Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Азнакай хатын-кызларына Халидә Галимовадан 8 март бүләге

Якташыбыз, юмореска остасы, шагыйрә Хәлидә Галимова Азнакай хатын-кызларына үзенең «8 март бүләге» дип исемләнгән хикәясен тәкъдим итә.

Гел юктан гына башыңа бәла  киләсе булса юлыңа кара мәче кисү кирәкми, клуб мөдире Дилбәр очрау да җитә икән. Үзенә таба йогереп килгән кызны күрүгә үк күңеле сизгән иде Вәзирнең. Юкка гына авыз ермый бу чегән токымы, дип. Чегән диюе бердән Дилбәр чутыр кара булса, икенчедән йомышы булса сагыз булып чат ябыша инде. Вәзирнең оста гармунчы булуы өстенә бик матур итеп җырлавын белеп алды да бер бәйрәмгә калдырмый клубка чакыра башлады. Вакыты барында, хатыны Фәйрүзә ризалык бирсә бара инде ул.Аннан җырлауның тагын бер яхшы ягы бар, җырлаганда ул тотанакланмый. Кечкенә чакта ата каз талаганнан куркып Вәзир шул чиргә юлыкты. Инде әйтер сүзен дә бик интегеп кенә әйтә ул. Бигрәк тә әз генә дулкынландымы, каушадымы, ачуы кабардымы, гел сүзен әйтә алмас була. Өйләнүе дә бик мәзәк булды аның. Кызлар белән сөйләшүдән куркып, клубтан беренчеләрдән чыгып барганда, сатучы кыз Фәйрүзә көлә-көлә каршысына килеп басмасынмы.

Әллә мине озатырга ашыгасыңмы, Вәзир. Бер үзем кайтырга шүрләп тора идем, Сабира апаларнын эте ычкынган, куркам,- дип егетне култыклап та алды. Гомергә кызлар кулы да тотмаган Вәзир кайтып җиткәнче дә, капка төбендә дә авыз ачып берни сөйли алмады. Фәйрүзәгә аның сөйләшүе бик кирәк тә түгел иде ансы. Юкка гына әнисе “быдыр төенчеге” дип атамыйдыр инде кызны. Сөйли торды, көлә-көлә үзенә үзе җавап бирә торды, бер ай дигәндә үзе өчен дә, Вәзир өчен дә җайлы гына итеп,

Син мине яратасынмы?  Дәшмисең, димәк яратасың. Мин сине шулай ук яратам сыман, димәк  8 мартта өйләнешәбез.- дип егетне сүз әйткәнен дә көтмичә кереп китте.

Шулай кызык кына яшәп киткәннәренә дә быел егерме ел була икән бит инде. Әле онытып та тора иде, клуб мөдире Дилбәр кичә эштән кайтып барганда каршына чыгып исенә төшерде.

Вәзир абый, клубта бәйрәм оештырабыз. Егерме, утыз, кырык ел торган парлар сәхнәгә чакырылачак. Син Фәйрүзә  апага сюрприз итеп, күрсәтми генә  чәчәк букеты әзерлә. Соңыннан бер җыр башкарырсың- дип кулларын бутый-бутый сөйләде дә китеп тә барды.  Вәзир каршы төшеп нидер әйтмәкче иде, теге тотанак тел буксовать итте дә калды. Каршы төшүдән ни файда, бу чегән Дилбәр инде Фәйрүзәгә әйткән, тегесе сәхнәгә чыкмый каламы соң. Гомергә бер бүләк, бигрәк тә чәчәк алганы булмады бит аның. Хатынына акчасын кайтарып бирә дә, вәссәлам. Ни тели шуны ала.  Кем әйтмешли сарык та исән, бүре дә тук. Нидер эзләп, нидер сөйләп торасы юк.

Төн буе пошаланып чыкты ул. Иртән торып бичарага ни чара дип шәһәргә юл тотты. Өч кенә чакрым тора алар каладан. Барып гомер кермәгән чәчәк кибетенә аяк атлап керде дә, як ягына карап озак кына басып торгач, сатучы кызга ничек кирәк алай гозерен сөйләп бирде. Әле бер генә ай элек шәһәргә килеп,әле иренен дә кабартмаган, чәчен дә агартмаган, тырнагын да буятмаган авыл кызы бу каушап, кызарып, көчкә-көчкә сөйләшкән авыл абзыен кызганды ахрысы, үзе чәчәкләр сайлап букет ясады, аннан кулына бик матур ялтыравыклы чәчәкләр төшкән открытка кисәген алып , Фәйрүзә исеменә матур сүзләр язып чәчәкләр арасына кыстырды. Курыккан эш хәерле була, дип Вәзир куанычыннан очынып чыгып киткәндә җил открытканы очырып та җибәрде. Ир йөгереп кәгазьне табып букетнын эченә үк тыгып куйды да, машинасына утырып өенә элдертте. Кайткач чәчәкләрне абзарга кертеп сулы чиләккә салып, өстенә буш капчык каплап, абзарнын аулак, җылырак почмагына куеп, зур эш башкарган кыяфәт белән өенә кереп китте.

Бәйрәм иртәсендә Вәзир йокыдан торып, чәйнүкне газга куйды да, тышка чыгып бераз ишек тобендәге бозны ваткалады, аннан Фәйрүзәсе сыерны савып бетергәндер, малларга ризык бирергә дип абзарга атлады. Каршына күзен акайтып, кулына кичәге чәчәк букетын тоткан хатынын күргәч каушап китте.

Бу нәрсә бу. Кемгә алдың бу чәчәкләрне. Кайсы себеркеңә бүләк итмәкче булып яшереп куйдың моны миннән.

Күпме генә көнче булса да бу чаклы тиле кыяфәттә күргәне булмаган Вәзир башта бөтенләй телсез калды башта. Аннан нидер әйтмәкче булып карады, тик теге чире кузгалып көчкә бер хәрефтән дә артыгын әйтә алмый башлады.

Кемгә дип әйтәм, нәрсә булган телең дә төшеп калдымы әллә. Кемгә бу чәчәкләр.

Җҗҗҗ- авазы чыкты Вәзирдән. Җүләрләндеңме әллә димәкче иде ул.

Ә теге акай күз күрше Җәүһәриягә мени. Әйтәм аны койма аркылы авыз ерышып тора идегез. Кереп чәчен йолкып чыгам мин ул ала күзнең.

Тете-дип тагын сүз башлады тәмам каушаган ир. Бу аның

 Тилермә инде,- дигән сүзе иде.

Әәә теге чат як урам Тәзкирәгә мени әле. Әйтәм аны үткәндә дә күзен безнең яктан ала алмый. Аксак чәүкә. Икенче аягын да сугып сындырам мин аның.

Хатын кызганнан кыза барды. Күкәен салып төшкән чуар тавык та ару гына кытаклый башлаган җиреннән кире оясына менеп утырды, сөт сауганны көтеп йөргән соры песи абзардан чыгып таю ягын карады, сөтлебикә Карлыгач та күшәвеннән туктап киртә аша башын сузды. Тик Фәйрүзәнең генә тынарга исәбе юк иде.

-Әйт дим мин сиңа кемгә бу чәчәкләр, барыбер беләм бит.

-  Си, си- сиңа сүзе дә барып чыкмады ирнең.

-  Ә теге почта Сирина мени әле? Өч кенә киягә чыкты бит. Син дүртенче булырсың инде.

 Ачуының соңгы чигенә җиткән Вәзир бөтен көчен җыеп тагын нидер аңлатмакчы иде, тик авыздан тагын

Ддд- гына чыкты. Бу – Дурак булсаң да булырсың икән.- дигән сүз буласы иде.

Данияга мени әле. Ай җайлагансың икән. Авыл буйлап сөт җыеп, шәһәргә илтеп йөргән булып, әле мәхәббәт уены уйнап йөрү икән. Миңа гомер буе бер сыңар чәчә бирү юк, ә аңа букеты белән. Мин сезне, мин сезнеме.

Вәзир хатынын аларны ни эшләтергә җыенганын тыңлап тормады, кулындагы чиләген баш аркылы атып бәрде дә абзардан чыгып китте. Чиләк ару гына очып килде дә Фәйрүзәнең яңак төбенә генә барып кунды. Хатын авыртудан чәчәк букетын атып бәреп битен тотып дөнья янгыратып елап җибәрде. Букет сыер аяк астына килеп төште. Карлыгач аны бераз иснәп торды да селки, селки тәмләп чәйни башлады. Чәчәкләр чәчелеп, эчендәге матур кәгаз кисәге очып Фәйрүзәнең аяк астына килеп төште. Ару гына шешеп килгән яңагын тотып, рәхәтләнеп авылның бар хатын- кызын такмаклый- такмаклый сүгеп, елап туйгач, ул үрелеп теге открытка кисәген алды. Анда матур итеп сырлый, сырлый мондый сүзләр язылган иде.

Кадерле, бердәнбер яраткан хатыным, Фәйрүзәм. Сине чын күңелдән 8 март бәйрәме, егерме ел элек миңа хәләл ярым булган көнебез белән котлыйм. Барсы өчен дә рәхмәт, кадерлем. Мин сине бик яратам. Ирең Вәзир.

Инде бераз тынычланган хатын өр-яңадан үзенең көнчелегеннән, тилелегеннән гәрләнеп әкрен генә үкси башлады. Тавыш беткәнне сизенеп чуар тавык кукраеп кыткылдап җибәрде, соры мәче дә сөт чиләге янына килеп чүмәште. Карлыгач муенын киртә аша сузып кытыршы теле белән Фәйрүзәнең чәче тузып яулыгы шуып төшкән башын ялап алды. Хатын торып өстен какты да, Карлыгач авызыннан ничектер исән калган бердәнбер ак чәчәкне тотып өйгә атлады. Вәзир чәй дә эчеп тормый эшенә киткән. Бераз аптырап утыргач хатын чәчәкне вазада торган ясалма гөлләр  арасына кыстырды, иң алга күренерлек итеп теге открытканы куеп, шешмәгән яңаклы ягы белән басып телефонга фотога төште, аны Ватсапка барлык дус- туганга, авыл төркеменә куйды, бераз уйлап торгач Вәзиргә дә җибәрде.

Кичке бәйрәмдә клуб мөдире Дилбәр теше сызлау сәбәпле Вәзирләр гаиләсенең бәйрәмгә чыкмавын әйтеп китте, күрмәгән авылдашларына ватсаптагы фотоны күрсәтте, чын мәхәббәнең шундый булуы турында хисләнеп шигырь дә сөйләп китте.

Бу вакытта ир белән хатын көлешә- колешә Фәйрүзә пешергән каз бәлешен ашап утыралар иде. Хатын кулындагы ак сөлге белән әледән әле иренең тирләгән маңгаен сөртеп ала, тегесе кулы белән хатынының кулын сыйпап куя.  Өстәл өстендәге вазада ясалма чәчәкләр арасында сугыштан исән  калган батыр кебек бердәнбер ак чәчәк кенә гаилә серләрен саклап, ак кәгазь кисәгендәге сүзләне кабат укырга теләгәндәй таҗларын открытка өстенә салып тын калган иде.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев