Гөмбә җыям урманда
Сентябрьгә кергәннән бирле туктаусыз яуган яңгырлардан соң, ниһаять, түземсезләнеп көткән көнем – әбиләр чуагы башланды.
Ул көннәрдә мине беркем дә өйдә тотып тора алмый. Бар мәшәкатемне бер читкә куеп, табигать кочагына – урманга киттем! Кулымда – чиләгем, гөмбә җыерга исәбем.
Я, Ходам! Мондый матурлык, мондый хозурлыкны кайберәүләр төшләрендә дә күрмидер. Урманда – сап-сары, чып-чын алтын көз. Җир төрле төстәге яфраклардан үзенә матур келәм җәйгән. Минем, шул хәтфә келәм өстенә чалкан ятып, табигатьне, агачларны, бөтен җир йөзен күзәтәсем килә. Миңа беркем дә комачауламасын, беркем дә минем уйларымны чуалтмасын гына!
Әкрен генә җирдәге гөмбәләрне күзәтәм. Әнә, озынча сабаклы булып, зонтик гөмбәләре тезелгән. Бер, ике ,өч... Алар яшь, матур кызларны хәтерләтәләр. Каршымда – майлы гөмбәләр. Балаларын үзе янына җыйган ана каз кебек: уртада иң зурысы, ә тирә-ягында төрле зурлыкта вак матур гөмбәләр. “Ал мине, беренче мине ал!” – дигән кебек башларын сузганнар. Аяк астындагы яфрак келәмне кыштырдатып алга атлыйм. Әнә, яфраклар астына качып, бер ялгызы ак гөмбә үсеп утыра. Аннан ерак та түгел мин исемнәрен дә белмәгән
агулы гөмбәләр тезелешкән. Алар да бик матурлар. Нишлисең, табигать барысын да тигез итеп яраткан шул. Ә безгә ашар өчен агусыз гөмбәләр кирәк. Череп ауган каен кәүсәсендә өч-дүрт кенә опята да табып алдым.
Чү! Янымнан, әкрен генә шуышып, елан үтеп бара түгелме? Әйе, нәкъ үзе, мине күрмәмешкә салышып: “Тиеп кенә кара, мин агулы, үткер коралымны әзерләп куйдым, сак бул, миңа тимәсәң, мин дә сиңа зыян салмам!” – ди кебек. Ул күздән югалгач, җиңел сулап куйдым...
Ул арада баш очымда бер бәләкәй генә кошчык сузып-сузып җырлый башлады. Нинди кош булуын танымасам да, әй мактадым инде үзен! Күңеле булды тегенең, китми генә янымнан – әле бер агачка, әле икенчесенә күчә-күчә әкренләп сайравын белә.
Чиләкләрем тулгач, әзрәк хәл алыйм дип, бер агач төбенә утырдым. Табигатькә чыксам, дусларымнан аерылып шулай хисләнеп йөрергә яратам мин. Гомер үтсә дә, үземне берничек тә үзгәртә алмыйм. Төрле төсләргә һәм табигать нигъмәтләренә бай булган алтын көзне бигрәкләр дә яратам. Урманга барып, үземә яшәү көче, энергия алып кайтам. Күпме йөрсәм дә, арымыйм, туймыйм мин урманнан. Күкрәк киереп сулаулары рәхәт. Кошларны, табигатьне, саф һаваны, җимешләремне, гөмбәләремне – барысын да яратам. Урман кызы бит мин.
Фирая Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев