Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Яшлегемә кайтып барам әле

Хөрмәтле якташыбыз, юмореска остасы, шагыйрә Хәлидә Галимова иҗаты. Рәхим итеп тыңлагыз.

Яшлегемә кайтып барам әле

 

Яшлегемә кайтып барам әле

Туган якка, туган авылга.

Өянкеләр шаулап каршы ала

Алар да бит безне сагына.

Сәлам юллап күзләр тәрәзәләр

Карап кала үткән чагында.

Морҗалардан чыккан төтене дә

Туган итеп килеп сарыла.

Су буена төшкән сукмакларда

Кычытканнар кала шаярып.

Балачакның шуклыклары шунда

Искә төшә кабат яңарып.

Әремнәрнең исе якын җанга

Яшьлекләрне искә төшерә.

 Ничә тапкыр уятты шул мине

Әрем исе кереп төшемә.

Яшьлегемә кайтып барам әле

Хәтирәләр барлап күңелдә.

Әллә төтен исе, әллә юл тузаны

Никтер яшләр тула күземә.

Тәгәри гомер йомгагым.

Тәгәри гомер йомгагым

Ерак калды очлары.

Әзме калган, күпме калган

Кемнәр белә, дусларым.

Кечерәя бара йомгак

Сузылып кала җепләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев