Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Гәлүш кенә димә!

Нинди генә бәйрәмнәр юк та, нинди генә атамалы көннәр юк хәзер, билләхи.

Әлеге дә баягы шул интернет челтәре булмаса, 4 нче февраль - "гәлүш көне" икәнен дә белми калыр идек, мөгаен! Авыл кешеләре өчен инде ул гәлүш иң “камфуртный” аяк киеме икәнен авылдан чыккан кешеләр барыбыз да белә булыр. Әле без яшь чакларда тышы ялтырап торган кызыл эчле гәлүшләрне мәдәният йортына дискәтүккә дә киеп чыга идек! Аякка да җылы, яңгыр мазар яуса, чыланмый да. Өйгә кайтканда арттан җегетләр куа башласа йөгерегә дә менә дигән! Бусы, әлбәттә, бераз гына шаярып алу булды.

Ә шулай да, гәлүшнең кайчан килеп чыгу тарихына тукталсак, иң беренче тапкыр ул 1831 елның февралендә Бостон шәһәрендә сатыла башлаган икән бит. Кайбер чыганаклар исә, көньяк Америка индеецлары тарафыннан уйлап табылган дип, исәпли. Шулай ук, аны Англиядә яшәгән Редли атлы кеше уйлап тапкан дигән фаразлар да бар. Ни генә булмасын, кеше өчен уңайлы булган бу аяк киемен бигрәк тә авылларда яшәүчеләр үз иткән. Хаттә, чын булса, Вильнюс шәһәрендә күкрәгенә гәлүшен кысып тоткан малай һәйкәле дә бар дип сөйлиләр. Менә бит, үзе гади генә аяк киеме булса да, халык тарафыннан ничек яратып кабул ителгән ул. Үзенә күрә, менә шундый кызыклы гына тарихы да сакланган.

Җәй көне авылга кайтсак, ишек алдына чыгуга үзебез дә шул гәлүшне аякка элеп, рәхәтләнеп элдерәбез. Пычырана калса да, юып куюга, озак та тормый кибә үзе. Бакчага чыксаң да, урманга фәләнгә бара башласаң да иң уңайлы аяк киеме шул! Ә әбиләр өчен ул бигрәк тә кадерле әйбер инде. Берәр кая бара башласалар, алар иң беренче ап-ак оекбашларын аның өстеннән ялтырап торган гәлүшләрен киеп куялар да, аккошлар йөзгән кебек әкрен генә кирәкле тарафка юнәләләр! Ул гәлүшләрнең эчләрендә башкаларныкы белән буталмасын өчен, тамга да салынган була әле.

Сабантуйларда исә, аякка олы гәлүшләр киеп йөгерү дә үзенә күрә иң кызыклы уеннарның берсе санала. Аягына бер дә гәлүш киеп карамаган кеше өчен бу уен, әлбәттә, бер дә җиңелләрдә түгелдер!

Менә шулай, гәлүш көне дигәннәре күңелдә әллә нинди хәтирәләрне уятты. Ярар, гәлүш көне икән, гәлүш көне булсын! Моннан безгә бер зыян да юк ич, шулай бит, дуслар!

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев