Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бабай нигә елый

    Әлмәттә яшәүче Минзифа Әхмәтшина иҗаты.

    «Менә хәзер бик тирләгәнсең, майкаңны сал да арка тиресе сеңгән ягы белән битеңне сөрт. Сипкелең беткәнче шулай кабатла, иң чибәр малай булырсың!» Бабай шулай диде дә, сумкасын күтәреп ары китеп барды. Урамда очраган бу сәер бабайга рәхмәт тә әйтә алмадым, чөнки ул киткән якка күтәрелеп караганда, аннан “җилләр искән” иде.

     

    Ниһаять җәйге каникуллар башланды. Безгә рәхәт бер чор инде бу. Күзләрне ерта-ерта иртүк торасы, ашыга-ашыга мәктәпкә барасы юк. Тик, ни гаҗәп, укырга барасы булмаса да, йоклап булмый. Иртән, бөтен кешедән беренче булып, мин торам. Бу вакытта әни мич янында, әти маллар янында була. Мичтән яңа чыккан йомшак, җылы ипи белән бер стакан сөт эчәм дә, күрше Наиләләргә йөгерәм. Бәбкәләр саклыйбыз.

    Яшел хәтфә үлән өстендә яланаяк йөрүнең рәхәте! Син басканны да көтми, чирәм үзе, синең аякларыңны алга этәргән кебек була. Ул шулхәтле йомшак ки, аяк бармаклары арасыннан болытларга, миңамы үрелеп карарга да өлгерми кала, мин икенчесе белән китереп басам....

    Әле чык кибеп тә бетмәгән, үләннәрдәге рәхәт бер салкынлык кичтән дә юмаган аякларны бераз җилләтеп ала...

    Наилә - минем дус кызым, миннән өч сыйныф алда, сигезенчедә укый. Минем кебек бабасы юк аның. Әбисе дә ерак. Алар абыйсы белән ике бөртек кенә, ә без - бишәү. Әти-әнисе гел эштә булгач, ул гел бездә. Бергә уйныйбыз, бергә дәрес карыйбыз. Наилә - йокы батыр, кереп алмасаң төшкә хәтле йоклый. Каникулның көннәре санаулы гына икәнен белми дә.

    Бүген дә, гадәттәгечә иртүк тордым да, Наиләләргә йөгердем. Кичә авылга “товарчы” килгән иде, бөтен урам кызлары хәзер сикергечтә

    сикерә. Без дә бүген әниләр күрмәгәндә, бәбкәләрне ашатабыз да, такта корылма астына ябып куябыз. “Әз генә ял итсеннәр”, дип инде. Кызык – бездән Наиләләргә, Наиләләрдән безгә кадәр араны сикергеч белән сикереп уйныйбыз. Йөгерә-чаба арыгач, бераз ял итик дип, өй каршындагы бүрәнәләр өстенә барып утырдык.

    Бабай, әтинең әтисе, мунча тирәсендә кайный. Мин сөенә-сөенә бабаемны күзәтәм. Тузан-акшарга батып, әтием эштән кайтканчы бераз кайный торыйм диптер, бабай иртәдән бирле мунча тышын сүтә. Искергән инде, ди. Әти белән аны сүтеп башкача ясарга уйлыйлар бугай, аркылы-торкылы куйган рейкаларны сүткәч, агач бура күренеп калды.

    И, матур да инде минем бабам. Әби аны ак фәрештәм ди. Фәрештәне бер дә күргәнем юк югын, мөгаен минем бабай кебектер ул. Әби белән икәү сөйләшкәннәрен тыңлап кына торсаң да бабайның ни өчен фәрештә булуын аңлыйсың. Бабай әбигә бер кайчан да тавышын күтәреп кычкырмас, “Кая әле, карчык”, Ни бит әле, карчык!”ны әбиемә бик яратып әйтә. Кулы алтын бабамның, ул бар эшне дә белә. Авылда да: Сәлихнең кулы алтын, гөл түгелә диләр. Эшне ярата инде, бер эшкә кул башласа, тәмам итмичә туктатырмын димә бабамны. Каерып та алалмыйсың. Нинди көчләр бардыр үзендә? Ә бабай инде 93нче яше белән баруын уйласаң... Кешеләр белән дә гел елмаеп кына сөйләшә бабай, кешене бүлдерми тыңлый белә. Киңәш-белешкә дә, берәрсе чирләп китсә дә, аңа киләләр. Догалар укып өшкерә ул. Авыл уртасындагы мәчеткә биш вакыт намазга йөри, мәктәпкә дә килеп китә, правлениягә барып авыл хәлләреннән дә хәбәрдар булып тора, тимерче өенә барып “тимер кыйнап” та кайта. Ул ике сугышта булган. 1937 елда бабамны Армиягә алалар, 1939 елда Фин сугышы башланды дип сөйли ул. Анда военный госпитальдә табиб-хирург янында ярдәмче булып йөри, 1941 елда, инде кайтыр вакыты җиткәч кенә икенче Бөтендөнья сугышы

    башлана. Анда аэродромда борт-механик булып фашистларга каршы сугыша. Әле дә бармакларын бөгә-бөгә ничә тапкыр дошман оясына очканнарын, военный складларны бомбага тотканнарын сөйли. Ул ике тапкыр яралана. Берсендә самолет шартлый, үлеп ятканда аны кар өстеннән поляк авылы кешеләре табып алалар... Орден-медальләрен санап бетергесез! Сугыш турында сораша башласаң, күзләренә яшь тула да, сөйләми. Сөйләргә яратмый. Мин бабамны бик яратам, шуңа аның елавын теләмим. Беркайчан да сугыш булмасын дип кенә телим. Яхшы кеше минем бабам. Йөзне вакласа да егетләр кебек, әнә ничек җир җимертеп эшли ул... Әнә шундый уйларга бирелеп онытылып бабамны күзәтәм.

    Кинәт бабай:

    -Кызларым, бире килегез әле, килегез! Наилә, син дә кил, кызым!- ди. Бүрәнә өстендәге кояш кызуыннан кубып кипкән каерылар, безнең капылт сикерешеп торуыбызны аңлый алмый калдылармы, күлмәкләребезгә ябышып, безнең белән бабай янына ук килеп коелдылар.

    -Укыгыз әле, кызларым, нәрсә дип язылган монда?, -диде бабай, мунча тышын каерганнан соң мунча бурасында килеп чыккан язуга ымлап.

    Без башларыбызны бора-бора: “Рыжый дус... га дан! Чын дус син, мал... ис!!!”, - дип, бурага язылган сүзләрне укыйбыз.

    -Дускайга дан, монысы маладис дигән, - дип сөртелеп югалган хәрефләрне төзәтеп, бабай безнең сорауны көтеп тормады, үзе үк сөйләп китте.

    -Наиләнең бабасы Кәрим язган сүзләр бу кызым!

    Бабай сөйли башлаган гына иде, кинәт туктап, тирән уйга чумды. Аннан кулъяулыгын чыгарып озак кына күзләрен сөртте. Аның мондый чагын бер дә яратмыйм мин, шуңа үзем дә чак кына еламый калдым. Тирән итеп бер көрсенде дә, тагын сөйләп китте бабай.

    -“Тракторист” дип кушамат таккан идек үзенә. Ул гел урамда бер сазлы урын таба да, шунда әтисе ясап биргән “тачка”ны тәгәрәтеп уйный иде. Сулы урын бетсә, чиләк белән су ташып махсус сазлык ясый торган иде...

    Мин тагын бабайны бүлдереп:

    -Ну, ә бу сүзләр кемгә язылган соң, бабай? Бу бит безнең мунча булгандыр?, - дим.

    -Әйе, кызым, бу безнең мунча, безнең өй бу. Һәм шушы язу да миңа язылган.

    -Ничек инде сиңа булсын, бабай? Син бит рыжый түгел?, - дибез без Наилә белән, бабайның бәбкә йоны кебек йомшак, көмеш чәчләрен сыйпап көлә-көлә. Инде сикергечләр онытылды, бабайның һәр әйткән сүзен йотлыгып тыңлыйбыз.

    -Мин ул кызым, мин. Менә сөйлим инде алайса, тыңлагыз. Мин бәләкәй чакта җирән чәчле һәм бик сипкелле битле идем. Без, ун-унике яшьлек малайлар, тегермән мәйданына футбол уйнарга йөрибез. Шулай бер көнне, футбол тибә-тибә арып, бер читкә чыгып утырдым. Тирләгән-пешкәнмен, арып утырып торам. Урамнан кулына сумка тоткан, таякка таянган бер бабай кайтып килә. Арыгандыр, сумкасын минем янга ук китереп куйды да, аннан яныма ук килеп утырды.

    -Улым, сипкелләреңне бетерәсең киләме?, -ди миңа. Мин аптырап калдым, шулай да:

    -Килә-ә..., – дидем сузып кына. Сипкелләрне бетерәсе килү генә түгел, соңгы вакытларда биттән кырып аласы килә башлаган иде инде. Шул сипкелләр хакында кызлар янына бару түгел, борылып карарга да оялып йөргән чак.

    -Менә хәзер бик тирләгәнсең, майкаңны сал да арка тиресе сеңгән ягы белән битеңне сөрт. Сипкелең беткәнче шулай кабатла, иң чибәр малай булырсың!

    Бабай шулай диде дә, сумкасын күтәреп ары китеп барды. Урамда очраган бу сәер бабайга рәхмәттә әйтә алмадым, чөнки бабай киткән якка күтәрелеп караганда аннан “җилләр искән” иде. Мин аны күзем белән эзли-эзли малайлар янына чаптым.

    Әмма бабай әйткән сүзләр күңелгә кереп урнашты бит. Кеше күрмәгәндә генә, туп артыннан чаба-чаба тирләгән майкамны әйләндерәм дә, битемне сөртәм. Сөрткәнем саен беттеме икән дип елгага йөгерәм. Су-көзгегә - суга карыйм. Су өсте тын булганда минем сипкелле битем ап-ачык булып күренә.

    Шундый, көзгегә карыйм дип елга буена төшкән көннәрнең берсендә булды да инде бу хәл. Басма өстендә минем яшьләр тирәсе булыр, ике кыз иелә-чүгә әллә кер чайкыйлар, әллә капчыклар юалар, хәзер хәтерләмим. “Көзгене дулкынлатканнар, күреп булмас!”, - дип, кире борылып китмәкче идем, берсе яман тавыш белән кычкырып җибәрде.

    -Батам! Батам! Коткарыгыз!

    Мин барып җиткәндә берсе бата-калка басма янында суда чәбәләнә иде. Яхшы йөзәм, куркып тормый гына суга сикердем. Аны судан алып чыгып өйләренә хәтле озата кайттым. Тик кунакка кайткан бу шәһәр кызларының минем белән уйнаулары гына булган икән. Өйгә кайтарып куйгач бот чабып көлделәр...

    Шул вакыйгадан соң миңа “батыр” кушаматы тактылар да инде. Янәсе мин кызларны суга батудан коткарганмын, уйлап-нитеп тормый суга сикергәнмен. Бу язуны Кәрим агач күмере белән язган иде. Без сугышка киткәч, әни мунчаның җылысы торсын өчен, балчык белән салам катыштырып сылап куйган. Күрәсез, ип-исән сакланган язу... Аннан мин сугыштан исән-сау кайткач без аны рейкалар белән тышлап куйдык. Менә еллар узгач миңа аны кабат күрергә, шушы хәлләрне искә алып моңаерга язган...

    Бабай тагын теге язуга карап иңнәрен селкетеп куйды. Мин, бабай башка уйларга бирелмәсен дип, тагын сорау бирдем:

    -Ә ул кызлар нигә синең белән уйнаганнар соң, бабай? – дидем мин.

    Бабай ак сакалын селкетеп, кеткелдәп куйды:

    -Анысын кызым, әбиеңнән кереп сора инде. Сора әле, сора... Ни дияр!

    Без, ниндидер серле сандык ачкандай, шатлыгыбыздан сикерешеп алдык. Наилә белән икәү бер авыздан:

    -Димәк шәһәрдән кайткан, теге юри генә “батучы кыз” безнең әби ? -Соң!

    ... Бераз тынычланып, бабайга янә сорау бирдем:

    -Бабай, ә сипкелләрең?

    -Ул бабайны янә очратмаганмындыр, юкса, рәхмәт әйткәнем исемә төшәр иде. Ә сипкелләр биш-алты сөртүгә юып алган кебек юкка чыкты. Битем ап-ак булып, сипкелнең эзе дә калмады.

    -Бабай, ә Кәрим бабай сугышта үлгәнме?

    -Әйе шул кызым, аларның каберләре дә юк. Без урамда биш малай, биш дус үстек. Алын-артлы сугышка киттек. Әмма аларның дүртесе дә әйләнеп кайтмады... Сугыш әфәте бик күпләрне үз куенына алды шул...

    Бабай янә авыр сулап бер ноктага текәлде. Күз читләре кызарып, иреннәре дерелдәп куйды. Мин бабамны кочып алдым. Ул бер дә карышмый, зуп-зур башын минем күкрәгемә куйды. Кечкенә кулларымның җылысын тойдымы, бабай елый иде...

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: