Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Үлеп терелгән эт кыйссасы

(Хикәя)

Идрис өстәл янына килеп утыруга, хатыны Рәмзия, еламсыраган тавыш белән, сүз башлады:

– Җәмилә апа кергән иде. Теге нәрсәкәй ике тавыкларын буган.

– Тагын ычкынгамыни?

– Ычкынган шул. Тәки шуны хәл итә алмадың. Бөтен күрше-тирә белән ачуланышып бетәбез инде. Узган атнада Сәлах абыйларның казын ботарлап ташлаган. Кәефеңне кырмыйм дип әйтмәгән идем. Булмый бит инде болай.

Әйе, болай яшәп булмый инде. Идрис моны белә, аңлый. Ни гаҗәптер, катгый карарга гына килә алмый. Сунарчы Габделхәй белән дә сөйләшеп куйган иде, аттыру турында, әллә ничек ул уеннан кире кайтты. Вәлине рәнҗетермен дип шикләнде.

Яман хәбәрдән соң тынычлап ашап утырып буламы соң инде? Идрис ике йодрыгы белән өстәл читенә док итеп төртеп алды да, кызу гына атлап чыгып китте. Аның нияте мал табибы Самат белән белән сөйләшеп карау иде. Бәхетенә каршы, ул өйдә булып чыкты. Ишек алдында утын өеп маташа иде.

– Самат энем, сиңа килми булмады. Бер сөйләгән идем инде, хәтерлисеңдер. Җәфаламый гына хәл итеп булмыймы шуны? Аттырасым килми, нигәдер күңелем шомланып тора.

– Ә-ә-й Идрис абый, таптың аптырар нәрсә... Бер укол бирермен, шик кенә итәр. Өченче көн югары оч карга Зәкиләрнекенә кадаган идем, тыны да чыкмады. Көзгә кадәр түзмәдегез, ә?! Тиресенә кызыгып йөри идем. Рәхәтләнеп өч бүрек чыгачак бит, билләһи...Ярар, кайта тор, малай да өйдә, хәзер барып җитәрбез.

Идрис юл буе, эченнән генә, улы Вәлине сүгеп кайтты. “Вәт юньсез малай, тәки әйткән кермәде. Карамасаң берәрсенә бир, җан җәфалама дип ничә кабатладым. Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы...”

Бу ыгы-зыгының сәбәпчесе – Вулкан атлы, бозау чаклы эт иде.

Ниләр генә кыланып карсалар да, аны бәйдә тотып булмады. Муенын чылбыр белән дә урап карадылар, ышкылып чи җәрәхәт күренә башлагач, җәлләп, тагын каеш муенсага күчтеләр. Ничек җаен таба торгандыр, әмма ике-өч көнгә бер мәртәбә Вулкан бәйдән ычкына иде. Ә тоткынлыктан котылган этнең нинди эшләргә сәләтле булуы билгеле инде.

Монда бер генә юл – этне юк итеп кенә котылып була иде. Ләкин аны Вәли күрмәгәндә, ул эштә вакытта эшләргә кирәк. Улының күңелен яралаудан курка иде Идрис. Әле кайчан гына үлеп ярата иде бит ул аны. “Әти, көчек алыйк әле,” – дип күпме ялынды. Әтисе озак тарткалашты. Песи белән эт халкын Идрис яратмый иде. Моның сәбәпләре турында аның бик күп уйланганы булды. Кайбер кешеләр эт, мәче дип шәһит тәгәриләр, ә аңарда җирәнү хисе генә. Күңеле каты дияр идең, моңлы җыр ишетсә дә, күзе дымлана, чит кешегә каты итеп эндәшергә читенсенә. Мөгаен, төп сәбәп – аның үткәнендә, ярым ялангач булып хәтергә уелып калган малайлык елларындадыр.

Ятим үсте ул. Әнисе, Идрискә яшь ярым тулар-тулмас үпкәсе шешеп, дөнья куйган. Әтисе районда ниндидер җитәкче эштә иде, атналар буе кайтып күренмәде. Малай тулысы белән әбисе тәрбиясендә яшәде. Ә ул йортта төп хуҗа – үги бабай иде. Үги кыз баласы булгангамы, тормышлары такы-токы булгангамы, бабай Идрисне өнәп бетермәде, бик кага иде.

Менә аның биш яшьлек чагы. Уеннан соңарып кайта. Инде караңгы. Бабайның күзенә чалынмас өчен (арт якка каеш эләгә) ул мыштым гына аралыкка чума. Еш кына шунда йоклап та китә. Анысы бер хәл, барыбер нигә кайтмады дип эзләүче юк. Үзәккә үткәне – мич арасында песи хакимлек итә иде. Нинди акылсыз мәче булгандыр, аның бөтен пычрагы шунда була торган иде. Хәзергәчә аңлый алмый, шундый шапшак нәрсәгә ничек түзеп торды икән әбиләре? Әнә шул чаклардан песи халкын күрә алмас булды Идрис. Җирәнә-җирәнә киеменә буялган шакшыларны юганнары әле дә хәтерендә.

Этләрне нигә яратмас булды соң әле?

Бабасының бурзай эте бар иде. Ул аны ияртеп каравылга йөрде. Кирәкле мал булганлыктан, эт тәрбиядә торды, ырылдый-ырылдый симез сөяк кимергәнен Идрис еш күрә иде. Ә ятимгә...

Көнләште бугай Идрис ул эттән. Тора-бара көнләшү яратмау, күрә алмау хисенә әверелде.

Улы: “Әти, эт алыйк әле,” – дигәч, кырт кисте:

– Шул гына җитмәгән иде.

Берничә ай узгач, үтенеч кимендә бер йөз чамасы кабатлангач, яклап хатыны да кушылгач кына йомшады.

– Яхшылап карарлык булсаң гына... Миңа эт тизәге күрсәтмәгез!

Вәлинең дә, сеңлесенең дә куанычы елга булып акты. Көчекне бик кадерле зат итеп, иркәләп үстерделәр. Токымы шундый идеме, адәм баласы күрмәс кадер-хөрмәт тәэсире булдымы, Вулкан өстәл биеклеге эт булып җитеште.

Бу мавыгу дүрт-биш елдан артмады. Быел, комбайн ярдәмчесе булып эшли башлагач, Вәли этне бөтенләй ташлады. Әтисе берничә мәртәбә сукранып, ачуланып караса да, файдасы тимәде. Вулкан тулысынча әниләре Рәмзия карамагында калды. Кызлар да әйләнеп карамадылар. Аларның игътибары үсә-бара икенче якка авышты. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Вулкан еш кына бәйдән ычкынып, күрше-тирәләргә каза сала башлады.

Нидер сизенгәндәй, капкадан Саматлар күренүгә, Вулкан буылып өрергә тотынды. Якын килү турында уйларга да мөмкин түгел иде.

– Идрис абзый, үзең бәйләп куймасаң булмас бу. Капчык та алып чык, башына кигезербез, – дип кычкырды мал врачы.

Эт хуҗасына карышмады.

“Әй хайван, хайван, нигә килгәнемне белмисең шул,” – дип сөйләнә-сөйләнә Идрис Вулканны коймага урап бәйләп куйды, капчыкны башына кигезү нияте белән эткә якынлашты һәм... Нигә карыйсы итте ул бу күзләргә? Абау, ходаем, аларның матурлыгы. Ышаныч һәм ялвару төсләре кушылган ике коңгырт түгәрәктә күк йөзе, кояш аермачык булып балкып тора. Чип-чиста, мөлдерәмә, акыллы күз карашы Идрисне өтеп алды, ул күңел түрендә нәрсәнеңдер шыртлап өзелгәнен тойды, имәнеп китте. Үз-үзен белештермичә, айкала-чайкала болдырга таба атлады.

Хатыны биргән салкын суны эчкәннән соң, зиһене сөзелеп кенә ачыклана башласа да, этнең ялтыравык күзләре уеннан китмәде.

Үз куллары белән шул матурлыкны бетерүдә катнашамы ул? Ничек элегрәк карамады ул бу күзләргә? Эт күзендә күңелне актарып ташларлык гүзәллек бар дип сөйләсә дә ышанмаган булыр иде.

Идрис, ныклы карарга килеп, кире тышка укталганда, эт, кыска гына итеп, чинап куйды. “Бетте, җитешмәдем. Пик кенә итә дигәне шушыдыр инде,” – дигән уй бөтен тәнен пешереп узды.

Әйе, ул соңарган иде.

– Булдырдык. Нашатыр спирте тутырдым, тиз хәл итә ул, – диде Самат, эт гәүдәсе салынган капчыкны капкага таба сөйрәп. – Үләт базына илтеп ташларбыз.

Мотоцикл тавышы тынып, шактый вакыт узгач та, Идрис ни тере, ни үле хәлдән тиз генә чыга алмады. Үз-үзеннән җирәнү, нәфрәт тойгысы укшытыр хәлгә

җитеп, тамагына килеп төелде. Ул үзен коточкыч зур җинаять эшләгән кеше итеп тойды.

Атна буена ул өйдәгеләр белән сөйләшмәде. Йортта, мәет чыккандагы кебек, авыр, шомлы тынлык хөкем сөрде. Аның кичерешләрен аңлап, Рәмзия дә сүз катарга базмады.

Эшкә барганда-кайтканда да Идрис эт оясы торган якка карамаска тырышты. Ни хикмәттер, үз-үзеннән чиркану хисе кимемәде, ә бәлки көчәя генә барды. Иң рәнҗеткәне – улының битарафлыгы, алай гына түгел, ваемсызлыгы булды. Атна үтсә дә, Вулкан кая дип сорамады. Хәер, ул аның юклыгын сизмәде дә бугай.

Идрис Вәлинең таш бәгырьле булуында үзен гаепләде. Ярата иде бит ул көчеген. Кайсы елдан, кайсы көнне башланды соң борылыш? Эх, Вулканның теге чактагы күзләрен күрсәтергә иде аңа. Тетрәнер иде микән? Идрис эт-мәчене яратмый икән, сәбәбе күп. Ә рәхәттә, сый-хөрмәттә үскән Вәли кебекләргә каян килә күңел катылыгы? Ихтимал, җан ияләренең, берәр зыян салганчы, күзләренә карарга кирәктер.

Дөньяда могҗизалар еш була диләр. Акылга сыеп бетми торганнары да шактый, имеш. Идриснең әрнү-сагышларын Тәңре ишетеп кызгандымы, мал табибы кадаган сыекчаның гайрәте кайткан булганмы, Вулканны үләт базына илтеп ташлаганнан соң алты көн узгач, әкиятләрдә генә очрый торган вакыйга булды.

Кичке эңгер-меңгер вакыт. Идрис ишек алдына бүселеп чыккан агачтан шомырт җыя иде. Кинәт бәрәңге бакчасы яклап бер эт шәүләсе шуып үтте. Идрис баскычтан егылып төшә язды. Үз күзләренә үзе ышанмады. Күмгәннән соң терелеп кайтучы өрәкләр булуын ишеткәне бар иде барын, ә менә үзең очрау...

Икенче көнне, бөтен гаилә иртәнге табынга җыелгач, Идрис каты итеп әйтеп куйды:

– Картаеп үлгәнче эткә тырнак белән дә чиртмисез. Үзебез ни ашасак, шуны бирәсез.

Вулкан бу хәлләрдән соң алты ел яшәп үлде. Әлбәттә, ул элеккеге сыман ут уйнап торган елгыр маэмай түгел иде инде. Аммиак үзенең җимергеч эшен эшләп өлгергән иде.

Нахакка рәнҗетелүне белдерепме, бабалары каны кузгалыпмы, Вулкан төннәрен бүре тавышлары чыгарып улый торганга әйләнде. Бүре булып улаган эт йортка бәхетсезлек китерә дисәләр дә, Идрис сүзендә нык торды, кактырмады, суктырмады.

Армия срогын тутырып кайтып кергәч тә, әтисе Вәлине бәйдәге эт янына алып килде:

– Вулканның күзенә кара, улым...

Илдус Гыйләҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев