Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кеше акыллары бардыр...

Әниемнең әнисе – Мөсаллия әбием ялгызы яшәде.

Ялгызы дип әйтү дөрес тә булмас иде.  Чөнки аның үзе белән бергә картайган мәчесе, кәҗәләре бар иде. Әбием кәҗәләренә исемнәре белән дәшә .  Эт урынына артыннан ияреп йөргәне – “Иркә”, икенчесе  – Мүкләк.  Ни өчен  исемнәре шундый  диярсез. Бер кәҗә бәтие  мөгезсез булып туды.  Әбием аңа  әллә нинди исемнәр биреп карады, әмма  бәти бер исемне дә ошатмады. Шулай итеп аның исеме үзеннән- үзе Мүкләк булып калды. Исемен бик яратты тагы үзе. Әбием урамга чыгып: “Мүкләк, син кайда әйдә кайт инде!” – дигән сүзне ишетүгә йөгерә-йөгерә кайтып та җитә иде.  Ул елны  әбиемнең кәҗәсе  өч бәрән китергән иде.  Өч бәрәннең берсен – Иркәне  әнисе бер дә яратмады, имезмәде, сөзеп кенә җибәрә иде.  Әбием аны  шешәдән имезеп, үз куенында үстерде.  Сөтен эчеп бетерү белән Иркә  әбиемнең куенына кереп ята иде дә, рәхәтләнеп йоклап та китә иде.  Әбием кайда гына барса да Иркә  артыннан тик ияреп йөрде, кечкенә көчек диярсең. 

   Шулай бервакыт җәй көне әбиемнәргә кунакка килдем.  Ишек, капка бикле, кәҗәләр ишек алдында. Әбием артыннан калмый торган Иркә дә өйдә хәтта. Күзләре шундый моңлы үзенең  Ишек келәсен әллә ниләр кыландырып, әйләндерә-әйләндерә бәйләгәннәр. Аны көчкә ачып, ишегалдына узырга җыенуым гына  булды, Иркә  мине этә-төртә  урамга чыгып йөгерде. Әй элдертә генә югары очка таба. Ә мин аның артыннан чабам.  Бер капка төбенә килеп туктады бу, мөгезе белән генә капканың келәсен күтәреп ачты да, ишек алдына кереп тә китте.  Мин дә аның артыннан. Баскыч төбендә  күп кенә хатын-кыз аяк киемнәре тезелгән.  Аңладым: ниндидер әбиләр ашы монда. Иркә   баскыч төбенә  килеп басты да, селкенми дә әбине көтә башлады.   Шактый көттек. Берәм-берәм әбиләр чыга башлагач, Иркәнең  ничек сөенгәнен күрсәгез.  Әбиемә галошын киергә дә ирек бирми: бер алдына, бер артына  төшә.  Урамга чыгуга “Мә - мә” ди-ди  әбиемә зарланырга  тотынды. Әбием аны тынычландыра:

 –Я, тынычлан инде, әйтеп киттем бит мин сиңа Бибинурларга ашка барам дип, ә син үпкәләгән буласың  “Өйне сакла, озак тормам!” –  дидем. – Булды, булды, балакаем, тынычлан инде. Кеше акыллары бардыр монда. Каян беләдер диген  туп-туры Бибинурларга килгән.Шундый  инде ул,әллә истән сизә,кая гына барсам да, эзләп таба, мине күрмичә кайтып китми, сабыем. Өйгә кереп китеп, озаграк чыкмый торсам да  мөгезе белән ишеккә төртә башлый.

 Кәҗә дә тынычланды, әбием янәшәсеннән тыныч кына атлады.  

   Әбием бик картайды, аңа 88 яшь тулды.  Әти белән әни үзара сөйләштеләр дә, яшәргә үзләре янына алып килергә уйладылар.  Ике авыл арасы бик ерак.  “Карт песиемне, ике кәҗәмне алырга риза булсагыз гына барам”, – дип шарт куйган әбием.

  Шарты үтәлде. Әбием безгә яшәргә килде. Кәҗәләрен әнидән саудырмады. Савып керә иде дә, җылы көенчә безгә эчәргә бирә иде.

 –Кәҗә сөте бик файдалы, шуны эчеп кенә озын гомерле булдым, балалар, – дип безнең сөтне эчеп бетергәнне көтеп тора иде.

   Кайбер көнне әбине жәлләп, кәҗәләрне әни саварга дип килсә, Иркә кыбырсый, алгы аяклары белән җиргә шап та шоп бәрә башлый иде. Әмма әбиебез нык картайгач, кәҗәләрне  барыбер  әниебез сава башлады, аларның  сөте бик нык кимеде.  Бердәнбер көнне  иртә белән әбиебез  кулына чиләк, 1-2 телем ипи тотып  кәҗәләрне тикшерергә чыгып китә. Ипи кисәген ашатып, кәҗәләрен савып керүгә, әнкәй дә йокыдан уяна.

– “Кәҗәләрне саумыйча сөтләрен бетергәнсең, ашарларына аз биргәнсең, алар бик ябыкканнар” дип әбиегез мине пыр туздырды, – ди әнкәй.

 Әбиебез 91 яшендә үлеп китте.  Суярга жәлләп, Мүкләкне сатып җибәрделәр,  ә Иркәне сөте файдалы дип калдырдылар. Кызганыч, кәҗәбез 1-2  генә ай яшәде дә, гел ашамас булып, ябыгып, ямансулап китеп барды.  Без, балалар, бик кызганып еладык аны.  Хайваннар да үзләренең яраткан хуҗабикәсенең юк икәнен сизә икән шул... Кинәт кенә балачактагы шушы вакыйгалар  искә төшеп китте.

 

 Фирая Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев