Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җирдә сөю бар, сөю яши!

    Язмышлар

    Кем уйлаган, язмыш тәгәрмәче шундый кискен борылыш алыр дип… Ә бит, кичә генә бар да башкача иде. Иртән торуга, теше бераз сыкрап торуын исәпкә алмаганда, бергәләп түгәрәк өстәл артында гөрләшеп чәй эчтеләр. Аннан кайсы кая – балалар мәктәпкә, кечкенәләре бакчага, Гөлия белән Данир эшләренә таралыштылар.

    Төшкә таба Гөлиянең яңагы шешә башлады. Инде табибсыз гына үтәр дигән уйларга чик куелды, җитәкчесеннөн хастаханәгә җибәрүен үтенде. “Квартал отчетларыңны кем тапшыра? Бүген соңгы срок икәнен оныттыңмы әллә?” дигән дорфа җавап ишетүгә, Гөлия теш кайгысын онытып, кабат эшкә чумды. Кайтыр вакыт җиткәндә инде күктә йолдызлар кабынган, җир өстенә караңгылык иңгән иде. Даниры машина белән килеп туктауга, ул тиз генә алгы утыргычка кереп утырды да, ут булып янган яңагын куллары белән каплады. Бары өйгә кергәч кенә Данир Гөлиянең инде йомылып бетә язган күзен, алагаем булып шешкән яңагын күреп, “аһ” итте. Монда инде “Ашыгыч ярдәм” чакыртмый чара калмады.

    Гөлияне караучы дежур табиб башын чайкап, шелтә сүзләреннән яудырды: “Сез нәрсә, шушы чиккә җиткәнче йөрергә ярый мени?!” Ул авыртуны басучы укол ясап, ни үле, ни тере хәлдә булган Гөлияне тынычландырырга ашыкты: “Бар да яхшы булыр!” Тик, табибның фаразлары чынга ашмады шул, ашмады. Авыру тешнең төбенә үлек җыелган, җыелып кына да калмаган, баш миенә кадәр зарар салган иде. Әйтерсең, тешне алып атканны гына көткән әлеге мәкерле авыру. Гөлия башта ниндидер җиңеллек тойды, аннан дөм караңгылыкка очты.

    Авыр озын төннән соң кабат көн туды. Яз килгәнен сизенгән чыпчыклар чырык-чырык килеп хастаханә тәрәз төбендә биештеләр.

    Кояш та авыруларның хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй, үзенең нурларын тәрәзләр аша палаталар эченә юнәлтте. Гөлия генә күрмәде дә, ишетмәде дә аларны. Әйтерсең лә, аның өчен дөнья шушы урында туктап калган иде. Табиблар бик озак көрәште хатынның гомере өчен. Исән калды Гөлия, әмма янып йөргән хатынны гүя кырау сукты. Гөлиясенең баш миендәге тайпылышлар Данирны да чарасыз итте. Ике ут арасында калды ул. Бер якта авыру хатын, икенче якта кечкенә балалар. Мондый очракта күпләр язмышка кул селтәп, хәмергә үрелә, я үз-үзенә кул сала, я булмаса, кадалып китегез дип, барысын да ташлап, өйдән чыгып китә.

    Юк алай итмәде Данир. Гомер иткән хатынын, балаларын җиде юл чатында ташлап китү уена да кереп чыкмады аның. Үлсә дә, бу адымга бармаячак ул. Бөтен булган көчен, акчаларын Гөлиясен савыктыруга сарыф итте. Гөлиянең теле булмаса да, аның белән сөйләште, китаплар, гәҗитләр укыды. Авыру итеп карамады. Им-томчыларга да, табибларга да йөртте. Тырышлык таулар күчерә диләр. Мәхәббәте, җылы карашы белән дә дәвалады ул Гөлиясен. Хатыны элекке халәтенә үк кайтмаса да, кыска-кыска җөмләләр төзергә өйрәнде. Башына әкренләп аңы кайтты. Бу таш өстендә гөл шытып чыгуга тиң иде. Хәтта күп авырулар күргән табиблар да шаккатты бу хәлгә.

    Гөлия озак дәваланулар аша үтеп, баскычлап-баскычлап булса да мәкерле авыруны җиңугә таба адым ясады. Янында ышаныч –терәге, мәңгелек мәхәббәте Даниры бар ич аның! Ничек инде аның тырышлыкларын күрә торып бирешеп торсын әле ул!

    Дөнья үзгәрә, битарафлык тамыр җәя дип тәкърарларга яратсак та, әле бүген дә,бәхеткә, менә шундый бер-беренә тугъры калган парлар очрап тора! Димәк әле җирдә сөю бар, сөю яши!

     

    Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: