ятам”, - дигән әнисе дустымның. Үзе ул көнне ягулык станциясендә сменада булу сәбәпле, әнисен тынычландырырга тырышкан: ”Ятыбрак тор инде, әни, бәгърем”,-дигән. Ун минут үткәнме-юкмы, әнисенең хәлен сорамакчы булып, телефонын кабат җыйган, әмма инде соңга калган шул...
Шул ук көнне шушы хәбәрне ишетер алдыннан үземә авылдан әнием шалтыратты. Без ул вакытта икенче авылдагы бакчабызда эшләр караштырып йөри идек.
“Кызым, әллә нишләп кенә бәлеш тыгасы иттем, иренмәсәгез кайтып урарсыз бәлки?” -диде. Аңа каршы: ”И, әни, өй алды бүлмәсенә осталар тәрәзә куярга килергә тиешләр иде шул, өлгерә алсак кайтырбыз”- дидем. Ләкин осталар соң килү сәбәпле, кайтып булмады, әнине кабат кисәтергә туры килде. Ярый инде, авылдагы апамнар килеп сыйланып киткәннәр әнинең тәмле бәлеше белән. Ләкин шул көнне кайта алмау күңелдә ниндидер бер төер булып калды. Элегрәк укыган “Өч кыз”әкиятендәге ваемсыз кызлар кебек хис иттем никтер үземне. Ә иптәш кызымның әнисенең вафатын ишеткәч, бу хис тагын да үсеп, эчкә генә сыймый, күз яшьләре булып бәреп чыкты. Елыйм да елыйм, һич кенә тынычлана алмыйм. Әнигә шалтыратып, озак кына сөйләшкәч, бу халәт ничектер җибәрде тагын үзе. Яшь барган саен күңелләр нечкәрә диюләре хактыр, күрәсең. Юкса, читләрнең борчуын да йөрәккә бу кадәр якын алмас идем дип уйлыйм кайчак. Ничә генә яшьтә булуга карамастан, якыннарны бер дә җибәрәсе килми шул, озаграк яшәтәсе килә. Газиз әткәй-әнкәйләрне бигрәк тә! Берсендә шулай авылда өй җыештырып, идәннәр юып йөрим.Чират өй алдындагы бүлмәгә дә җитте. Шунда җыештырганда авыр гына
иске чемодан күземә чалынды. Эчендә ниләр барын беләсе килеп, әнигә эндәштем. Ник эндәшкәнемә үкендем ахырдан үкенүен. Әни бәгырькәем әлеге чемоданга үлемтек кирәк-яракларын тутырып куйган икән. Һәрбер нәрсәсен пөхтәләп, тәфсилләп язып... Һәрбер баласына таратыр өчен хәерлекләренә кадәр әзерләп... Эх. әни, әни, белсәң иде син шул минутларда минем ниләр кичергәнемне! Хәер, белмиме соң! Ул бит безне ярты сүздән, күз карашыннан тоеп, аңлап тора җаныкаем...
Әлеге язманы язганда да күзләремнән яшьләрем мөлдер-мөлдер агып, битләремне юды. Эх, шушындый авыр сынаулар булмаса икән лә ул җир йөзендә... Әмма бернишләр хәл юк, барыбыз да бу дөньяга вакытлы кунак буларак кына килгәнбез. Тик шул хакта еш кына онытып җибәрәбез. Бер-беребезгә күңел юатырлык сүзләрне әйтергә оялабыз, ә соңыннан терсәкне тешләрдәй булып үкенәбез.
Якыннарыбыз янда чакта кадерләрне белешеп, кунакларга йөрешеп, гомерләрне заяга уздырмасак иде!
Гөлчәчәк Садретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев