"Әби патша", Ибрай һәм без
Без авылның нәкъ уртасында яшибез.
Кибет тә, клуб та, медпункт та, идарә дә безнең каршыда гына. Мәллә дә безнең бакчалар артына сыланып ага. Шуңа күрә дөньяның кендеге безнең очта дип йөрибез. Үзәктә яшәгәч, башкалар алдында баш бер карышка биегрәк тә биегрәк инде. Һәр урамның атаманы була. Безнең кызлар арасында иң кыю, тәвәккәл, усалы – Эльза. Авылда гына түгел, бөтен тирә-якта андый исемле кыз юк. – Минем исем ниместән алынган, – дигәч, без авызларны ачып, ышанырга да, ышанмаска да белми тордык. Күз алдына кинолардагы кансыз фашистлар килде. Әмма сугыш инде күптән беткән. Без аны экраннар һәм күрше Гыйльметдин абзыйның пуля тигән тишек бүксәсе аша гына беләбез. Фашистларга нәфрәт көчле булса да, кайдадыр бик еракта, без белмәгән, күрмәгән чит илдәге исемне йөртү – зур дәрәҗә кебек иде. Эльза үзе дә, нәкъ кинолардагы немкалар кебек, озынча какча гәүдәле, кыска сары чәчле, юка иренле. Ул безнең яклаучыбыз да, ачуын китергәндә - иманыбызны өшкерүче дә. Без аны үзара "Әби патша" дип йөртәбез. Ана казга ияргән бәбкәләр сыман, бер тотам артыннан калмый тагылып йөрибез. Ә "Әби патша"ның белмәгәне, күрмәгәне юк. Язын җир кардан ачылып, яшел үлән баш төртә башлау белән, тавыклар сыман, без җирдә казына башлыйбыз. Озын-озак кыштан соң яшеллеккә сусаган авызларга үги ананың яр буенда кояштай балкып утыручы сары чәчәге иң татлы ризык булып тоела. Аннан әрәмәдә ачы кукы, балтырган, татар кукысы җитешә башлый. Җонлы бәрәңге ашаганыгыз бармы? Исеме генә ни тора, әйме! Шуны җир астыннан йолкып алу өчен зур осталык кирәк. – Әкрен генә тарт, – дип Эльза безгә һәр эшнең җаен өйрәтә. Тик нигәдер безнең җонлыкайлар җир астыннан бик чыгабыз димиләр. – Ашыккан – ашка пешкән, менә, чыгара белсәң – чыга, – дип Эльза эһ тә итми бер-бер артлы бәрәңгеләрне йолкып, безнең кулга тоттыра. Песи борчагының йөрәктән дәва икәнен, камырлыктан, гөлҗимештән ничек кайнатма ясарга – барысын да белә ул. – Эльза, кара-кара, нинди матур җимешләр! – дип учымда ямь-яшел, түгәрәк орлыклар сузам. 2 – Җүләр, тиле бәрән орлыгы бит ул, аны ашасаң, түбәң кыеклана! – дип "Әби патша" минем кулдагы орлыкларны җиргә бәреп очырды. – Әнә, аю баланы да бик матур, аны да ашагыз тагын! Шуннан соң без һәр өзгән үләнне "Әби патша"дан сорамый ашамый башладык. Аллам сакласын, күрше авылдагы Газизҗан кебек җүләр калсаң! Ә шомырт җыю – үзе бер тамаша! Кырлар каравылчысы Ибрай абзыйдан урмандагы диюдән курыккандай куркабыз. Аты пошкырган һәм эте өргән тавыш ишетелү белән агач башыннан ничек сикереп төшкәнеңне дә сизмисең, кәкребөкре ботакларга сыдырыла-сыдырыла, усал кычытканнарга чагыла-чагыла, савытыңдагы шомыртыңны түгә-түгә өйгә торып чабасың. – Әйдә Ибрайны корттан чактырбыз! – ди беркөнне "Әби патша". Шомырт җыярга һәм үлән урларга ирек бирмәгән Ибрайдан тую сынлы гына туймадык, ничек тә ачуны кайтарасы, аннан үч аласы килә иде. – Ул кортны ничек тотарга соң? – дибез аптырашып, чөнки яннан очып узганда да башны күлмәк итәге белән каплыйбыз. – Тоттым инде, кайгырмагыз, – ди бу шырпы кабын сузып. Без колакларны куеп, кап эчендә бөҗәкнең кыштырдаганын тыңлыйбыз, сак кына ача төшеп, эчендәге җан иясенә күз салабыз. – Кара, нинди зур, выжан бит бу! – Бу чакса! – Вәт рәхәтләнеп шомырт җыяр идек! Үз табышыбызга үзебез сөенеп, сөйләнә-сөйләнә әрәмәгә юл тоттык. Әмма Ибрайның пеләш башы ялтырап күренү белән никтер кыюлыгыбыз җилгә очты, без чәрелдәп, төрлебез төрле якка сибелештек. Эльзаның арттан: – Куркаклар! – дип кычкырганына да исебез китмәде, җан кадерлерәк иде. Ул безгә үпкәләмәде. Ул, гомүмән, үпкәли белми. Без аның ачуын китерүдән куркабыз. Ачуландырсак, үзе белән ияртмәс, дип шүрлибез. Әмма барыбер кайвакытта кыюлык дигәнең җитеп бетми. Үзебезне хыянәтчеләр кебек хис итәбез. Ә Эльзаның исе дә китми. – Әйдәгез, бүген балыкка барабыз, – дип яңа маҗараларга этәрә. Ул иярткәнгә без бик шат булып, тал ботагыннан ясалган кармак сапларын алабыз да, бәрәңге бакчалары артлап Мәлләгә юнәләбез. Шундый зур хирыслык һәм осталык белән Эльза кармагын зыр-зыр әйләндерә дә еракка, елганың уртасына ук болгап сала. 3 Мин дә аңа охшатырга тырышып кармак сабын болгавым булды, бавы агач ботагына эләгеп, чуалып, өзелеп бетте. Булдыксызлыгымнан гарьләнеп елыйсым килсә дә, күз яшен күрсәтергә оялдым. Минем хәлне аңлап булса, Эльза елганың сайрак урынына алып килде дә: – Әнә күпме маймыч, итәгең белән сөз, – диде. Миннән күрмәкче, башакалар да кармакларын ташлап, күлмәк итәкләре белән балык сөзәргә керештеләр. Без шулкадәр мавыгып киттек ки, инде күлмәк итәге генә аз булып тоелды. Арабыздан берсе йөгереп кайтып, челтәр алып килде. Эшләр хутка китте дигәндә генә, әллә елгада балык качышып бетте, әллә бөтенсен без сөзеп бетердек, ятмәбезгә бака кабырчыклары белән вак ташлар гына эләгә башлады. Малай-шалай күренмиме, дип як-ягыбызга карандык та, лачма су булган күлмәкләрне салып сыгып, агач ботагына кибәргә куйдык һәм үзебез суга кереп чумдык. Иң "тәмле" итеп чумучы – Эльза. Ул ярдан очып килә дә, ике кулын алга сузып, балык кебек башы белән су эченә кереп чума һәм озакозак чыкмый тора ала. Аның кайдан килеп чыгасын да белмисең. Сизмәгәндә, астан аякны каптырып, куркыта торган гадәте барлыгын белгәнгә, ул чуму белән без төрлебез төрле якка таралышып, тын гына аның калыкканын көтәбез. Коена-коена иреннәр күгәреп, каз тәннәре чыга башлагач, өйгә кайтырга кирәклеге искә төшә. Әмма ярга беренче аяк басучының тәненә лап итеп ләм аталар. Ул, мескен, кире суга кереп юынырга мәҗбүр. Кайчагында шулай бик бирелеп китеп, чәч төпләренә кадәр ләм белән тула. Елашып, сугышып бетәбез. – Мин сине әнигә әйтәм! – дип өйгә торып чабасың. Әмма кайда инде әнигә әйтү! Күрмәсә, сизмәсә ярар иде, дип тизрәк өс-башны алыштырасың. Берни булмагандай, икенче көнне тагын бергә уйный башлыйсың. Җәен үзенчә кызык, кышын – үзенчә. Мәлләдә боз кату белән безнең хоккей сезоны ачыла. Тренерыбыз да, судьябыз да – Эльза. Кәкре тал ботагыннан кәшәкә ясап, сыер тизәген алка итеп, бияләйләр һәм борыннар бозланып катканчы уйныйбыз. Ә иң кызыгы – караңгы эленгәч кашычлы уйнау. Идарә тирәсенә авылның барлык бала-чагасы җыйнала. – Ипи-тоз, чибәр кыз, – дип берәү түгәрәктә соңгы кеше калганчы саный. Аллам сакласын, эзләргә язмасын! Мин Эльза артыннан калмаска тырышам, чөнки иң яхшы урынны ул гына белә. Эзләүче: "Бер-ике…" – дип саный башлау белән без атлар абзарына таба сыпыртабыз. Агач койманы сикереп кенә чыгып, колхозның үгез абзары аша Хәфидәттәйләрнең тавык кетәкләгенә кереп чумабыз. 4 Такта артында колхоз үгезенең мыш-мыш печән чәйнәгәне ишетелә. Кеше барын сизеп, ул мөгезе белән тактага төртә, менә-менә җимереп чыгар да, безне очлы мөгезләренә элеп, чөеп атар кебек. Әнә шул курку хисе качышыбызны тагын да маҗаралырак итә. Бөтен кешене табып бетергәндә дә, безне таба алмыйлар. Кай якка качканыбызны күреп калган берәрсе утарга таба якынлаша. Әмма үгезнең капкага дык итеп китереп төртүе була, теге, мескен, ут чыккандай куркып, кире торып чаба. – Чыгыгыз инде, сез генә калдыгыз, – дигәч, без җиңүчеләр булып, качкан урыныбыздан баш калкытабыз. Иртән йокыдан күзне ачканчы радиога колак салабыз. – Бүген 27 градус салкын, беренче, икенче, өченче класслар укымыйлар, – дигән сүз йөрәкләргә сары май булып ята. "Урра!" кычкырып, мәктәпкә бармаган шатлыктан, чаналарны алабыз да тау шуарга чыгабыз. Нәрсә-нәрсә, тау җитәрлек авылыбызда. Ул ялан таулар итәгенә сыенып утырган. Урман буенда тау итәкләре җәен кып-кызыл җиләк белән каплана. Шулай берчак Эльза, сеңлесе Лилия һәм мин урманга киттек. Кояш шактый күтәрелгән, баш түбәсен пешерә башлаган иде инде. Юл кырында үскән олы әрекмән яфраклары алып башларга капладык. Җиләк эзләп хәлдән тайдык. Савытның төбе генә күмелгән, ә инде аяк атларлык рәт калмаган. – Кайтыйк инде, – дип Эльзага ялынабыз. – Су да эчәче килә. – Әйдәгез, Сапый аланына төшик, анда чишмә дә бар, җиләклек тә, – ди бу безнең елауларга исе дә китми. Чыж-чож үлән ерып Эльза артыннан атлыйбыз. Каян юлын белә диген, тәки чишмә буена алып чыкты бу безне. Биредә рәхәт, салкынча.Тешләрне камаштырып чишмә суы эчтек. Тәннәргә салкын йөгерде, хәл керде, күзләр ачылып китте. – Ярым-йорты савыт белән кайтканны күрсәләр, көләрләр, әйдәгез төбенә әрекмән яфрагы тутырыйк, – дип Эльза хәйләсен тапты. Шулай да урманны чыккач тау арасындагы чокырга сугыласы иттек. Ялгышмаганбыз, чабырга өлгерми калган үлән арасында эп-эре, кып-кызыл җиләләкләр ярылып ята. Без әрекмән яфракларын алып атып, савытларга җиләк җыярга керештек. Алар күз ачып йомганчы тулды. Аптырагач, кулга тәлгәшләп җыйдык. Әмма җиләк алай гына да бетәрлек түгел иде. – Әйдәгез, иртәгә килеп җыеп бетерербез, – диде Эльза. 5 Төне буе күз алдыннан теге җиләкләр китмәде. Иртәгәсен Эльзаның керүен түземсезлек белән көттем. Ул никтер һаман керми дә керми. Аптырап беттем. Капка төбенә чыгам да керәм, чыгам да керәм. Бер чыгуымда, ниһаять, тоттым тегене. – Барабызмы инде? – дим. – Әйдә, җыен, – ди бу. Мин иң олы чиләкне алып, чыгып чаптым. Ни хикмәт, баруыбызга үлән тапталып, изелеп беткән. – Кемнәрдер йөргән, – ди Эльза. Без анда-санда калган җиләкләрдән авыз иттек тә, офтанып кайтып киттек. Юл буе күңелне корт кимерде: Эльзалар үзләре килеп җыймадымы икән? Әмма батырып сорарга тәки кыюлык җитмәде. Без еш кына Шөгән тавына менеп уйнарга яратабыз. Аннан тирә-як уч төбендәге кебек ярылып ята. Кем күпме авыл күрә, ярыша-ярыша шуны саныйбыз. Ерак-еракта, кояш баткан офыклар артында без күрмәгән, белмәгән тагын әллә нинди авыллар, җирләр бар. Иңгә канат куеп, баш очыннан агылган болытлар шикелле, безнең дә шул тарафларга юл аласы, үзебез өчен яңа дөньялар ачасы килә. И, ваемсыз сабый чакның алтын чорлары! Көннәр шулкадәр озын, еллар шулкадәр акрын үткән кебек тоелса да, вакыт дигәнең рәхимсез икән! Авылга кайткан саен балачак иленә сәяхәт кылам. Бездән башка әрәмәләр ятим калган кебек. Теләсә ничек сындырылып, корып барган шомыртларга карыйм да, Ибрай абзыйны юксынып куям. Ул безнең әрәмәнең үзенчә Шүрәлесе кебегрәк булган икән, табигатьнең бөтенлеген, рухын саклап торган. Таулар гына үзгәрешсез, киң күкрәкләре белән һаман да авылны салкын җил-давыллардан ышыклап утыралар. Ә ак кылганнар арасыннан, җилдә чәчен тузгытып, каршыга яланаяк балачак йөгереп чыгар сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев