Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга язучы Рәмзия Габделхаковадан сәер хәлләр, сәер кешеләр турында язма.

    Киенеп йөр, кызым!

    Ноябрь ахыры иде. Шәһәр үзәгендәге бер кибеттән чыгып киләм. Ике ишек арасындагы мәйданда кечкенә генә бер карчык, почмакка төбәлеп, нидер сөйләнеп тора. Тукталып, моның сүзләренә колак салдым.

    - Син, кызым, болай кеше көлдереп йөрмә инде. Яшь чакта шулай кыланасыз да, аннары теге җир авырта, моннан сызлый... Әле киенеп йөрсәң дә, чакка гына килә. Рәзе шулай ярый? Җәй көне түгел бит. Кеше көлдереп, болай шыр ялангач йөрмәсәң соң?! Кияр киемең юкмы? Озын җиңле күлмәк, җылы оеклар киеп йөрсәң, үзең дә рәхәткә чыгар идең. Өшисең бит, сер генә бирмисең. Әле бала табасың бар. Кыз-хатын үзен үзе сакламаса, ир-атка нәрсә аңа, чирле хатынын ташлый да китә. Ник дәшмисең, тыңла әбиеңнең сүзен, начарга әйтмим бит мин сиңа...

    Мин чыгып киттем. Ә әби ишек төбенә реклама өчен бастырып куелган ярым шәрә таш курчак – манекен белән сөйләшә калды. Күзе яхшылап күрмидер инде бичаракайның...

    Рәмзия Габделхакова

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: