Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

КЕЧКЕНӘ УМАРТАЧЫ. Ухтияр Илюхин

Ухтияр Илюхин иҗаты.

– Соңга да калдык бугай инде, – диде Таһир абый атын җигеп бетергәч. Алар улы белән урман аланлыгына урнашкан колхоз умарталыгында кундылар. Өч чакрымдагы күрше авылның урта мәктәбенә шуннан гына юлга чыктылар. Бүген 1 сентябрь, бишенче сыйныфта укуын башлый Хәйдәр. Атны юл буе ашыктырып барсалар да, барыбер соңга калдылар. Укытучы Хәлимә апа барысын да аңлатып биргәч, кибеттән җитмәгән уку әсбаплары алып, өйләренә кайттылар.

Хәйдәр мәктәптән авылына кайтканда умарталык аша үтеп, әтисенә булышты.

Җиденче сыйныфны бетергән җәйнең башында Таһир абыйны колхоздагы төзелешкә күчерделәр, ә Хәйдәрны Вагыйзь абыйга ярдәмче умартачы итеп куйдылар.

Хәйдәр хәзер колхозчы, иртүк әнисе әзерләгән ашамлык букчасын күтәреп, умарталыкка җәяү бара.

Хәйдәр учак ягып су кайнатырга куйды. Алдагы көнне кышын бик дымланып чыккан ояларны чиста, коры умарталарга күчергәннәр иде. Вагыйзь абыйсы белән 5 умарта оясын кайнар су белән пешекләп, юып киптерергә куйдылар. Шуннан соң, Хәйдәр аш пешерергә кереште. Ашарга әзерләү, җыештыру аңа йөкләнгән. Шулай ук урманнан төтенләгечкә черек агач җыюу, төтенләгечне кабызып эшләтү дә аның бурычы. Тагын ул гына башкара торган эш – агач ботагына сырган бал корты күчен җыеп төшү. Бу эш бик катаулы, зур саклык сорый. Бердән, баскыч куеп, күч сырган биеклеккә менәргә кирәк, бер кулда – төтенләгеч, икенче кулда – зур агач кашык. Шул корал белән ашыкмыйча, ипләп кенә, яфракларны аралап, гөрләп торган умарта күчен икенче ботакка эленгән тустаганга тутырасы. Иң

мөһиме – баскычтан егылып төшмәскә, корт гаиләсенең анасын югалтмаска. Алайса, ансыз яңа умарта оясы яши алмый.

Гомумән, умарталыктагы барлык төр эш тә зур төгәллек һәм саклык сорый. Боларны Хәйдәр яхшы белә.

Бүген барлык рамнарны да тикшереп чыктылар: ана корт уллар салганмы, кәрәз тишегендә әз генә булса да бал ялтырыймы? Күргәннәрне журналга язып куйдылар.

– Беренче умартаны карамадык бит?

Яшь умартачының соравына Вагыйзь абыйсының җавабы болай булды:

– Энекәш, ул умартаны яз көнне омшанниктан чыгарганда төшереп аудардылар. Шуннан бирле бу оя иң усал сугыш чукмарына әверелде. Аңа беренче кагылсак, калганнары да тузына. Шуңа ул “агрессорны” иң соңыннан, бер көн үткәч карарбыз.

Берәр юлчы умарталыкка кагылса, бу вакытта эш тукталып тора. Бүген урман хуҗасы Тимер абый керде. Биләмәләрен тикшереп чыккач, туктый ул монда. Зурлар сөйләшеп утыралар, икесе дә фронтовиклар. Хәйдәр учакта чәй кайната. Карлыган яфраклары салсаң, чәй бигрәк тәмле була.

Берничә умарта өстендә меңләгән корт өере барлыкка килде. Умартачылар күч җыярга әзерләнә башладылар. Кунак та атын җигеп, саубуллашып урманына кереп югалды. Ике күч буй җитәрлек агач кәүсәсенә сырылды, аларны Вагыйзь абыйсы җыя. Ә берсе һавада һаман әйләнә. Хәйдәр аны күздән ычкындырмый. Сайлый торгач, күч үзенә вакытлы “аэродром” – ике метр биеклектәге имән ботагы тапты.

Хәйдәрнең эше бармый. Саксызлык күрсәтеп, күчнең яртысы аска коелды һәм алар дәррәү бимазалаучыга ябыштылар. Хәйдәр агачтан төшеп, өйгә кереп качты. Чишенеп, тәнен салкын су белән юса да, авыртуга түзәрлек түгел. Усал күчне җыяр өчен Вагыйзь абыйга сырган ботакны кисеп, аскарак төшерәсе булды.

Кичен өйгә кайткач, әнисе Хәйдәрнең тәненнән 29 корт угы алып, йод белән эшкәртте. Һәр шөгыльнең үзенә күрә кыенлыклары бар шул.

Иң авыр һәм иң кызыклы эш – ул кортлар җыйган табышны оялардан алып, медогонкада суырту. Бал исе башны әйләндерә. Умарта кортларының гүләве – 100 скрипкалы оркестр мыни!

Бу көнне ярдәмгә колхоз идарәсе ике кеше бирә. Берсе бал тулы рамнарны ташый, ә икенчесе исәп-хисап алып бара.

Умарталарны кышка әзерләү вакытында Хәйдәр катнаша алмый, уку башлана. Шулай да, ул мәктәптән авылына умарталык аша кайта, әзрәк булыша.

Октябрь азагында Хәйдәр, гадәттәгечә, мәктәптән соң умарталыкка кагылды. Калын ястык булып, аяк астына түшәлгән яфракларны кыштырдатып, умарталык аланына барып җитте. Пәрәвез җепләрен битеннән сыпырып, күзен ачкан иде, алан буш. Умарталарны кышка җылы подвалга керткәннәр. Шыксыз бушлыктан Хәйдәрнең бугазына төер утырды, күзләренә яшь тыгылды. Җәй көнне атына торган таганын агачка бәйләп куйды да, киләсе елда да чакырсалар иде дигән өмет белән, кечкенә умартачы авылына юл тотты.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев