Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Язмыш җилләренә каршы торып

Тормышта төрле язмышлы кешеләрне очратасың.

Авыру балаларын караучылар  очраткач, алардан гыйбрәт аласың, аналарның сабырлыгына шаккатасың.  Бала дигәч тә, сүз яшь бала турында бармый. 30, 40 яшьлек балаларын да үз кулларында йөртүчеләр бар. Коляскадагы ирем белән шундый физик кимчелекләре булганнарны дәвалый торган санаторийга барган идем. Гыйбрәт алырлык хәлләр бар монда. Мин гел күзәтәм: менә бер ана үзеннән тазарак та, озынрак та кызын  гел кочаклап тора.  Алар икесе бер агачтан үскән ботаклар кебек. Бер-берсенә сыенып кына йөриләр.  Сыенмасалар кыз авып китә. Икенче бер ана гел улын ияртеп йөри.  Сыкранмый да,  гел елмаеп кына йөри, мөселманча бәйләгән яулыгы аны таган да күркәм итә.  Тик күзләренә сарган моң-сагышны искәрми калу мөмкин түгел.

Рәхмәт инде Сезгә, балагыз өчен ничек көрәшәсез, – дидем бер көн аңа.

Хәзер Аллага шөкер инде. Күпме сырхауханәләрдә, табибларда булдык.  Бер табиб умыртка баганасын физик күнегүләр белән рәтләде. Бер күрәзәчегә барган идем ул: “Шушы балаңны тәрбияләвең өчен бәхет тоясың,  тормышың уңайланып тора, калганын ахирәттә күрерсең”, – диде.  Әле тагын ике балам бар.  Иптәшем кече җанлы, кешелекле булды. Шактый ирләр авыру баласын ташлап та чыгып китә. Ике балама да: “Үзегезгә  әйбер алганда энегезгә дә алыгыз ! Аны сөендерү сезгә дә сөенеч өстәр ”,  – дип гел әйтеп киләм.

Бу ана һич иренмичә һәркөнне бу баланы икенче каттагы дискотекага алып килә.  Анда тагын бер “кояш” бала бар. Алар икесе дөньяларын онытып бииләр,шатланалар. Аларны беркем дә гаепләми, чөнки алар шактый өлкән яшьтә булсалар да, сабыйлар.   Шунда ук  әнисе белән йөрүче бик чибәр кызны күрдем. Мин аны 18 яшьлек кенәдер дип белгән идем. Ул инде 30 яшьтән дә узып киткән икән.  Әнисеннән гел күзен алмый, аннан бер адым да калмый үзе.

Бу баланы карый-карый үзем дә авыруга сабыштым инде. Әтисе  калдырып китте: “Чирле бала белән кирәкмисең”, – диде. Башка бала да тапмадым. Бар гомеремне аңа багышладым. Үзем үлеп китсәм, кем белән калыр? Бер дус хатыным бар иде. Ул гел шул сүзне әйтә иде. Уйламаганда баласы үлеп китте. Аннан үзе гел елады да елады сагынып.

Шулай булгач, андый сүзләр сөйләмә, ул хакта уйлама. Әле үз аягында йөри, кашык тотып ашый, бик борчымый, – дим аңа.  – Әнә бер әби: “Шушы бала бәхете белән яшим. Шушы бала яшәтә мине”, – ди гарип кызы турында. Син шул әбине күр әле.

Киңәшләрем өчен рәхмәтләрен әйтеп хушлашты әлеге ханым. Аның күзләрендә өмет кабынды.  

Әйе шул, кешене яшәтү өчен дә, юкка чыгару өчен дә бер сүз дә җитә кайчак. Әйтергә генә ансат, бу аналарда күпме сабырлык, түземлек, әмма алар язмышның ачы җилләренә бирешмичә алга атлыйлар. Тик бирешмәсеннәр генә.

Әлфинур ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев