Балалар өчен шигырьләр
Нәсимә Фазлыева иҗаты.
Игелекле көн
Тәрбияче апабыз
Безгә өй эше бирде:
Һәрберегез бер изге эш
Эшләп килегез, – диде.
Изге эшнең ни икәнен
Апа кат-кат сөйләде.
Өй эшен бишкә үтәргә
Һәммәбез дә теләде.
Әнисе килгәч, итәгенә
Сарылмады Сара да.
Әнисе күтәрмәсә дә
Аяклары бара ла.
Тәмлетамак Тимер дә
Туры өйгә атлады.
“Кибеткә керик”, – диеп
Әнисен аптыратмады.
Әбисенең күзлеген
Табып китерде Ләлә.
Җылы чүәген бирде
Әтисе кайткан мәлгә.
Алсу алмалар җыешты.
Су китереште Шамил.
Әнисенә чүп утарга
Ярдәм итеште Камил.
Нинди елак Әминә дә
Бер тапкыр еламады.
Су чәчрәтеп уйныйк, дигәч,
Абыйсын тыңламады.
Гөлләренә су эчерде
Бик эшчән кыз Гөлгенә.
Бәбәйне тирбәтеп торды
Бик тыңлаучан Сиринә.
Икенче көнне апалары
Һәркемгә бишле куйды.
Бүген генә түгел, һәрчак
Яхшы булырга кушты.
Дүрт күз
Абыеңны дүрт күз белән
Көтәм, ди әни беркөн.
Әни дүрт күзле булыр, дип
Куркып утырдым бер тын.
Ике күзен берәр кайда
Яшереп куйды микән?
Әллә күзлек кенә киеп
Көтәргә уйлый икән?
Көтә торгач, арганмын.
Мин йокыга талганмын.
Абыйның кайтып кергәнен
Менә күрми калганмын.
Дүрт күзнең нинди булганын
Белми калдым инде мин.
Әни нигә алай диде.
Белмисеңме шуны син?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев