Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Картлык

Халидә Галимова иҗаты.

Әни икмәге

Иртән торып әни ипи сала,

Борыннарга керә исләре...

Бала чакның якты хәтирәсе –

Әниемнең җылы икмәге.

Суынмыйча торсын әле диеп,

Тастымалың алып ябасың,

Ә күзләрең һаман тәрәзәдә,

Кайтып кермәсме дип баласы.

Бисмилласын әйтеп кискән чакта

Икмәгеңнең һәрбер телемен

Уең белән безгә таратасың,

Безне сыйлыйсың син, беләмен.

Кабат-кабат тагын күәс баса,

Иртәгесен кайтмый калмасмы,

Әниләрнең ризык теләүләре

Саклап йөртә әдам баласын.

 

Картлык

Карап кала идем әбиләргә:

“Әбәү, бигрәк күңелсез!” – диеп,

Арка бөкре, аяк кыеш-мыеш,

Йөриләр үкчәсез түфли киеп.

Булмый мени, диеп, инде шунда

Төз һәм матур итеп йөрергә.

Үз-үзеңне көненә бер тапкыр

Көзгеләргә карап күрергә.

Килде бер көн, карыйм көзгеләргә,

Төшкән җилкә, арка бөгелгән,

Аяк килә лыштыр-лыштыр,

Үзем барам кыштыр-кыштыр,

Үкчәләрдән бер егыла язгач,

Күчтем әкрен генә галушка,

Фырт эшләпә урынына яулык

Килде инде хәзер алмашка.

Ир-ат дигән дөнья көферләре

Сирәк сүз кушалар үземә.

Авыз ерып, бер эңдәшим дисәм

Теш юклыгы күренә көзгедә.

Шулай дуслар, күреп карчыкларны

Минем кебек борын чөймәгез,

Картлык дигән ул имансыз нәрсә

Килмәс әле миңа димәгез!

 

Сарлыма

Чит җирләргә чыгып китсәм,

Сагынуым арта тора,

Туган җирем һәрчак мине

Үзенә тартып тора.

 

Куш-та:

Әй Сарлым, Сарлым, Сарлым,

Син минем туган ягым,

Изге җирем, ямьле Ыгым,

Синнән якыны бармы?!

 

Ялан аяк төшеп урыйм

Чал Ыгым сукмакларын,

Эзләп-эзләп таба алмыйм

Балачак учакларын.

 

Битем юсам суларында,

Тыңласам тургай моңын,

Арта моңым, ташый дәртем,

Уң була барыр юлым.

 

Ак яулыклы апалары

Күрешә ике куллап,

Озатып кала өянкеләр

Хәер-фатиха теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев