Әгъли маҗаралары
Ухтияр Илюхин иҗаты.
КАРАВЫЛЧЫ
Әглине вакытлыча сарык фермасына төнге каравылга куйдылар. Ул булган җирдә, әлбәттә бер-бер хәл булмыйча калмый. Иртән ферма мөдире биш сарыкның юклыгын ачыклады. Әглине бүлмәсенә чаккыртты һәм сорау ала башлады:
– Әгъли, биш сарык югалган. Син белмисеңме?
– Белмим.
– Ә мин беләм. Аларны урлаганнар. Синең эшең аларны саклау, кайда идең сарыкларны урлаганда?
– Ул вакытта мин күрше авылга карап тора идем. Күрмәдем.
ПЕШЕКЧЕ
– Балаларны бакчага илт, ашарга үзең пешер. Фарш холодильникта, дөге ярмасы шкафта, – дип, хатыны иренә эш кушып калдырды.
Әгълинең бүген ялы. Балаларны уятып, чәй эчертеп, киендереп бакчага илтеп кайткач, ул 3 литрлы чуен кәстрүлгә су кайнатырга куйды.
– Күпме салырга икән дөгене? Тәк, өчтән беренә ярма салсам, бер өлеш фарш, калганы – шулпа.
Суы кайнап чыккач, Әгъли аңа йодырыктан зуррак фарш кисәге, дүрт кешелек гаиләгә күп булмас әле дип, 1 килограмм дөге ярмасын салып, залга узып, телевизор кабызды.
Аш пешерүне контрольдән ычкындырмаска кирәк. Менә сиңа мә! Кәстрүл тулган. Әгъли аның яртысын икенче савытка бушатты да залга чыкты. Кухняга кабат керсә, тагын әкәмәт: кәстрүл янәдән тулган. Артык дөгене тагын аласы булды.
Кара инде син аны! Суган һәм башка тәмләткечләр салыйм дип, плитә янына килсә, савыт тагын тулган. Әрәм булды ашамлыклар. Барып чыкмаган ашны чүп чиләгенә бушатып, Әгъли бәрәңге әрчергә кереште.
УРМАНЧЫ
Мал духтыры Кәбиргә озын бакча коймасын ныгытасы булды. Аны нарат киртәдән генә сузарга уйлады. Моның өчен урманчы Әгъли белән сөйләшергә кирәк.
Тиешле “мәгәричен” куеп, кайдан агач кисәргә икәнен сөйләшеп, кул бирешеп килешкәч, Кәбир агай эшне озакка сузмады. Коймага җитәрлек киртә киңәйгән тыкрыкка кайтарылды. Кичен Әгъли килеп, агачларны үлчәгән булып, алдан хәстәрләп куйган спирт белән сыйланып та китте.
Ләкин үз дәрәҗәсен белгән Әгълинең сыйлануы моның белән генә бетми икән. Кәбир янына дүртенче кичне кергәч, аннан тәмам туйган мал духтыры спирткә әз генә эч сыеклата торган дару тамызды. Кәнагать кенә тамагын кырганнан соң, Әгъли саубуллашып чыгып китте.
Биш-ун минут үткәч, Кәбирнең 10 яшьлек улы тыштан йөгереп керде.
– Әти, бу Әгъли абый бигрәк мәзәк, бездән әкрен генә чыкты да сызгырып-көйләп урам буйлап бара иде, шуннан кинәт кенә кызулады, йөгерә үк башлады.
ХИСАПЧЫ
Колхоз бригадиры Әгълигә хисапчы эшен йөкләде һәм өйрәтү курсын иртәңге эшләр беткәч башлады да. Алар ат арбасына утырып, чөгендер басуына киттеләр. Бригадир саженын алып, Әгълигә тоттырды.
– Хатын-кызларга кишәрлекләр бүлеп бирәсе, яхшылап үлчә!
Бригадир арбасына утырып, атына дилгебәсе белән кагылды да, авылга таба кузгалып китте. Бригадир Әгълине басуның икенче башында көтә. Менә ул мышный-мышный килеп туктый.
– Я, Әгъли, үлчәдеңме басу озынлыгын?
– Әйе, үлчәдем.
– Ничә сажен булды инде?
– Мин санамадым, үлчәдем генә.
– Алайса кире теге якка барганда да үлчә, бу якка кайтканда да үлчә. Ике санны да дәфтәреңә язып куй. Чагыштырырбыз, – ди бригадир.
ЭЧӘРГӘ УРЫН ЮК
Пенсиягә чыкса да, Әгълигә эш табылып тора. Авыл техникасын ремонтлауны ул бик яратып башкара, бригадир да мактый.
Әгъли әвернә астына башын тыгып, ургычның кисү аппаратын төзәтеп маташканда, аның янына колхоз рәисе килеп баса. Хәлләрен сорашканнан соң, хуҗа әйтә:
– Әгъли, син тагын эчкәнсең бит! Эштә эчәргә ярамый. Я имгәнерсең.
– Иптәш прсидәтел, кайда эчим соң? Өйдә хатын тыя, кибет артыннан милиция куа, эштә ярамый. Айга менеп эчим мени?
– Ансын белмим, ләкин монда эчмә. Сәламәтлегеңне сакла.
– Аракы эчмәгәч, тәмәке тартмагач, мин мәңге үлмәм бит, алайса.
ӘГЪЛИНЕҢ УЛЛАРЫ
Эштән кайтса, Әгълинең өч улы ишек алдында тарткалашып маташалар. Берсе – Әглинең, икенчесе – хатынының ияртә килгән улы, өченчесе бу гаиләнең уртак мәһәббәт җимеше. Әти кеше, малайларының низагын үзе генә белә торган ысул белән чишкәч, өйгә уза да хатынына сөйли:
– Карале син аны, сугышыпмы-сугышалар. Ул иске самокат җәй буена берсенә дә кирәк булмады. Ә бүген өчесенә дә кирәк булган. Синеке белән минеке бер булып, безнекен кыйнап яталар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев