Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Бака яңгыры

Бәләкәй чакта, икенче классны бетергәч бугай, бакалар белән булган бер вакыйганы искә төшерәм дә, елмаеп куям.

Кар базында бакалар күп булу сәбәпле, әнкәй базга үзе генә төшәргә курка иде. Баканы ишек алдында, урамда күрсә дә, әллә каян әйләнеп үтеп китә иде. Бернәрсәдән курыкмый торган батыр әнкәйнең бәләкәй генә бакадан өркүе миңа кызык тоела иде.

Без бәләкәй чакта әнкәйләр сөт ризыкларын кар базында саклыйлар иде. Берчакны әнкәй, кар базына төшәргә кушып, чиләк тоттырды. Мин базда кирәк әйберләрне чиләккә куям, ә әнкәй аны өстән бау белән тартып ала. Төштем шулай базга. Анда һәммәсе дә бар. Чиләге белән сөте, банкасында каймагы, мискидә катыгы һәм дә сикерә-сикерә йөрүче бакалар. Ә мин бакадан курыкмыйм. Рәхәтләнеп аны кулыма да ала алам.

Бала-чага бит инде. Тукта мин әйтәм, әнкәйне кызык итим әле. Теге чиләккә ул сораган әйберләр урынына бака тутырдым да: “Ал чиләкне!” – дип кычкырдым. Әнкәй тартып та алды, кычкырып та җибәрде.Чиләк авып, бөтен бакалар минем өстемә ява башламасынмы? Нишлисең, бакалар базга коелып беткәнче шулай басып тордым. Ә мескен бакалар, куркышып, төрлесе-төрле якка сибелеп, качарга урын эзли башладылар. Яңадан аларны тутырдым да, тиз генә баздан чыгып, бакалы чиләгемне тартып алдым. Тиз тартып алмасам, сикереп чыгып качалар. Әнкәй тагын курыкмасын дип, үзебездән ерак булмаган Бульдозер тавына алып барып, тегеләрне шунда бушаттым, иреккә җибәрдем. Бакалар бетсә дә, әнкәй үзе генә базга төшәргә барыбер шикләнә иде. Ул һәрвакыт мине чакырды, янәсе, мин бакадан курыкмыйм.

Ә хәзер андый базлар юк. Сөйләсәң, хәзерге балалар ышанмас та. Элек без катык, сөткә дип менеп-төшеп йөри торган рәхәт, салкынча базларны суыткычлар алыштырды шул.

Фирая Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев