Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Күршеләр корпоративы

Фәгыйлә апа күптән лаеклы ялда

Бераз саф һавада йөреп керү нияте белән ул ишек катына килә. Шулчак ишектәге кыңгырау шалтырый. Ишекне ачып җибәрсә, ишек төбендә ике кыз басып тора, ә аларның кулларында Кыш бабай рәсеме төшкән пакетлар. Кызлар исәнләшеп, кулларындагы бүләкләрнең берсен Фәгыйлә апага бирәләр һәм бүләк алганлыкка кәгазьгә имзасын куярга кушалар.

— Сез кайдан соң, кызлар?— дип сорап ала Фәгыйлә апа.

— Без — волонтерлар, сезгө Яңа ел бүләге китердек, — диләр кызлар бертавыштан.

Артык төпченеп тормыйча, рәхмәтен әйтеп, ачык ишекне ябып, бераз аптыраган кыяфәттә аш бүлмәсенә уза Фәгыйлә апа.


— Ииии, рәхмәт яугырлары, эшләгән җиремнән җибәргәннәрдер инде. Бер дә болай ук зурлаганнары юк иде, капчык тутырып күчтәнәч җибәргәннәр. Пешергән өчпочмакларым да суынырга өлгермәгән әле, Ходай биргән күчтәнәч белән, күршеләремне чәйгә чыкырыйм әле, — дип уйлап ала һәм күршеләрен үзенә дәшә.

Тиз генә табын әзерли, килгән күчтәнәчләрне тәлинкәләргә салып өстәлгә тезә. Ул арада күршеләр кереп җитә, чәйнек тә үзенең кайнап чыкканын белдереп, сызгырып тавыш бирә. Әминә апа табынга алып кергән кайнар кыстыбыен өстәлгә куя. Майшәкәр әби дә чәк-чәк пешергән икән, шуны алып кергән. Өч күрше шулай тәмләп, чөкердәшеп чәй эчәргә
керешәләр. Әминә апа сөйләшеп утырганда, үзенә дә эш урыныннан Яңа елга бүләк килергә тиеш икәнен әйтеп ала, ә балалары бәйрәм күчтәнәчен иртән үк китереп киткәннәр икән. Фәгыйлә апаның фатир номеры — 45, ә Әминә апаныкы — 54. Баксаң, теге кызлар фатир номерларын бутап, Әминә апаның бүләген Фәгыйлә апага биреп киткәннәр икән бит. Бу очракның асылын белгәч, өч күрше дә көлешеп алалар.

— Ярар, бик күңелле генә утырдык, заманча әйтсәк, күршеләр корпоративы ясадык. Шулай җыелып утырырга Ходай безгә бер сәбәп насыйп иткән. Бер очрашу — үзе бер гомер. Дус, тату яшәүләргә ни җитә бу дөньяда, — дип куя Әминә апа.

Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев