Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Күкәй бәйрәмен сагынып сөйләргә калды

Айгөл Вәлиуллина иҗаты.

Элек-электән туган авылымда бик күңелле йола яшәп килә. Без бәләкәй чакларда "Күкәй бәйрәмен" балаларның язгы ялларында оештыралар иде. Дөрес алдагы көндә "дәрә" җыялар. Дәрә нәрсәме?

Дәр-дәр дәрәгә,

Иртән торып сабанга,

Бөрсекөнгә сөрәнгә.

Ай, диләр, вай, диләр,

Бу апаны бай, диләр.

Абыстайлар, түтәйләр!

Чыгарыгыз күкәйләр!

Менә шулай һәр йортка кереп, чаң сугып, ризык сорап йөрү. Кем ни бирә ала инде. Аннан су буенда карга боткасы пешерәләр. Балаларга төрле уеннар оештырыла.

Икенче көнне күкәй җыябыз! И, аны көтеп алып, күкәй җыярга чыгабыз дип әзерләнеп тә куя идек! Сумкаларның өзелми торганын табып, иртәрәк ятып йоклыйбыз. Минем букчам сары төстә. Әниләребез, әбиләребез дә бу бәйрәмгә үзләренчә әзерләнәләр. Күкәйләрне кызарталар. Бар кешенең суган кабыгына кызартырган булыр иде алар. Ә безнекеее!!! Ал төстә, я кызыл төстә, чөнки миңа шулай ошый иде. Бу минем теләк.

Бер кызык хәл дә булып алды әле бервакыт. Иртән торып, сумкаларымны тотып (аның эченә берәр пакет салырлар иде «нәвсәки ыслучай»), иртән, дуслар белән чыгып киттек. Без авылның иң түбән очында яшибез. Авыл 2 чакрымлы. Авылның уртасына җиткәч, букчам тулды бит, барыр хәл юк. Киттек югары очка. Кечкенә вакыт. Югары очларны белеп тә бетермим. Бер апаларга кердек.

-И, балам! Кем кызы син?

-Гомәр кызы! - мәйтәм.

-Синең энең белән сеңелең дә бар бит? Менә аларга да бирим әле, - дип, болай да авыр букчама өч күкәй өстәде.

- Сумкаң авыр. Калдыр. Әтиең килеп алыр, - ди бу.

Миңа шул гына кирәк! Калдырып, эчендәге пакетын алып, тагын киттем бит, малай!

Шулай итеп, ике чакрымлы авылның ике чакырымын да үтә язып, сазга батып (ничә тапкыр егылганмындыр, анысын хәтерләмим), ватык күкәйләрем белән өйгә әйләнеп кайттым.

Өйдәгеләр кайткач тикшерергә яраталар бит инде. Кайда кадәр бардың? Анда кадәр барыыып! «Өч өйне сикереп, дүртенчесенә генә кердеңме әллә, күкәең аз!» - дип көлгәннәре дә истә. Бала бит инде. Теге күкәйле букчаны онытканмын. Икенче көнне искә төште:

- Әнием, мин сумканы кемгәдер калдырдым. Әмма, исемнәрен белмим.

Авылда әйбер югала димени инде. Ике көннән соң күкәйле букчамны әниемнең эшенә китереп биргәннәр иде. Белсәгез ул күкәйләр өчен ничек кайгырганымны!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев