Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Авылларда сабан туе

Барча укучыларыбызны да Сабантуйлары белән котлап, якташыбыз шагыйрә Халидә Галимова матур шигырен тәкъдим итә.

Сабан туе гөрли киң мәйданда
Бил алыша авыл ирләре
Авылдашлар җыелганнар бүген
Сагынышып туган җирләрен.


Туган йортның капкаларын ачып
Каршы алды безне авылым.
Балам кайтты, диеп каршыларга
Әти, әни чыга алырмы.


Хуҗалары киткән ялгыз йортның
Иртәнге җил ачкан капкасын
Өметләнә кебек Сабантуйда
Кем булса да кайтмый калмасмы.


Кайтыгыз сез Сабантуйларына
Хәл белешеп, кочып күрешергә.
Зыяратлар кылып, дога укып
Авылкайның хәлен белешергә.


Бүген олы жыен, Сабан туе
Бәйрәм итик әле без бергә.
Халкым, татарымның бу йоласы
Давам итсен гомер-гомергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев