Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Бәхет

Җәүһәрия Шәрипова иҗаты.

Бәхет

Нәрсә соң ул бәхет? Нигә әле

Без һәрвакыт аны эзлибез?

Чын күңелдән якын кешеләргә

Ап-ак, олы бәхет телибез.

Нәрсә соң ул бәхет? Бәхет бит – ул

Әткәң-әнкәң исән булуы.

Балаларның матур яшәүләре,

Сау-сәламәт бәбәй тууы.

Нәрсә соң ул бәхет? Бәхет бит – ул

Дөньяларның тыныч булуы.

Табынның мул, тормышларның имин,

Күктә кояш балкып торуы.

 

Акчасыз булмый

Акча кирәк һәрвакытта,

Аңа бәйле яшәүләр.

Кая барып тотынсаң да,

Түлә, диеп дәшәләр.

Бәхет акчада түгел дип

Җырланса да җырларда.

Кесәңдә җилләр уйнаса,

Рәхәт түгел җаннарда.

Ләкин акча гына килә

Кемгә чишмәдәй агып,

Ә бит кайбер кешеләргә

Тамчыдай гына тамып.

Акчасыз яшәве читен,

Күп булса да «чир» генә.

Байлыгы күп булган кеше

Йоклый алмый интегә.

Тир түгеп алган акчадан

Кесәләр тулып торсын.

Эшләп тапкан шул акчадан

Җаның рәхәтлек тойсын.

 

Җиз самовар чәйләре

Пар бөркетеп җиз самовар

Кайнап тора өстәлдә.

Шул «көяз кыз» тирәсенә

Бар тәм-томнар өстәлә.

Эх, тәмле дә була иде

Җиз самовар чәйләре,

Туган-тумача җыелып,

Бер утырып чәйләве!

Тирләп-пешеп чәй эчәсең,

Бар буынга тарала.

Мәтрүшкәле җиләк чәе

Бик күп чирләрдән дәва.

Искә төшә балачакның

Шул күңелле мәлләре.

Бер утырып эчәр идем

Җиз самовар чәйләрен!

 

Әбекәем

Без кайтыр дип көтеп әбекәем

Пешерәдер тәмле ашларын.

Өстәленә тезеп куйгандыр ул

Коймакларын, вак бәлешләрен.

Мунчасын да ягып җибәргәндер,

Догаларын укып эченнән,

Тәмле хуш ис таралгандыр инде

Мәтрүшкәле себерке исеннән.

Оныкларым тиздән кайтыр диеп,

Яңарткандыр суынган чәен.

Капка төпләренә чыга-чыга

Каршы алыр җәеп кочагын.

Чормалардан төшеп утыргандыр

Әбиемнең каклаган казы.

Бар балага ничек җитә икән

Әбекәемнең җылы назы?!

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев