Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Хыялына тугры Рания

Зур сәхнәгә күренеке артистлар Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакировларны биргән як Азнакай.

Аларның иҗаты белән рухланып, күпме яшьләр театр юлыннан киткән һәм милләтебезгә армый-талмый хезмәт итәләр. Редакциябезнең бүгенге кунагы – якташыбыз, Минзәлә дәүләт драма театры артисткасы Рания Җиһаншина.

– Рания, кызларның кайсысы гына артистка булу турында хыялланмый икән! Синдә бу теләк ничек уянды?

– Мин Азнакай шәһәрендә икенче бала булып дөньяга килдем. Беренче елавымны ишетү белән әтием: «Минем бу кызым артист булачак!», – дигән. Аның сүзләре фәрештәләрнең: «Амин!» – дигән чагына туры килгән, ахыры. Кечкенәдән Галиәскәр Камал театры артисткасы Люция Хәмитнең уйнавына соклана идем. Һинд кинолары карап, мин дә артист булам дип, аларча жырлап-биеп йөри идем. Кызганычка каршы, биш яшем дә тулмас борын әтиемне үтерделәр. Әнием бер ялгызы ике кызын кочаклап калды. Аннары берничә елдан ул Татшуган авылына кияүгә чыгып, без шунда яңа әтиебез Рәшит белән яши башладык. Әтиебез безне беркайчан какмады, үз балаларыдай яратты. Анда ике ел яшәгәч, энебез Раил туды. Сәләт миңа әнием һәм әтиемнән килгән. Әнием шигырләр, бәйрәмнәргә сценарийлар яза. Әтием бик матур итеп жырлый торган булган.

– Сәхнәгә беренче адымнарың кайчан салынды?

– Мәктәптә ел саен театр атналыгы уза иде. Һәр класс бер спектакль куя. Бик яратып уйный идем шуларда. Алтынчы сыйныфта укыганда Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектакле белән район конкурсында беренче урынны алдык. Әлмәткә җибәрделәр. Мин сарык бәтие булып уйнадым. Бәти башлыгын әни сарык тиресеннән тегеп бирде. Жюрида Г.Камал театры артистлары иде. Безне бик мактадылар, анда да беренче урын бирделәр. Ул спектакльне класс

җитәкчебез Рузилә апа Шәйхулова куйган иде. Чаллыга киттек, әмма анда җиңә алмадык, костюмыгыз начар диделәр.

– Димәк, нәни чактагы хыялың мәктәп елларында тагын да ныгыган?

– Тугызынчы сыйныйфны тәмамлагач, әнием белән Казанга театр училищесына киттек. Ләкин, кызганычка каршы, имтиханнар башланган иде, без соңга калганбыз. Мәктәпкә кире кайтмыйм дигәч, Азнакайдагы 8 нче мәктәпкә, өч фәннән имтихан тапшырып, милиция классына укырга кердем. Аны бетергәч, Алабуга мәдәният училищесына – режиссер-педагоглар әзерләү бүлегенә юл тоттым. Үзең теләгән һөнәргә уку бик зур бәхет икән ул, чөнки һич тә хокук сакчысы буласым килмәгән иде. Режиссер-педагогыбыз Камил Мөҗипов (ул хәзер пенсиядә инде) безне актерлык осталыгына да, режиссерлыкка да өйрәтте. Сәхнә теле буенча укытучым Тәҗрия апа Җәләевага рәхмәтлемен. Ул саф татарча, сәхнәчә сөйләшергә, шигырь уку алымнарына, тагы бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Минем бүгенге уңышларымда аларның өлеше бик зур.

– Ни өчен Минзәлә драма театрын сайладың?

– Өченче курста укыганда һәрберебез, режиссер буларак, бер өзек куйдык һәм аларда уйнадык. Безне карарга Минзәлә дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов та килгән иде. Шунда ул мине эшкә театрга чакырды. Диплом алу белән Минзәләгә киттем.

– Чын сәхнәгә аяк басканда алган беренче тәэсирләрең?

– Анда мине бик жылы каршыладылар. Коллективны да бик ошаттым. Иң беренче уйнаган ролем – Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" спектаклендә малай роле иде. Бер елдан Л.Кудряшовның "Акча, акча, акча" әсәрендә Римма исемле кызны уйнадым. Бу зур роль иде. Мин аны уңышлы башкарып чыктым. Өч елдан соң Минзәлә егетенә кияүгә чыктым. Кызыма – 8, улыма 7 яшь. Кайнанам да, ирем дә балалар дип өзелеп торалар. Шуңа күрә

гастрольгә барганда бала калдыру проблемасы булганы юк, Аллага шөкер.

– Ә курчак спектакленә ничек кереп киттең?

– Мин декреттан чыкканда, безнең театрда балалар өчен курчак спектакльләре куела башлады. Яңа режиссерыбыз Альберт абый Сәхәбетдинов мине курчак тоту, уйнау серләренә өйрәтте. Шулай итеп, мин балаларга спектакльләр күрсәтә башладым. Г.Тукай әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Тапкыр кәҗә турында әкият" спектаклендә әби белән карганы уйнадым һәм без "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә республикабызның театр сәнгате өлкәсендәге иң зур бүләген – "Тантана" премиясен алдык.

– Аеруча яратып башкарган ролең бармы?

– Иң яраткан ролем дип мин Островскийның "Яшенле яңгыр ("Гроза") әсәрендә Варвара ролен атар идем. Ул иң авыр рольләремнең берсе булды.

– Күңел түреңдә йөрткән иң якты хыялың бармы?

– Һиндстанга барып, анда кинога төшү. 6 яшьтә туган бу хыялым белән һаман янам әле.

– Иҗатыңда уңышлар сиңа, Рания!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев