Алтын көзнең җуелмас сагышы
Тышта алтын көз. Әле кайчан гына әбиләр чуагы иде, ә бүген иртәдән бирле вак яңгыр сибәли.
Тирән уйга чумган Роза, кинәт сискәнеп, урыныннан сикереп торды. Аңа бит тәмле ризыклар пешерергә кирәк. Аның бит бүген бердәнбер улы – Мараты армиядән кайта. Хәтта шул сөенеч тә аны авыр уйларыннан арындыра алмады. Моннан егерме ел элек булган коточкыч хәл аның йөрәгендә тирән эз калдырган шул, искә төшерми мөмкин түгел.
Дусты Алия аны гөмбә җыярга урманга барырга чакырды. Шундый матур көн иде, алар көлешә-көлешә гөмбә җыйдылар, уйнадылар, көлделәр, сары-кызыл яфраклар өстендә аунадалар. Көн кичкә авыша башлагач, әкрен генә кайтыр юлга кузгалдылар.
Кинәт кемнәрнеңдер әшәке итеп сүгенгән, акырышкан тавышларына сагаеп, чикләвек куаклыгы артына постылар, әкрен генә күзәтә башладылар. Юл читендә ике машина тора, 5-6 егет кызып-кызып берәүне типкәлиләр. Җиргә бөгәрләнеп яткан егет ыңгырашып-ыңгырашып куя, ләкин тегеләрне туктактырмын димә. Шулай да, арадан берсе нидер әйткәч, егетләр кыйнаудан туктадылар, егетнең хәрәкәтсез ятуын күреп, тизрәк сызу ягын карадылар. Алар күздән югалуга Алия белән Роза качкан җирләреннән тиз генә таныш булмаган егеткә ярдәмгә ташландылар. Бичара кара канга баткан, көчкә тын алып хәрәкәтсез ята. Роза аны танып алды. Күршеләренә кунакка кайткан Яр Чаллы егете Ринат иде бу. Егет белән бер-берсен күптән ошатып йөрсәләр дә, нигәдер якыннан танышып китә алмадылар.
Кичә Ринат дусты Ильяс белән күрше авылга кичке уенга барды. Ринатны авылның иң чибәр кызы – Лилия биергә чакырды. Егетем бар димәде, кичке уеннан соң үзен озатып куярга чакырды. Ә икенче көнне Лилиянең егете Булат Себер якларыннан ялга кайтты. Дуслары бу хәбәрне Булатка сәгате-минуты белән җиткерде. Каны кызган Булат, кунак егетеннән үч алырга дип, үзенең дусларын җыйды да, машинага төяп, күрше авылга “разборка”га алып китте. Һәм менә аның нәтиҗәсе: Ринат кан эчендә ята...
Алия авылга йөгерде, абыйсы белән тиз арада Ринатны район үзәгенә хастаханәгә алып килделәр. Роза егет янында калды. Ринат бик авырлык белән аягына басты, сынган кабыргалары әкренләп төзәлде. Әкренләп тамагына ризык та каба башлады. Аны Роза бер минутка да калдырмады, китабын да укыды, һава суларга да алып чыкты. Яшьләр бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Алар арасында чын мәхәббәт уты кабынды. Бер-берсен нык кына сынаганнан соң, яшьләр кавышырга уйладылар. Түземсезләнеп туй көнен көтте алар.
Сентябрь иртәсе, әбиләр чуагы. Чып-чын сары көз. Роза бизәнеп-ясанып, туй күлмәкләрен киеп, кияү егетен көтә. Төш вакыты җитә, тик кияү егете күренми. Йөрәге дөп-дөп типкән Роза түзми Ринатның телефон номерын җыя. Озак кына көткәннән соң, Ринатның зәгыйфь тавышы ишетелә: “Роза гөлем, мине гафу ит, мин килеп җитә алмадым, без авариягә эләктек, мин сине бик яратам”, – ди дә, телефонда кыска гудоклар гына кала. Роза килеп җиткәндә, ашыгыч ярдәм машинасы да, милиция машинасы да, халык та җыелган була. Җирдә сузылып яткан өч мәет өстенә барып каплана кыз. Ринатның һәм бала тудыру йортыннан кайтып килүче Азат белән Алина мәетен күрә дә, аңын югалта.
Роза якында гына чирәм өстендә яткан бәләкәй төргәктәге бала елаган тавышка айнып китә. Азатларның баласы – юл һәлакәтендә тәрәзәдән атылып чыгып, чирәмгә очкан сабый, тумас борын ятим калуын сизепме, ачыргаланып елый. Роза кулларына баланы ала. Сөйгәнен югалту хәсрәтен юса, шушы сабый гына юар, дип уйлый һәм катгый карарга килеп, баланы үзенә уллыкка алу теләген Азат белән Алинаның әти-әнисенә әйтә. Бәхеткә, алар ризалыкларын бирәләр.
Малайга Марат дип исем куша Роза. Күпләр аптырап калса да, Роза кияүгә чыкмый, гомерен баласына багышлый, аны үстерә, кеше итә. Менә шушы Маратын – яраткан улын көтә ана бүген. Ә җиһанда алтын көз. Әкрен генә вак яңгыр сибәли.
Фирая Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев