Азнакаево
  • Рус Тат
  • БАЙ ХӘЕРЧЕ (хикәя)

    РЕЗЕДА ШӘРИПОВА ИҖАТЫ

    Мәхәббәткә гомере буе ышанмады Зәкәр. Яшь чагында, "йолкыш" дип кызлар якын җибәрмәде, олыгая-олыгая хатын-кыздан үзенең күңеле кайтты: барысын да Зәкәрнең кесә янчыгы белән фатиры гына кызыксындыра сыман тоелды. Нишлисең, еллар үтеп тә арык тәненә ит кунмады, ике якка иләмсез тырпайган колаклары кечерәймәде, кәкре озын борыны тураймады, болай да сирәк чәче бөтеләй коелып бетте. Үзенең шыксызлыгын ул кышын да, җәен дә салмый торган кырылып-каралып беткән эшләпәсе белән капламакчы булып, дөньяга шул эшләпә астыннан кырын карап яши иде. Тартмады, эчмәде, бар эшләгәнен бөртекләп җыйды. Заводта тир түгеп, пенсиягә чыккач, үзенә бер шөгыль тапты – чүплектә казынып, шешә, иске-москы чүпрәк, кәгазь, калай банкалар тапшырып, көн үткәрә башлады. Юк, пенсиясе аз түгел иде, ялгыз башына рәхәтләнеп яшәргә була. Әмма ул рәхәт яшәргә күнекмәгән шул. Бар ашаганы - кара икмәк тә кефир.

    Көннәрдән бер көнне менә шул чүплекләр өчен конкуренция корбаны булды карт. Караңгыда ике бомж тәпәләп аттылар үзен. Гомере калгандыр инде, бәхетенә узып баручы бер игелекле бәндә ашыгыч ярдәм чакырып, сырхауханәгә озатты.

    Идән юучы Хаҗиягә аңына килгән көнне үк күзе төшкән иде. Йомры арт саннарын уйнаклатып, Зәкәр кырында әллә юри озаклап швабрасын болгаган була тагын. Палатадагы ирләрнең шаяртуына ул нечкә нәфис иреннәрен җәеп, ап-ак тешләрен җемелдәтеп көлә.

    -Ирең яхшы булгандыр инде, Хаҗиякәй, мавзолейларда сакланган кебек үзең! –дип кул озынайткан иде бер елгыры, Хаҗия юеш мунчаласы белән чак тегенең ыржайган чыраена чәпемәде. Зәкәрнең күңеле булды, димәк ипле хатын дип, хәтеренең бер почмагына салып куйды. Эчпошыргыч озын көн буена ул палатага Хаҗиянең чиләкләрен шалтыратып килеп керүен кояш чыгуын көткән кебек көтеп ала. Кем әйтмешли, бик "отчаянный" хатынга охшаган. Ирләр алдында җебеп төшми, әйтәсен турыга әйтеп, авызыңны шапылдатып яптыра. Бәлки янына килүчесе булмагангадыр, Зәкәргә ботканы да күбрәк салдырып алып кергән сыман. Әле беркөн үзе пешергән коймаклар белән сыйлады. Әнә шул коймаклары белән җанына сары май булып ятты. Моңа кадәр аны кайгыртучы булмады. Япа-ялгыз иде шул. Аягында нык басып йөргәндә туган-тумачаны кирәксенмәде, күрше-күләнгә ишек ачмады, кая ул күңеленә кемнедер якын китерү! Ә менә Хаҗия әллә ни эшләтте. Ул аның күңеленә шакып тормады, бәреп керде.

    -Кая, кием-салымыңны юып килим, -дип күлмәк-ыштанын салдырып алырга да кыенсынмады. Яткан җирендә кортлап бетсә дә, башка берәүгә кул ягылдырмас иде Зәкәр, Хаҗиягә каршы тора алмады.

    Сырхауханәдән култыклап өенә кайтарып куючы да Хаҗия булды. Картның өендәге шыксызлыкка уңган хатын нур кундырды. Әлбәттә, сынган тәпиләрен бау белән бәйләп куйган ике урындык, чүпрәкләре умырылып, тимерләре ыржайган диван, мәңге су күрми саргаеп беткән тәрәзә челтәрләре яңармады яңаруын. Тик шулай да хатын-кыз җылысы икенче иде.

    Алтмышта булса да, кызлар кебек җитез, дәрт-дәрманы ташып торган хатын улы белән киленен ташлап, Зәкәр янына күченде.

    Карт ныклап аякланганчы бар да шома барды. Никадәрле саран булсаң да, якты дөнья белән хушласасы килми икән. Даруга дип Хаҗия Зәкәрдән акча сыдыра торды, тегесе хатын кайтарып биргән чекларга бик үк ышанасы килмәсә дә, каты бәрелмәде.

    Зәкәр карт, ниһаять, савыгып, урамга чыгу бәхетенә иреште. Аяклары аны таныш чүплеккә тартты. И казынды, и казынды! Ул юкта әллә ниләр белән тулган сыман иде чүплек. Чү, таныш кәгазь тартмасы түгелме? Карт кабалана-кабалана чуп-чар арасыннан кайчандыр үзе шушы чүплектән тапкан "Мальборо" сигареты тартмасын казып чыгарды. Андый каплар беткәнме, диярсез. Юк, Зәкәр аны мең кап арасыннан да таныр иде. Ул бит ничәмә-ничә еллар сыйпап-сыпырып ачкан-япкан акча сандыгы! Хатын-кызга гына түгел, хөкүмәткә дә ышанып җиткерми иде карт, бар тапканын өендәге шушы капка җыйнады. Тукта, ни эшләп монда ята соң әле ул? Ә акчалары? Капта иске-москы гәҗитләр генә иде. Зәкәр кәгазь капны селки-селки җил-җил өенә томырылды. Хәтта аягының аксавы да онытылды. Өч катны бер тында менеп, ишек дөбердәтте.

    -Акчаларны кая куйдың?!

    Картның агарынып каткан йөзе галәмәт куркыныч иде. Санитарка булып эшләү дәверендә Хаҗия күпме үлем белән күзгә-күз очрашып та куркуның ни икәнен белмәде, тере мәет сыман басып торган Зәкәр бу минутта үлемнән дә зәһәррәк иде. Әмма хатын үзен тиз кулга алды.

    -Ниткән акчалар? –дип берни белмәгәнгә салышты.

    -Аһ, убыр! Менә бу капны кем чыгарып ташларга кушты?- дип карт тыны бетеп йөрәгенә ябышты.

    -Ай, Ходаем, шкаф эчен чистарткан идем, каян белим анда акча саклаганыңны?-дип акланды хатын.

    -Карт җүләр! –дип үзен битәрләде Зәкәр.

    Сабый бала кебек бәргәләнә-бәргәләнә өзгәләнде, хәтта Хаҗиянең төенчеген төйнәп, шыпырт кына чыгып шылганын да сизмәде.

    Юк, гомергә ышынмады Зәкәр мәхәббәткә...

     

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: