Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Көтеп алган мәхәббәт

Язмышлар.

Нәзирә сәгатенә күз салды. Эш тәмамланырга ун минутлап вакыт бар иде әле. Ул әкрен генә кайтырга җыенды. Көне буе кәгазь тузаны иснәп утырган Нәзирәнең саф һавага чыккач башы әйләнеп киткәндәй булды. Бүген төшке ашка да өенә кайтып тормады, Казанга отчетлар өлгертергә кирәк иде. Баш бухгалтерның ярдәмчесе ул.

Көтәр кешесе юк, шуңа күрә ашыкмый гына, кибетләргә керә-керә, җәяү атлады. Ике бүлмәле фатиры шәһәр уртасында. Яраткан эше бар, яхшы хезмәт хакы ала. Әмма хатын-кыз бәхете кирәк аңа. Яше дә бара бит, 31 не тутыра, ә ул – ялгызы.

Ашап-эчкәч, Нәзирә залга чыгып, телевизорын кабызды. Анда моңы җыр агыла иде:

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы...

Нәзирәнең дә булды бернече мәхәббәте. Җырдагыча, Агыйдел сылуы – Актаныш егете. Институтта бер курста укыдылар, бер тулай торакта яшәделәр. Дүрт ел очраштылар. Дулкынлы кара чәчле, озын буйлы егет иде. Илнур авылларына кайтканда юлда авариягә очрап һәлак була. Нәзирә аны өзелеп ярата иде, шуңа югалтуны бик авыр кичерде.

Һәр көндәгечә, Нәзирә эшен тәмамлап, кайтырга чыкты. Бүген җәяүлисе килмәде. Автобус тукталышына атлады. Басып торганда, ул кемнеңдер карашын тойды, әмма борылып карарга базмады. Шунда озын буйлы, дулкынлы кара чәчле чибәр егет аңа үзе килеп дәште:

– Исәнмесез, автобус ничә минуттан килә?

Алар шулай сөйләшеп киттеләр. Нәзирәгә аның каршында Илнур басып торадыр кебек тоелды. Автобуста да сүзләре дәвам итте.

Егет кыз белән бергә төште. Ул Рамазан атлы булып чыкты. Шулай сөйләшеп бара торгач, Нәзирәнең өенә дә кайтып җиттеләр.

– Без иртәгә очрашырбыз бит әле? – дип сорады егет.

– Әйе, – диде кыз.

Бүгенге очрашу Нәзирәнең күз алдыннан китмәде. Бигрәк Илнурга охшаган иде егет. Кыз йөрәгендә Рамазанга карата очкын кабынганын сизде.

Иртәгәсен ул якты хисләр белән уянды. Эшкә дә ашкынып-җилкенеп барды. Тизрәк кич җитүен көтте. Эш сәгате тәмамлануга, тукталышка очты. Ә анда Рамазан көтеп тора иде.

– Әйдә, җәяү генә кайтабызмы? – диде егет.

Кич искиткеч иде! Алар сөйләшә-сөйләшә шәһәр урамы буйлап атладылар. Рамазан үзе турында сөйләде. Аңа 32 яшь икән, өйләнмәгән.

Егет Нәзирәне бер күрүдә ошатты. Хыялында йөрткән кыз нәкъ шундый иде. Берничә айдан ул аңа тәкъдим ясап, яшьләр туй ясадылар.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев