Җен егете хушын алган
Бу хәлләрне танышым Айсылу сөйләгән иде. Җен-пәри дип гәплә-шүләр үткәндә калса да, бу дөньяда ниндидер көчләр барлыгын искәртеп торучы затлар очраштыргалый икән шул.
– Яңа фатирга күчкәч, сәер хәлгә тарыдык, – дип башлады Айсылу сүзен. – Оялы булуыбызга куанып, кош тоткандай очынып йөргән чакларыбыз. Ирем иртән эшкә китә, мин нәни улым белән өйдә калам. Улыбыз бик көйсез, әллә көн белән төнне бутый шунда: төнлә рәхәтләнеп шаяра, ә көндез йоклый. Бер төнне кухняда нәрсәдер төшеп ватылды. Котым алынып, сагаеп тыңлап торганда, идәнгә дөмбердәп әйбер килеп төшеп, шундый тавыш тагын кабатланды. Иремә төрттем: “Уян әле, кухняда кемдер бар”. Ә ул: “Бала йоклаганда әзрәк йоклап ал”, – диде дә әйләнеп ятты. Нинди йокы ди, керфек тә кага алмадым. Иртән торгач карасак, тәрәзә төбендәге ике гөлем идәндә ята! Савытлары ватылган, туфраклары сибелгән, гөлләре сынган... Форточка да ябык, җил дә керә алмый, ничек төшкәннәр алар – аптырадым. Гөл савытлары авышрак утырган булсалар гына инде дип уйладым, әлеге үтә дә сәер хәлне үземчә шулай аңлатырга тырыштым. Аннан бик еш бастырыла башладым. Көн саен диярлек. Балам йоклагач, әзрәк ятып торыйм әле дип ятам да йокымсырап китәм. Беркөнне дә шулай йокыга киткәч, аермачык күрдем: уртача гәүдәле ир, әкрен генә басып килде дә, яныма менеп ятты. Кулларын күкрәгемә куйгач, буыла башладым. Ычкынырга, кычкырырга маташам – тавышым чыкмый, кымшана да алмыйм. Күпмедер газаплангач, көч-хәлгә ычкына алдым. Ә беркөнне бөтенләй һушсыз калдым. Шул ук ир ныклап бәйләнергә тотынмасынмы?! Үзем дә аның назларына бирешә башладым. Шул вакыт башыма гөжләтеп су койдылармыни! Аңым ачылып китте, белгән догаларымны укыдым һәм теге ир “шап!” итеп
идәнгә килеп төште. Аннан ак, йонлы әйбергә әйләнде дә юк булды. Шуннан соң гына иремә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Моңа кадәр сөйләмәгәнем өчен ачуланды. Ә мин аны ышанмас, туйганчы көләр дип уйлаган идем. Бу сәер дә, куркыныч та күренешләрне туган тиешле апабызга да сөйләгәч, ул: “Фатирыгызның элекке хуҗасын табып, аңа да әйтеп карагыз әле”, – дип киңәш итте. Шулай эшләдек тә. Ә фатир хуҗабыз элегрәк бу йортта бер егетнең асылынып үлгәнен, фатирны тынычлыгы булмаганга сатуларын сөйләп, безне телсез калдырды. Мин бөтенләй коелып төштем. Таныш-белешләр киңәше белән өебезгә мәчеттән мулла чакыртып, азан әйттереп, дога укыттык. Фатирыбыз шуннан соң гына тынычланып калды. Шулай да бу өйдән күңел кайткан иде инде, саттык без аны. Бүтән фатирга күченгәч үк Коръән укыттык. Һәр бүлмәгә шамаилләр элеп чыктык. Аллаһы Тәгаләгә якынайдык. Аның барлыгына, берлегенә, һәрвакыт ярдәм итәчәгенә, усал көчләрдән яклаячагына ныграк ышана башладык. Хәзер дә, ноутбукны ачам да, аятьләр тыңлыйм. Беләсеңме, Айгөл, элек мин мондый сәер хәлләргә бер дә ышанмый идем. Башыңа төшсә, башмакчы буласың диюләре хак икән. Ә Коръәннең көчен әйт син, сөбеханаллаһ! – дип тәмамлады Айсылу сүзен.
Айгөл Вәлиуллина
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев