Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Авылым урамында балачагым белән очраштым

Авылга кайтып килдем.

Бар дөнья ап-ак... Урам нәкь элеккечә, бурый-бурый яуган ап-ак кар коймаларга, агачларга, өйләргә ямь бирәсе килеп, үзенең хуҗа икәнен күрсәтеп сыланган, ниндидер әкияти матурлык биргән. Бар дөнья аклыктан гына тора кебек. Ниндидер сихри, серле тынлык.

Әллә авыл урамында мин бер ялгызым, үзем генәме? Кинәт кенә сагыш биләп алды, моңсу булып китте. Ләкин күңелем кемнедер көтә, сизәм, бу юкка түгел. Әнә, күренде ул. Зәңгәрсу пәлтәсе килешеп тора үзенә! Ап-ак башлык, кулларында башлык белән пардан сарык йонын эрләп бәйләнгән ап-ак бияләйләр, аягында киез итек, чана тарткан. Җитез генә узды янымнан, күз дә сирпемәде бугай миңа, ә мин тиле кебек кызыгып карап калдым аның артыннан.

Ап-ак карга чумган авыл урамында тагын ялгызым басып калдым.

Чана тарткан кызый ул - мин идем,

Йөгерәсем килде артыннан.

Карлы урам уртасында басып калдым,

Балачагым үтте алдымнан...

Басу-кырлар ап-ак диңгез кебек. Кар көртләре дулкын-дулкын ята. Шул Ак диңгезнең җилләрен күкрәкләре белән ярып, ялларын тузгытып, сөлектәй гәүдәсе белән ялтырап торган кар дулкыннарын ярып, Яшьлек йөзә. Әкияти матурлык, хозурланып туймаслык гүзәллек! Яшьлек кар дулкыннарын ерып алга йөзә, чаба. Ә мин тагын ак дулкынлы диңгез буенда ялгызым басып калдым. Ул тай да, тайны өйрәтүче яшьлек дустым да, яшьлек үзе дә Ак диңгезгә кереп, күздән югалдылар...

Тәслимә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев