Карлыган куагы
Әбиемнең бакчасында, урам як койма буенда, зур гына карлыган куагы үсә иде.
Кызара башлау белән шуның җимешләрен миннән олырак малайлар койма ярыгыннан тартып чүплиләр, әбигә һич тынгылык бирмиләр. Ачуланып куып кына җибәрә, тагын килеп җитәләр. Чәй эчкәндә дә тәрәзә аша шул карлыган куагын күзәтә иде әби. Малайлар әби белән әйткәләшеп тә алалар.
– Карт кешегә сүз әйтмәгез, телләшеп рәнҗетмәгез. Рәнҗешем төшәр, – ди торган иде әби аларга.
Беркөнне шул малайлар капка төбенә мине чакырдылар. “Сөйлә әле. Әбиең безгә нәрсә диеп әйтә?” – дигәч, мин дәртләнеп сөйләргә тотындым. Болар чырык-чырык көлә башладылар. Артымда әби тыңлап тора икән. Кай арада чыгып җиткән!
Малайлар көлешә-көлешә китеп бардылар. “Мин булып кыланасың икән әле, арт ягыңны кычыткан белән чактырам”, – дип, әби кычыткан алырга киткән иде, ярты юлда туктап калды, кызуы бераз сүрелде, ахыры.
Әби белән карлыган куагы да картайды, җимеш бирми башлады. Аңа башка тигән кеше дә булмады. Шук малайлар үсеп җитеп, тормыш арбасына җигелделәр. “Мин кемгә кирәк инде хәзер?” – дигән кебек, карлыган корыган ботакларын тырпайтып утыруын дәвам итте.
Хәмит Басыйров
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев