Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күңел тарлыгы

    Бәдриямалны яшь көенчә хатыны үлгән ике балалы карт иргә кияүгә бирделәр.

    Уртак аларның өч балалары туды. Иренең иярә килгән балалары үсеп җиткәч чыгып киттеләр дә суга төшеп юк булгандай, бер тапкыр да туып-үскән йортларына кире кайтмадылар.

    Бәдриямалның үз балалары да үсеп, кызы Айгөл Ташкент якларына кияүгә чыкты. Бер улы Октябрьскийда өйләнеп, шунда төпләнеп калды. Килене еш кайтып кайнанасына ярдәм итте. Ана җанлыклы бала иде. Ирләр эше дип тормады: бәрәңгесен дә утыртты, алган бәрәңгесен салырга базын да казыды. Бәдриямал апаның Хәнифе армиядән кайткач, авылда калды, әнисе белән бергә яшәде. Киленгә дә җиңелрәк булды.

    Хәниф бик сабыр, акыллы иде. Ул авылның уңган кызы Гөлнурга өйләнде. Матур гына яшәп киттеләр. Гөлнур авылда балалар бакчасында пешекче, ә Хәнифе механизатор булып эшләде. Аларның бер-бер артлы ике кызлары туды. Ә кайнана киленгә карата бик явыз булды. Көн-төн талады, яшәргә ирек бирмәде:

    – Хәерче, син минем улыма тиң түгел, – диде.

    Беркөнне килене ике баласын алып, әтисе өенә кайтып китте. Ә ире Хәниф ялгыз кош шикелле каңгырып йөрде дә, читкә чыгып китте. Гөлнур китә алмады, аның олы яшьтәге әтисе бар иде. Аны ялгыз калдырырга теләмәде. Ире дә әйдә дип кыстамады. Кайнанасы –Бәдриямал апа берьялгызы калды. Әбинең янына кызы сирәк кенә булса да кайткалап китә иде. Олы килене белән малае никтер кайтмаска әйләнделәр.

    Еллар үтә торды. Хәниф беркөнне туган авылына кайтып төште. Ул өйләнгән иде. Ике баласы: кызы белән улы бар. Алар әниләре белән озак тора алмадылар. Әби балаларын сыйдырмады. Башка чыгып торырга мәҗбүр булдылар. Әйбәт кенә яшәп ятканда Хәниф Лениногорск юлында кеше бәрдергән. Суд аны Себер ягына шартлы ирекле утыруга хөкем иткән иде. Гаиләсе дә аннан калмады.

    Хәнифнең беренче хатыны Гөлнур авылдашын, үзеннән дүрт яшькә кечерәк Габбәсне йортка кертте. Бер-бер артлы уллары, кызлары туды. Алар ару гына яшәгәндә башка сыймаслык, бөтен авылны шаккаттырырлык хәлләр булды. Гөлнурның беренче иреннән ике кызы үсеп буй җиткерделәр. Бер кызы институтны тәмамлап, мәктәптә укытучы булып эшли башлады. Күрше авыл егетенә кияүгә чыкты, ә икенче кызы институтта укыганда авырлык килепме, башы авыртуга сабышты. Аның киләчәге өметле, ул шигырьләр дә яза иде.

    Беркөнне Гөлнур бу кызының авырлы икәнен белде. Тикшерә башлагач, иренең хыянәте ачыкланды. Моны Гөлнурга кече кызы җиткерде. Ана кеше нишләргә дә белмәде. Кайгысыннан акылдан шашар хәлгә килде. Сабый дөньяга килде. Әллә Гөлнурга авыру

    кызын карарга, әллә сабыйны үстерергә? Ярый олы кызы белән кияве аңарга ярдәмгә килде.

    – Әни, баланы үзебез карарбыз, – диделәр.

    Алар сабыйны үзләренә алдылар, үз балалары кебек тәрбияләп үстерделәр. Гөлнур аптырады, нишләргә дә белмәде. Ирен куып чыгарса, башка балалары ятим кала. Ул тешен кысып, Ходайдан сабырлыклар сорады. Иренең явызлыгы, кабахәтлеге чәчен ап-ак итте. Ире моның белән генә тукталмады,читкә йөри башлады.

    – Матурлыгы дисәң, матурлыгы, гәүдәсе дисәң, гәүдәсе юк, ничек хатын-кызлар аның белән уртак тел табалар да, нәрсәсенә кызыгалардыр инде, – дип сөйләнделәр авыл кешеләре.

    Беркөнне Бәдриямал әбинең улы Хәниф гаиләсе белән авылга кайтып төште. Аларны күргәч, әби чак хушын югалтмады. Алар бер атна да бергә тора алмадылар.Тавыш чыкты. Балалары күршеләренә кереп, берничә көн яшәделәр дә китеп бардылар. Бәдриямал әби күршеләренә кереп тә тавыш чыгарып йөрде. Улы Хәниф бу юлы әнисенең сүзенә карап, хатыныннан аерылмады. Алар шул китү белән юкка чыктылар. Себердә торып калганнар икән дигән сүзләр дә, Башкортстанга кайтып урнашканнар дигән сүзләр дә йөрде. Зур килене белән малае да олыгайдылар, кайта алмый башладылар.

    Бәдриямал әби дә бик картайды, миченә ягарга утыны да булмады. Ул шундый кызганыч хәлдә калды. Күршеләре, артыннан йөреп, колхоздан бер бүлмәле фатир алып бирде. Ул шунда яшәде, авырый башлады. Күрше әбисе кереп хәлен белеп торды. Әби үлгәндә дә:

    – Кызым кайтмадымы? – дип сораган диделәр. Балалары әниләреннән, әниләре балаларыннан риза-бәхиллек алып калмаганнар. Күрәсең, балаларының бәгырьләре шул дәрәҗәдә каткан булган. Шулай булса да, ата-ананы сатып алмыйлар. Әниләргә ачу саклап йөрмәскә, гафу итәргә кирәк иде.

    Беребез дә картлык көнебезне уйламыйбыз, картлык килмәс сыман тоела. Ә ул килә икән, килә икән! Яшәгән гомерләребез матур, сагынып сөйләрлек булсын иде. Гөлнур апа белән Хәниф абыйларның язмышлары да бөтенләй башка төрле булыр иде. Икесе дә сабыр, эшчән кешеләр. Бәдриямал әби араларына кереп, тормышларын бозмаган булса, алар да бик бәхетле яшәгән булырлар иде.

    Гомер юлларыбызны катлауландырмыйча, якыннарыбызга мәрхәмәтле булып, акыл белән уйлап, әти-әниләребезнең, балаларыбызның кадерен белеп яшәсәк иде.

    Сәрвәр ХӘНИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: