Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Эх... Әни!

Алинә Хисамиева иҗаты (Азнакай шәһәре)

Әтисез.

Күңелгә канатлар иңдереп

Югалдың!

Мин нәни!

Үкседем!

Җилләргә уралып, куркудан-

Ни оча! Ни йөри белмәдем!

 

Әтисез! Караңгы бар галәм!

Кояшны Балачак күрмәде.

Өй тулы шәмнәрем югыйса,

Янмады! Яктырта белмәде!

 

Сәерлек!

Йотлыгып дөньяның,

Битараф һавасын иснәвем!

Үкенеч!

Шатлыктан чын итен!

Чыр итеп! Көлә дә белмәвем!

 

Никадәр җаннарның рәнҗетеп,

Яшәүдән армыйча яшәвем!

Сәерлек!

Ышанып ир-затка

Мәхәббәт утында көюем!

 

Канундыр! Яз килеп, эреткәч,

Ышыксыз пыяла чатнавы.

Чатнадым!

Ярылдым! Йөрәктә

Һаман да пыяла ваклары...

 

Күп еллар!

Әтисез! Ни гаҗәп!

Җаныма бер дәва тапмавым.

Бер сүздән мөлдерәп бүген дә,

Ялгызым! Күпме кар таптадым.

 

Оныттыңмы?!

Оныттыңмы! Кышкы төнне эзләп

Без урамда калган кичне...

Шәһәр эче буп-буш. Телсез карлар

Йөгәнләргә тели безнең хисне...

 

Таң аттыру безнең икәү бергә-

Мәхәббәткә һәйкәл кору имеш.

Җылы өреп тора буран безгә

Бер нинди кыш өшетмәскә тиеш.

 

Оныттыңмы! Өшедек тә бергә,

Калтыранып ышык эзләдек.

Һәйкәлебез җирдә уаланды

Шул суыкка да без түзмәдек.

 

Таң да атты. Урам чыр-чу килде!

Без үзгәрдек! Дөнья үзгәрде!

Оныттыңмы! Нәкъ шул кышкы төнне

Безнең сөю безне эзләде.

 

...Адаштым да өшеп кышны тиргим

Шундый ачы юллар хатасы.

Син дә мине искә ала күрмә,

Өч балаңның газиз атасы!

 

Яраклаштым.

Яраклаштым инде табигатькә,

Карсыз кышка! Салкын җәенә!

Кайберсенең чыбыркыдан усал

Яралардай зәхмәт теленә.

 

Ияләштем инде май аенда,

Кар явуга буран туздырып.

Сәер никтер китүләре генә,

Кешелекнең кеше калдырып.

 

Яраклаштым инде дөньясына,

Төннәр буе йолдыз күзләмим.

Дус- туганнан терәк табыйм диеп,

Кар астыннан гөлләр эзләмим...

 

Ияләштем инде җил-давылның

Көтмәгәндә ишек кагуына.

Язмыш камчы белән кыйнаганда,

Парлы килеш ялгыз калуыңа...

 

Ияләштем инде! Яраклаштым!

Юк бит инде башка чарасы.

Сулышымны гына кыса һаман

Әллә күлмәк, әллә дөньясы!

 

**

Мең тамчы яңгырны кабаттан,

Җир йоткан! Сусавы өткәннән.

“Мин синең сөюең булалмам”!

Кайтаваз кабатлый үткәннән.

 

Мин синең гомергә кызыкмыйм,

Үз дөньям! Үз һавам! Үз исле!

Һич юкка хисләрем түгелгән,

Яңгырга ияргән кар төсле.

 

Мин көтмәм юлларың чатында

Адашкач, эзләмә күзләрем.

Чакырмам! Чуалгач хисләрем,

Туктат дип, дөньямның күчәрен!

 

Өшемәм, ялгызым кышларда,

Җылыткач, салмыйм һич шәлемне.

Мин калам мәңгегә бу кышта

Яңгырлы! Сөюле! Аһәңле!

 

Рәхәт түгел.

Синең төсең ылысныкы! Яшел!

Шулай кабул итте сине күңел.

Миңа түгел! Башкаларга булган

Бер энәңә яраландым бүген...

 

“Энәләрем белән чит ятлардан,

Дөнясыннан мин сакланам”,- дисең.

Йөрәгемә үтте! Үзең түгел!

Ылысныкы булган! Корыч исең!

 

Мин аңламыйм саклануың болай,

Ялан аяк яфрак таптыйм менә!

Салкын кардан йөреп җир әйләнәм!

Кирәкмисең миңа гына димә.

 

Мин аңламыйм күк киңлеген күреп,

Бер очарга шунда талпынмавың.

Ялгышлардан куркып, атламыйча

Тәмен табып бер дә абынмавың!

 

Могҗизалар көтә минем йөрәк,

Төсем башка! Галәм иңли күңел!

Синең белән шундый тыныч миңа

Тансык халәт! Нигә рәхәт түгел?!

**

Ят килеш.

Көн тумый! Таң атмый һич бүген!

Вакыт туктап калган. Төн имеш

Тугайлар иңлибез. ..Төш икән

Мин сиңа, син миңа ят килеш...

 

Ят имеш... Күкләргә бергә мен!

Ай тикле ай кабыз чырасыз,

Кояшны учыңа сыйдыр да,

Кал имеш бер йотым җылысыз!

 

Ят имеш... Үзеңнең сулышны

Суларга ымсынып торганда...

Һаваны бүләк ит! Юк! Күкне!

Ул гел яшь! Мәхәббәт сулса да!

 

Төш икән! Януым, көюем

Син диеп өзелгән мең төнем.

Үзәкнең һәр кылын кискәләп

Таң атты! Көземнең соң көнем!

 

Ерак киттем

Ерак киттем ахры... Үз үземнән

Ап-ак карда килде ауныйсым!

Күккә якын куеп кулларымны,

Карларның иң агын аклыйсым!

 

Ерак киттем ахры... Үз эшемнән

Көзге җилләр тирги җанымны.

Шигъри тәлгәшләрне өзгән чакта

“Сан дөньясы” били хушымны...

 

Ерак киттем ахры... Үз ярымнан

Боз юрганы япты җан серем.

Аһ, эремә син кар! Болай да бит

Күшеккән дә талган бу күңел.

 

Ерак киттеп ахры... кешеләрдән

Җылылыкка сусап таң калам!

Сөйләшәм дә төнге тынлык белән,

Тынычлыгын йөрәгемә салам.

 

Ерак киттем ахры... үз үземнән

Кайтыр юлым эзләп йөрим менә...

Язмыш кына риза түгел бердә,

Карлы яңгыр булып миннән көлә!

 

Ялгызлык.

“Ялгызлыкны сизмәгән дә кеше!

Язма да, сөйләмә дә”, - дисең.

Янәшәңдә атлый сөйгән ярың!

Йөгәнлә син! Сөймә бу хисең!

 

Акланмыйм ла! Алам сәяхәткә!

Балачакның үксез көненә.

Хатирәсе ачы! Егылып-егылып,

Әнкәм елаганы иш(е)телә...

 

Ялгызлыктан түгел! Кешеләрнең-

Кимсетүе йөрәк алҗыткан.

Хәзер аңлыйм! Минем янда елау-

Яраларын кабат яңарткан.

 

Бүгенгедәй! Өшеп эсселектән,

Кайтып сыенганым әнигә!

Җырчыларның күзләренә багып,

Әти эзләгәнем күңелдә!

 

Бер без генә мени ялгызлыктан,

Икәү бергә иза чиккәннәр...

Бер без генә мени, ирсез килеш,

Атны җигеп йөгәнләгәннәр.

 

Булмады ла, заман төсле булып,

Күзләр буяп, күлмәк яңарту.

Җиңел түгел икән җиргә сеңгән

Кара офыкларны агарту...

 

Җиңел түгел икән чәчәкләрнең,

Таҗын түгел, үзен назлап сөю.

Үзәгеңнең һәрбер кылы белән,

Бала килеш ялгызлыкта көю...

 

Ялгызлыкны үттем шул мин күптән...

Сүрәт-сүрәт истәлекләр тезәм...

Читтә басып тора бер кыз бала,

Сагышларын хәтта бүген сизәм!

 

Эх... Әни!

Йөзләреңә “Яшьлек төсен” ягып,

Яшәртәсем килә! Эх...Әни!

Канатланып очыйк әле бергә,

Яшьлек тугайларың ят мени?!

 

Рәнҗүләрең тулы йөрәгеңне,

Төзәлгәнче бәйлим! Түз...Әни!

Синең янда шундый җылы миңа

Боз салкыным җанда күп мени?!

 

Галәмдә юк! Үзәктәге җырны!

Көйлик әле бергә! Суз... Әни!

Күңел капкасыннан бәреп чыгар,

Үксетердәй моңым әз мени?!

 

Җилле яңгырына тугарылып,

Чыланыйкчы бергә! Чык... Әни!

Корылыктан һәрчак бергә качтык,

Синең яңгыр миңа чит мени?!

 

Челтәрләнеп беткән күңелеңә,

Яңа пәрдә элдем! Күр, Әни!

Үзәгемә үткән сызлануың!

Синең яраң миндә юк мени?!

Синең язмыш миңа ят мени?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев