Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Бәйрәм бүләге

23 февральгә бирелгән бүләкләр арасында иң күбесе оекбашлардыр, миңа калса

Бәйрәм узгач, кем белән генә аралашып сөйләшсәң дә, үзләренә шушы бүләкне алганнарын ишетәсең. Оекбаш ир-атларга бер дә артык түгел, әлбәттә иң кирәк нәрсә. Әле
кайберәүләре ул бүләкне чын күңелдән кабул итеп ала белә, сөенә, әйтерсең лә кичә соңгы пар оекбашын кигән. Хәмидә апа алты кыз арасында үскән иң өлкәне. Шуңадыр да инде
бәйрәм җитсә, туганнары гел аларда җыела. Бәлки шәхси йорт белән яшәүләре дә моңа сәбәпчедер. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан да баҗай, балдызлар Сәйфулла җизнәләрен котларга киләләр.

Барысының да бәйрәм бүләге — оекбашлар. Махровыйлары, бамбук җебеннән, пахта тукымасыннан тегелгәннәре, дөя йоныннан бәйләнгәннәре, ниндиләре генә юк алар арасында. Җизниләрен бер елга җитәрлек оекбаш белән сөендерәләр алар. 8 мартта апаларын тәбрикләргә туганнар тагы Хәмидә апаларына җыйналалар. Сөйләшеп куйганнар диярсең, бу юлы барысының да бүләге — чәч юарга шампунь. Ииии, ул шампуньнарның ниндиләре генә юк, кыр чәчәкләреннән, кычыткан яфрагыннан, йомыркадан, куе
сөттән, сыек сөттән, тагы әллә нәрсәләрдән ясалганнары. Әле аларның матурлыкларын күрсәң, савыты өчен алырлык. Ел әйләнәсенә чәчеңне дә, бөтен җиреңне дә юарга җитәрлек
шампуньнарны күреп, исе китә Хәмидәнең. Менә бит 23 февраль оекбашлар белән шаккатырса, 8 март тәмледән-тәмле исле шампуньнары белән истә калыр.

Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев