Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Ана шатлыгы

Иртәдән бирле кышкы февраль бураны котыра да котыра.

Өй түрендә үсеп утыручы миләш агачының шәрә ботаклары шап та шоп тәрәзәгә бәрелә. Ләкин, өй эчендә тынлык,  бу тавышны ишетүче юк. Күптән инде күченеп беткән бу авылда, үзенең карт песие белән  бердәнбер кеше яши – ул Мәдинә карчык. Алардан башка бер җан иясе дә юк монда.

   Менә ничә көннәр инде урын өстендә авырып ята Мәдинә карчык.  Сап-салкын өе ягылмаган, авызына су да тамызучы юк. Ашарга пешерергә дә, утын алып керергә дә бер тамчы хәле юк аның... Ире – Камиле, бик иртә гүр иясе булды шул. Таралып беткән бәләкәй генә авылда, иске генә өендә, берсеннән-берсе бәләкәй өч улы белән ялгызы кала ул.

   Мәдинә, бер ялгызыма авыр дип тормый, фермада да эшли, сарай тутырып малын да асрый, шыгырдап торган нарат бүрәнәдән өен дә төзеттерә. Әле бит берсеннән-берсе шаян өч малаен да аякка бастырырга кирәк. “Ялгызыңа авыр бит, кияүгә чык!” диючеләргә ул, кулын гына селти. Газиз улларын үги әтидән кимсеттерәсе килми ананың. Еллар үтә тора. Әтиләре үлгәндә 3, 5, 7 яшьлек булып калган малайлар үсеп, буйга җитә.

   Берәм-берәм армия бурычын үтәп кайткан егетләр язмышларын шәһәр белән бәйли. Беткән авылның киләчәге юк дип, Мәдинә үзе дә, улкайларын авылда калдырырга теләми.  Алар шәһәргә китеп, кайсы укырга, кайсы эшкә урнаша.

  Өйләнгәнче егетләр гел кайтып, әниләренә бар эштә дә ярдәм итеп торалар. Берәм-берәм шәһәр кызларына өйләнеп тә куялар. Сәламәт чагында мал-туарын асрап, итен, маен, сөтен өзми әниләре, оныкларын да караша. Җәй буе аның өеннән бала-чага чыр-чуы өзелми. Бик ярата Мәдинә аларны. Тик шәһәрдә туып-үскән киленнәре генә авылны яратмый. Баштарак кайткалап торсалар да, балалары үсеп, әбиләре кирәк булмый башлагач, эзләрен авылдан суыталар. Малайлары да хатыннары сүзеннән уза алмыйлар, газиз әниләренә бик сирәк кайталар. Зур үскән оныкларга да авылда ямь бетә.

    Мәдинә карчык шулай болын хәтле өендә бер ялгызы кала. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, авыл яшьләре: “Мәктәп юк, эш юк”, – дип берәм-берәм авылдан китеп бетәләр. Авылда пенсия яшендәгеләр генә яшәп кала. Еллар үтә, яшәү авыр дип кайберләре балалары янына күченеп китә, күбесе мәңгелек йортка. Авылда Мәдинә белән Хәдичә күршесе генә яшәп калалар. Бик дус, тату яши  ахирәтләр. Ике ел элек Мәдинәне ялгыз калдырып, Хәдичә дусты да күзләрен йома. Карт мәчесе белән  Мәдинә   ялгызы яшәп кала. Моңа кадәре бернидән зарланмыйча үз көенә яшәде Мәдинә. Азык-төлек кирәк булса, күрше авылга магазинга да барып кайтты. Ипиен дә үзе пешерде. Ягарга утынга да аптырамады, әзерне сатып алды. Моңа кадәр шулай үз көенә яшәде дә яшәде. Тик малайларыннан хәбәр булмау гына йөрәген телгәләде ананың, ни уйларга да белмәде.

   Елдан-ел картая барган  Мәдинә карчык: “Быел кышны исән чыксам, җәемне яшәсәм, көзгә картлар йортына китәрмен  инде,” – дип яшәде. Соңгы вакытта бик бетеренде, суны да, утынны да таягына таянып бик авырлык белән генә алып керде, бураннан соң карын да көрәргә кирәк бит әле!?

   Буран котыра да, котыра. Ашарга да бетте, утын алып керергә дә хәле юк, бөтен тәне яна, башы авырта, өе дә салкын, ничә кат юрганын ябынса да, тәненә җылы кермәде аның...

   Шулай күпме яткан булыр иде, билгесез. Буранлы бер кичтә кемдер ишек шакыды. Тик, эчтән тавыш ишетелмәде. Ишекнең биксез икәнен  аңлаган егет өйгә узды, караңгы, шыксыз, салкын өйдә аңсыз ятучы әбине күреп,  телсез калды. Башын, кулларын тотып карагач, ул әбинең исән икәнен аңлап, тиз генә ярдәмгә ашыкты. Башта утын алып кереп, мичкә якты, чәй куйды. Сумкасында булган ашамлыкларны алып, тиз генә әбигә чәй эчерде, кулларын уды. Әкрен генә әбине мендәренә сөяп, утыртып куйды. Әбинең битләре алсуланып китте, аңа  җан керде. Егетне үзенең улы дип уйлап, ана сорауларын яудырды: “Кайсы улым соң син? Күзләрем начар күрә, танымыйм сине, улым”. Рәисем, Рәшитем, Рәфисемме дип тезеп китә ул. Егет хәлне тиз аңлады. Үзе дә Рәшит исемле иде: “Мин Рәшитең булам, әнкәй”, – дип кочаклап алды. И сөенде ана, сөйләде дә сөйләде.

   Ә Рәшит, шушы күз ачкысыз буранда, сөйгәнен күрше районга илтеп кайтканда, машинасы белән юл читенә кереп чума. Көрәк белән казып карыйм әле, дип бердәнбер төзек өй күреп, шуннан ярдәм сорамакчы була.

   Егет әбине үзен генә калдырып китә алмый, хәлләнгәнче шунда кала. Буран басыла, егет ялт иттереп ишек алдын, капка төпләрен көрәп керә. Өй җылы, баласын күрү шатлыгыннан әби дә тиз аякка баса.

   Ятимнәр йортында үсеп, Себер якларында эшләп йөрүче егет Мәдинә карчыклар авылыннан ерак булмаган район үзәгендә яши. Җәйгә сөйгәне белән өйләнешергә исәбе. Санаулы көннәр тиз үтә. Егет тә ныклы фикергә килеп, әбигә сүз башлый: “Әнкәй, әйдә җыен, песиеңне дә ал, мин сине алырга кайттым!” – дип аны үзе белән алып китә.

   Аның фикере нык. Ул хәзер сөйгәне Лилиясе янына барачак һәм әйтәчәк: “Матурым, менә мин әниемне эзләп таптым, ул безнең белән яшәячәк! Туйдан соң синең әниеңне дә алып килербез, беренче каттагы иң зур, иң җылы бүлмә аларга, чөкердәшеп яшәсеннәр рәхәтләнеп!” – диячәк.

  Көн аяз, урамда кояшлы рәхәт  һава, йомшак кына ак кар ява. Әбисе куенында карт песи җылы машинада рәхәтләнеп йоклый. Ә Мәдинә карчык  сөенеченнән ни дияргә дә белми, Рәшитенә күрсәтмичә әкрен генә яшьле күзләрен сөртә.

                                                                                    Фирая  ИСЛАМОВА           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев